«Бүтән иргә кияүгә чыккан булсам, гомерем бәхетлерәк булыр идемме икән?» [гыйбрәт өчен]

-- Чулпан

Язмышыңнан зарланырга ярамый, аны ничек бар шулай кабул итәргә кирәк дисәләр дә, соңгы вакытта үткәннәрне уйлап бик еш үкенәм. //Татарстан яшьләре//

Без ирем белән яратышып өйләнештек. Биш ел бик тату, матур яшәдек. Коммуналь фатирда тордык. Ике улыбыз туды. Ләкин көнкүреш мәшәкатьләре, акча җитмәү арадагы җылы мөнәсәбәтләрне суыта, романтикага урын калдырмый икән. Улларымны бик кечкенәдән бакчага биреп, берничә эшкә җигелдем. Ә ирем (ул фәнни-тикшеренү институты хезмәткәре): “Мин тегендә-монда сибелә алмыйм, үз юнәлешем буенча гына эшлим, миңа белемемне даими арттырырга кирәк”, – дип, үз казанында гына кайнады. Акчасы бик аз иде, күбрәк эшләү өчен тырышмады да. Җитмәүчелек аркасында өйдә тавыш та чыккалады. Малайларны киендерергә, бакчага түләргә, ашарга-эчәргә акча җитмәгәч, мәхәббәт, ярату турында уйлап булмый, назлашып утырасы килми икән шул. Анысы бер хәл, кечкенә чакта нормаль күренгән олы улыбызның үсә-үсә акылга зәгыйфь икәнлеге ачыкланды. Ирем фәнни хезмәтләреннән һич бушамаганлыктан, улыбызны сырхауханәгә йөртү дә минем өскә калды. Безнең белән бер шәһәрдә яшәгән каенанадан да файда юк, ул: “Улымны борчымаска тырыш инде, аның эше бик җитди бит”, – дип акыл гына өйрәтеп китә иде. Әйтерсең лә, минем эш юк һәм мин уйнап йөрим! Берсендә түзмәдем, нык ярсып: “Тормышны мин сөйрәп барам, җитди эшле улыңның акчасы бер дә җитди түгел шул, килеп булышыр идең ичмасам!” – дидем. Ярый әле үземнең туганнар ярдәмнәреннән ташламады. Мин аларга мең рәхмәтле.

Үсә-үсә улыбызның чире көчәйде. Буе үсеп, акылы үсмәгәнлектән, үзен белештерми, урамда хатын-кызларга ташлана башлады. Психик чирлеләр сырхауханәсендә ятып чыккач, бераз тынычлангандай була, аннан тагын котырына. Эшемдә дә сынатмаска, авыру улымны да, сәламәт баламны да карарга, гаиләне дә алып барырга тырыштым. Эшемнән фатир бирделәр. Анда күченеп йөргән көннәрдә олы улыбыз бик нык чирләп, үлеп китте.

Икенче улыбыз мәктәптә яхшы укыды, аннан институт тәмамлады. Үзе укыды, үзе эшләде, миңа ярдәм итәргә теләде. Бергәләшеп машина сатып алдык үзенә. Акыллы гына кыз белән дуслашып йөри башлады, һөнәре буенча эшкә керергә әзерләнде. Ләкин… Вакытлыча кергән эшеннән машинасы белән кайтканда юл фаҗигасенә эләгеп, һәлак булды. Ул – бу тормышта бердәнбер юанычым иде. Бәхетем алдадыр әле, улым өйләнер, оныклар сөярмен, алар өчен яшәрмен, кадерле әни, яраткан дәү әни булырмын дип хыялланган идем, газиз улым бөтен хыялымны, яшәвемнең ямен, мәгънәсен караңгы гүргә алып кереп китте.

Бу хәсрәттән һушыма килә алмый озак газапландым. Эшкә барган кебек һәр көнне зиратка барып: “Нишләп болай кыска гомерле булдыгыз, сезнең өчен генә яши идем бит!” – дип, улларымның каберләрен кочаклап еладым да еладым. Миннән дә бәхетсез кеше бөтен җир шарында да юктыр дип, язмышыма үпкәләдем. Ир дигәнем дә үзенчә кайгыра, кайвакыт елап та ала иде. Кайгыбыз уртак булса да, без инде хәсрәт уртаклашып, бер-беребезне юатыр хәлдә түгел идек: аралар суынды. Олы улыбызның ни өчен шундый чирле булуының сәбәпләрен эзли торгач, ирем нәселендә акылга зәгыйфь ике кеше булганлыгын белдем. Һәм улыбызның шулай тууына, иртә үлүенә иремне гаепле санадым. Аның эшенә бирелеп, улларыбызны тәрбияләүгә бик аз катнашуын, сәламәт улыбыз белән аталарча сөйләшеп тә утыра белмәвен, кирәк чакта төпле киңәш тә бирә алмавын уйлап, аңа нәфрәтем көчәя барды. Һәм аның белән алга таба бергә яши алмаячагыбызны аңладым. Безне балалар гына бәйләп торган икән. Аерылыштык. 30 елга якын бергә яшәгән идек. Ул әнисенең фатирына китте. Инде мин дә аның кебек баш-аягым белән эшкә чумдым. Хезмәттәшләрем янында кайгыларым таралып торгандай була. Юк, хәсрәт онытылмый, ул гомер буе бәгыремне көйдереп торачак инде. “Нишләп болай булды соң әле минем тормыш? Бүтән иргә кияүгә чыккан булсам, гомерем ничегрәк узар иде, бәхетлерәк булыр идем микән? Бу кадәр хәсрәт күрер идем микән?” – дигән уйлар төн йокыларымны качыра. Бер хезмәттәш хатынымның да бердәнбер улы фаҗигале төстә үлде, гомумән, ни аяныч, сугыш булмаса да, яшьләр, аеруча ирләр күп кырыла хәзер. Дуслар, танышлар да, башларына кайгы төшкән саен, миңа чылтыраталар. “Син ничек түздең?” – диләр. Түзми кая барасың…

Элекке ирем сирәк кенә чылтырата. “Син тормышка бигрәк яраклашмаган бит, берәр хатын тап инде”, – дим мин аңа. Бәлки табар да. Миңа инде барыбер. Өйләнешкәндә, бергә яши генә башлаганда, аңардан башка тормышны күз алдыма да китерә алмый идем. Никахыбыз гомерлек кебек иде. Ләкин яши-яши иремнән күңелем суынды, шулкадәр биздем, вак-төяк гадәтләренә кадәр эчемне пошыра, ачуымны китерә башлады. Аны бөтенләй күралмас хәлгә килгәнче, аерылышуыбыз хәерлерәк булыр дидем.

А.Г. Казан.

Бәйле