Гөлназ Сираева Татар Тудейга Казанга күченүенең сәбәбен әйтте

Чаллыда яшәүче җырчы Гөлназ Сираева ике көннең берендә Казанда күренә башлады. Гөлназ Чаллыдан Казанга күченгәнме? Ни өчен? Бу хакта җырчының үзеннән сорадык. //Tatar Today//

«Күптән түгел Казанда фатир алдым, Аллага шөкер. Моның сәбәпләре берничә. Беренчедән, ун елдан артык эш буенча Казанга чабам. Туганнарда яшәп арылды, шуңа күрә башкалада үз торагымны булдырырга уйладым. Аннан соң Казанда яшисе килү, биредә концертлар һәм башка чаралар еш булу да фатир алуыма этәргеч булды. Ләкин Чаллыдан китмәдем, анда да яшим. Ә күбесенчә кайда яшәвем турында төгәл әйтә алмыйм, 50/50», дип сөйләде Татар Тудей хәбәрчесенә Гөлназ Сираева.

Җырчының тагын бер яңалыгы бар: Гөлназ «Әни буласым килә» дип исемләнгән яңа җыр яздырган. Җырның сүзләрен Азнакай кызы Айгөл Вәлиуллина, көен — җырчы Марсель Вәгыйзов иҗат иткән. «Айгөл минем күңел халәтемне сизепме, шигырен миңа тәкъдим итте. Шигырь сүзләре йөрәгемә үтеп керде», ди унике ел элек кияүгә чыгып, әле дә әни булу бәхетен тоя алмаган Гөлназ.

Гөлназның иң якты теләге шушы җыры белән тормышка ашсын иде!..

Эльвира ШАКИРОВА

Бәйле