«Татар авылында булырга тиешле күренешме бу: 90 яшьлек әби самогон сата!»

-- Чулпан

Мин татар авылында яшим. Авылыбыз артык зур түгел, бар да бер-беребезне белеп торабыз. Арада 90 белән барган бер әби бар безнең. Менә шул шактый вакытлар самогон ясап сата. Мин шуңа бик әрним. //Безнең авыл гыйбрәте//

Татар авылында булырга тиешле күренешме инде бу? Бу яшьтә шулай эшләп яшиләр мени инде? Үләселәрен, шушы гамәлләре өчен ничек итеп Аллаһы Тагәләнең каршына басасын уйламый микәнни? Ул апаның ире кайчандыр, бик күп еллар элек, аракы эчеп үлеп киткән кеше инде. Шактый еллар шушы ук исерек ир кулыннан кыйналып яшәде. Аннан соңрак малае шулай булды. Бер авызына хуҗа булмыйча, исерек көе асылынып үлде. Күпме нужа чигеп яшәде ул хатын алар белән, күпме күз яшьләре түкте, бала кайгысы кичерде. Нинди генә булса да, ана өчен бала – йөрәк парәсе бит инде ул. Шулайлар итеп яшәгәнен онытты микәнни? Оятсызлыкның ахыр чиге бит бу! Төнлә белән ул саткан самогонны эчеп, күпме гаиләдә тавыш чыга, ләбаса. Сәламәтлеккә зыян килгәнен әле әйтмим дә. Анысы эчкән кешенең үзендә. Шушы көндә акчага мохтаҗмы инде ул? Алай булса да аклап була торган эш түгел бит. Мин туры сүзле кеше. Эчемдә җыеп йөри алмыйм. Ул апага да әйткәнем бар, берәрсе килеп бәреп үтерүдән дә курыкмыйсыңмы, дим. Төнлә кем йөргәнен кем белсен, әллә нинди кешеләр бар бит. Элеккерәк заманда ирләр генә эчә иде. Хәзер җыйнаулашып эчәләр. Гаиләләре белән. Күршемдә генә килен-кайнана, киленнең ире эчеп яши. Шуларга карап үзәкләрем өзелә минем. Социаль яклау оешмасыннан килеп аларның 3 баласын да алып киттеләр. Башта приютка урнаштырдылар шушы нарасыйларны, аннары боларны ата-ана хокукларыннан мәхрүм итеп, балалар йортына ук җибәрделәр. Кайда алар хәзер, нинди язмыш белән яшиләр, кем белсен. Кызыксынучы да юк. Кызыксынсак та әйтмиләрдер инде аны безгә, ярамыйдыр. Авыл халкының шуларны уйлап үзәге өзелгәндә, бу хатын аптырап тормады, тагын бер бала алып кайтты. Күрешкәндә, гел әйтәм инде мин аңа, иркәм, сиңа бит әле 45 кенә яшь, иң матур чагың, кулга ал үзеңне, дим. Чын күңелемнән шулай булуын телим мин аңа. Акылга килсен иде инде. Авылыбызның депутаты итеп япь-яшь кенә малайны сайлап куйдылар. “Иркәм! Ник шушы бәп-бәләкәй генә авылда тәртип урнаштырмыйсыз?” – дип әйтәм. Ә ул миңа: “Апа! Кеше кертеп караган бар бит безнең аңа, сатмый ул, кулыннан тотканыбыз юк”, – ди теге самогон сатып ятучы әби турында. Әй, Аллам! Ничек сатмасын инде, ә? Бөтен авыл белә сатканын, күрше-тирә авыллардан хәтле белеп киләләр. Ә ул сатмый, имеш! “Тәртип урнаштырырга теләгегез юк сезнең!” – дим мин ул депутатка. Конкрет миңа ул әбинең бер зыяны да тими. Мин яки минем якыннарымның аның капкасын гомер шакыйсыбыз юк. Әмма башка кешеләр бар бит, алар арасында, күреп торасыз, төрлесе бар.

Н, Лениногорск районы.

Бәйле