«Яктылыкны күрәм, әниемнең күзләрен күрәсем килә»

-- Чулпан

Беренче карашка, Дамир башка яшьтәшләреннән бер дә аерылмый кебек. 17 яшьлек егет туп тибәргә ярата, теннис уйный, төрле ярышларда җиңеп, әнисен медальләре белән сөендереп тора. Авылын ярата, иптәш малайлары белән кич чыга. Тулы канлы тормыш алып бару өчен бер генә нәрсә җитми егеткә. Күзләре күрми аның. //Безнең гәҗит//

2000нче елның 26нчы февралендә Мамадыш районы, Югары Ошма авылында яшәүче Миңнегөл белән Миңнерәшит Усмановларның гаиләсендә малай туа. Биш кыздан соң көтеп алынган малай була ул. Дамирның тууына әтисе бигрәк тә шатлана. Егет булды бит, егет!

«Дамир тап-таза малай булып дөньяга килде. Кайбер балалар кебек еш та авырмады. Балалар бакчасында үзе җырлый, үзе бии, үзе шигырь сөйли иде. Аннан да матур бала юк иде инде!» – дип искә ала Дамирның әнисе Миңнегөл Усманова. Тик малайның бер көйгә агып яткан тормышы 2008нче елдан кисәк үзгәрә. Әнисе бу көнне кичә генә булгандай хәтерли: «Гыйнвар ае иде. Дамир мәктәптән кайтты да: «Әни, күз алдымда шундый каты итеп нәрсәдер шартлады, күзләрем әллә нишләп китте», – диде. Күзен карадым – агарып тора иде. Шулай да Дамир күрмим димәде әле, ләкин йөргәндә сөрлегә башлады. Март аенда больницага алып бардым. Казанга юллама бирделәр. Шуннан башланды инде».

Башта малайга диагноз куя алмый тилмерәләр. Инфекция эләктергән, диләр. Ул инфекция мендәрдән дә эләккән булырга мөмкин, дип фаразлыйлар. Тикшерә торгач, малайда цитомегаловирус дигән вирус барлыгы ачыклана. Шуңа нигезләнеп, табиблар диагноз куя: «обострение фибриозно пластического уивита, осложненная катаракта». Гади генә итеп әйткәндә, малай күрмәс була, күзләренә ак төшә.

«Больницага кап-кара чәч белән киткән идем, бер айдан ап-ак чәч белән кайтып кердем», – дип искә ала Миңнегөл апа. Агарыр да шул! Кичә генә сау-сәламәт булган балаң көннәрдән бер көнне тик торганда күрми башласын әле. Кайгы үзе генә йөрми, диләр. Шул ук 2008нче елда Усмановлар гаиләсенә тагын бер борчу килә: Миңнерәшит абыйның баш миендә яман шеш табалар. «Дамир белән мин больницадан кайтып кына керәбез – Рәшит ятарга чыгып китә. Ул кайтып кына керә – без чыгып китәбез. Бер ел буе шулай йөрдек», – ди Миңнегөл апа. Коткарып кала алмыйлар Миңнерәшит абыйны. Аны югалтуны 8 яшьлек Дамир бик авыр кабул итә, көчле стресс кичерә. Операциядән соң әзрәк күрә башлаган күзләрен яңадан томан каплый.

Авырый башлаганнан алып, бүгенгә кадәр 11 операция кичерергә өлгергән инде Дамир. Тагын әнисе сөйли: «Баланың күзләренә укол кадыйлар, ул акырып елый. Аны кочаклап мин елыйм. И-и, сеңлем, күрде инде башкайлар».

Казанга йөреп-йөреп тә файдасы булмагач, Усмановлар Нократ Аланында урнашкан бер клиникага барып чыга. Малайны карыйлар да бер генә сүз әйтә табиблар: «Казан табиблары рәхәтләнеп казынган икән монда, бетергәннәр баланың күзен». Шулай итеп, булган өметне дә кырт итеп кисеп аталар. 2011нче елда Уфада Дамирның бер күзенә имплант куялар. Шуннан соң малай больницага аягын атламас була. «Бармыйм! Күземне генә бетерделәр – шул булды бөтен эшләре», – ди ул.

Ә быел интернеттан Гүзәл исемле бер кыз белән таныша Дамир. Гүзәл егеткә булышырга алына. Аның диагнозы язылган кәгазьләрне Германия, Израиль клиникаларына юллый. Һәм көннәрдән бер көнне Усмановларга Германия клиникасыннан шалтыраталар. Егеткә консультация уздырырга алынырга әзерлекләрен, мөмкин була калса, күзенең мөгезкатлавын (роговица) алыштырачакларын белдерәләр. Усмановларда, бигрәк тә Дамирда яңадан өмет барлыкка килә.

Германиядәге клиникага бару арзан түгел. Документлардан күренгәнчә (ә алар барысы да Дамирның «Вконтакте»дагы төркеменә куелган, теләгән кеше кереп карый ала. – Авт.), Дамирга дәвалану өчен 1 млн 600 мең сум акча кирәк. Чит илдә дәвалануның арзан булмавын беләбез. Кемнәндер 3 млн сум сорыйлар, хәтта 6 млн сум җыярга кирәкле кешеләр дә бар. Алар белән чагыштырганда, Дамирга кирәкле сумма әллә ни күп тә түгел. Тик барыбер Усмановлар ул акчаны үзләре генә җыеп бетерә алмаячак. «Кешедән акча бер дә сорамас идем дә бит, килеп терәлгәч, сорыйсың икән ул. Рәхмәт яусын, мәрхәмәтле кешеләр бар. Безгә килгән һәр тиеннең кемнән икәнен язып барам», – ди Миңнегөл апа.

Германиядән хәбәр килгәч, Дамир очынып йөри башлаган. Өмете барлыкка килгән. «Мин хәзер яктылык кына күрәм, көн белән төнне аера алам. Ә минем әниемнең күзләрен, кешеләрне, яраткан авылымны күрәсем килә. Яшисем килә минем, кеше кебек яшисем», – ди Дамир. Аның теләген якынайтуда һәрберебез катнаша ала. Усмановларга һәр тиен кадерле.

Акча күчерү өчен реквизитлар:

СБЕРБАНК: карта номеры 4276 6200 4088 5265 (получатель Миннегуль Усманова)

БИЛАЙН: 89061188210

КИВИ КОШЕЛЕК: +79061188210

ЯНДЕКС КОШЕЛЕК: 410014083135791

«Вконтакте»да Дамирның төркеме: https://vk.com/club147085140

Фәнзилә МОСТАФИНА

Бәйле