Зәй районында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе [видео]

-- Чулпан

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе Зәйдән чыгу юлында пассажир автобусы һәм “КАМАЗ” бәрелешкән юл-транспорт һәлакәте урыныннан видео чыгарылган. //Интертат//

Кадрларда тулысы белән янып беткән автобус корпусы һәм кюветка төшкән йөк автомобиле күренә.

Искәртеп үтик, бүген төнлә 00.37 сәгатьтә, Зәйдән чыгып, Әлмәткә бару юлында “Неоплан” пассажир автобусы “КАМАЗ” йөк автомобиле белән бәрелешүе хакында хәбәр ителгән иде. Бәрелешкәннән соң “Самара – Ижау» автобусы юл кырыена төшеп, янып киткән.

Фаҗига нәтиҗәсендә  13 кеше һәлак булган (шуларның 2се бала), 15 кеше зыян күргән. 12 кеше хастаханәдә, тагын өчесе амбулатор дәвалануга озатылган. Һәлакәт нәтиҗәсендә җинаять эше кузгатылган. Фаҗига белән бәйле рәвештә, Татарстанда матәм игълан ителгән һәм район сабан туйлары кичектерелгән.

 

Бәйле