2002 елның 2 июль иртәсен кара болыт чорнап алгандай булды: Германия күгендә, диспетчер гаебе аркасында, Башкортстан авиалинияләренең «Ту-154» самолеты «DHL» компаниясенең «Боинг-757» йөк самолеты белән бәрелешә. Фаҗига шунысы белән бигрәк тә аянычлы: һәлак булганнарның күбесе – балалар иде. Башкортстан мәктәп укучыларының җәйге ялга Испаниягә барулары булган. 52 бала, укуда зур уңышлар казанган өчен, диңгезгә юллама белән бүләкләнә. Тик ялга баручы балалар ярты юлдан кире әйләнеп кайта. Ябык табутларда. Криминалистлар әти-әниләргә табутны ачмаска киңәш иткән… //Шәһри Казан//
Авиаһәлакәттә гаеплеләр әле дә булса танылмаган. Бердәнбер шаһит Петер Нильсенны һәлакәттә үз гаиләсен югалткан Виталий Калоев үтерә. «Скайгайд» диспетчерлык компаниясе, гаебен тулысынча танымаса да, кайгы күргән һәр гаиләгә 150 000 евро түли. Билгеле, акча нинди генә күләмдә булмасын, бала кайгысын оныттырмый. Авиаһәлакәткә 15 ел үтте, әмма суд утырышлары бүгенге көнгә кадәр дәвам итә…
«Кичә булган кебек…»
Үлгән артыннан үлеп булмый, ди халык. Бер гөнаһсыз сабыйларның вакытсыз өзелгән гомере истәлеген, аларның якты рухын саклап яшәр өчен исәннәр бар. Ә бит ул көнне бердәнбер балаларын югалткан әти-әниләр дә була. Хамматовлар гаиләсе – шундыйлардан. Алар әлеге фаҗигадә уллары Артурны югалтты. Соңрак гаиләдә тагын ике сабый туа: Тимурга бүген – 13, Искәндәргә – 9 яшь. Тырыш һәм бар яклап та талантлы булган абыйларын аларга һәрвакыт үрнәк итеп куялар.
– Артурның ялга киткәнен кичәгедәй хәтерлим, – ди әтисе Зөлфәт әфәнде. – Шаярыша-көлешә, поездга утырдылар. Уфадан Мәскәүгә барып виза алгач, Испаниягә очарга тиешләр иде. Шушы көнне нинди көләч йөзле бәләкәчләр булса, бүген дә шундый булып хәтердә саклана. Әйтерсең алар бик озакка диңгез буена китте…
Ул елның 2 июле сишәмбе иде. Һәрвакыттагыча, иртәнге чәй вакытында, эшкә киткәнче, Зөлфәт әфәнде телевизордан яңалыклар тапшыруын карый. «Германия күгендә Белоруссия авиалинияләре самолеты белән йөк ташучы «Боинг» бәрелешкән», дигән хәбәрне шунда ишетә. Эфирда ялгыш Белоруссия дип хәбәр итсәләр дә, самолет ватыкларын күрсәткәч, бал корты төшкән эмблема буенча нәкъ аларның балалары очкан очкыч икәнен аңлап ала. Әти кешенең күңеле бу хәбәргә ышанмый, башка каналларга күчереп карый, анда да шул репортаж бара.
– Кич алар самолетка утырганда, җитәкчеләре Ирина Совчукка шалтыратып, хәлләрен белдем. «Артур яныңдамы?» – дигәч, ул шундук аңа трубканы бирде. «Хәлең ничек, улым?» – дигән сорауга ул: «Әти, борчылма, барысы да яхшы», – диде дә телефонны җитәкчеләренә кайтарды. Иринага телефонын сүндермәвен үтенеп, иртән янә шалтыратачагымны әйттем, әмма иртән аның телефоны җавап бирмәде. Шул минуттан бердәнбер улыбызны югалтканыбызны аңладым…
Ялга җибәрергәме-җибәрмәскәме дигән уй бөтенләй булмый, уллары бу ялга лаек бит! Самолетта берсеннән-берсе акыллы балалар: барысы да уку елын бары тик «бишле»гә генә тәмамлаган, республика олимпиадаларында призлы урыннар алганнар… Артур кечкенәдән чит илләр турында энциклопедияләр укыган, сәяхәт кылырга хыялланып яшәгән.
– Артур беренче сыйныфка баргач та, әтисе белән килешү төзеделәр: «бишле» ала икән, аңа 1 сум бирәбез, «дүртле»гә — 50 тиен, ә «өчле» ала икән, соңгы атнада җыелган барлык акчасы «яна». Беркайчан да «өчле» алып кайтмады, һәм эшләгән акчасын тәм-томга түгел, ә китапларга, компьютер курсларына тота иде. Шунысы гаҗәп: ул яшәргә ашыкты. Барлык нәрсәне дә алдан эшләү, алдан белү гадәте бар иде. Аллаһ тарафыннан аз вакыт бирелгәнен аңлаган, күрәсең. Нинди генә эшкә тотынмасын, кулыннан килә иде. Ул 11 ел, 11 көн яшәде һәм 11 көннән без аны җирләдек, — ди әнисе Ида ханым.
Хамматовлар бу көнне уллары Артурны гына түгел, 14 яшьлек туганнары Лиананы да югалта. Алар кечкенәдән бергә уйнап үсә, гомерләре дә бер көнне өзелә.
«Оҗмахка кадәр очтым»
Күрәсең, бала күңеле нәрсә буласын сизгәндер, шул самолетта очкан Зоя Федотова китәр алдыннан көндәлегенә моңсу шигырь яза:
«Я с месяца упала,
С его острого края.
Я летела долго
И долетела до рая».
Инзилә исемле кызчык рәссам булган. Сәер, гадәти булмаган йортлар төшерә башлагач, әнисе, гаҗәпләнеп: «Нәрсә бу?» – дип сорагач, кыз: «Әни, төшемдә шулай күрдем», – дигән. Авиаһәлакәт нәтиҗәсендә очкычлар янып төшкән шәһәр Баден-Вюртембергта нәкъ шундый гадәти булмаган архитектуралы йортлар барлыгы әти-әнине дә гаҗәпкә сала.
Зилаирда яшәүче Вәлиевләр гаиләсе дә бу көнне бердәнбер улларын югалта. Венерның фотоаппараты сакланган. Ул – самолетта фотога төшкән бердәнбер бала.
– Бүген аңа 30 яшь булып, бәхетебезнең иге-чиге булмас иде. Хәтерлим: поездның тәрәзәсен ачты да: «Әти, мин сине сагыначакмын», – диде. Миңа әйткән соңгы сүзләре шул булды. Юк, вакыт дәваламый. Венер әле дә безнең күз алдында 15 яшьлек малай булып тора. Һәлакәттән соң бирелгән акчаны озак вакыт нәрсә эшләтергә белмәдек. Киенергәме, йорт алыргамы, әллә бөтенләй кайгыдан эчеп үләргәме? Хатыным белән утырып сөйләштек тә мәчет салырга булдык. Мәчетнең ишекләре ачык, Венер исемен йөртә, – ди әтисе Юнир Вәлиев.
Сәйләндәй өзелде гомер
Кайгыдан соң һәр гаиләнең язмышы башкача борылыш ала. Борчылудан картайган хатыннарын ташлап, яшь кызлар янына киткән әтиләр дә бар, өйдәге бала шау-шуын кайтару өчен, балалар йортыннан берничә бала алган гаиләләр дә, Зөлфәт белән Ида кебек, гаилә учагын дәвам итеп, яңадан бала тапканнар да бар…
Дима Багин менә тома ятим калган… Авиаһәлакәттә ул стюардесса булып эшләүче әнисен югалта. Ярты елдан соң бердәнбер терәге булган дәү әнисе дә үлә. Очын-очка ялгап яшәгән туганнарының Диманы тәрбияләргә мөмкинлекләре булмый. Малайны авиаһәлакәттән соң әнисенең мәетен самолеттан чыгарган немец полициясе хезмәткәре үз гаиләсенә ала. Мартиннарның үзләренең дә ике малайлары була. Иң кызыгы – үзләре немец булса да, исемнәре рус: Алеша һәм Иван. «Хатыным Достоевскийның «Братья Карамазовы» әсәрен укып, геройларына гашыйк булганнан соң, улларыбызга әлеге исемнәрне бирдек», – дигән иде бер әңгәмәдә полиция хезмәткәре. Әсәрдәге өченче персонажны хәтерлисезме? Тормыш әдәби сюжетны кабатлый һәм бер йортта өч егетне туганлаштыра: аларның икесе – немец, ә берсе – рус.
Мартиннар ярдәме белән, Дима Европаның алдынгы мәктәп-колледжларында белем ала һәм үз максатына ирешә. Бүген ул – дипломлы авиатехник, пилот лицензиясе дә бар. Германиядә самолетлар ремонтлый торган компаниядә эшли. Узган елны Башкортстан кызына өйләнеп, аны үзе белән Европага алып киткән.
Хәсрәт күргән гаиләләр ел да 2 июль көнне һәлакәт урынына бара. Германия халкы аларны җылы кабул итә, 15 ел эчендә дуслашып-туганлашып беткәннәр, немецлар да Башкортстанга кунакка килеп йөри. Һәлакәт урынында һәр ата-ана каен, миләш агачы утырткан, бүген ул агачлар шаулап үсеп утыра. Анда бик тирән эчтәлекле һәйкәл дә куелган. Ул Виталий Калоевның кызының өзелгән энҗе муенсасына таянып эшләнелә. Яланда монумент булып ясалган зур 71 сәйлән таралып ята – алар өзелгән кеше гомерен сурәтли.
Фаҗига булган җирдә Боден күле һәм зәгыйфь балалар өчен интернат урнашкан. Һәлакәткә кадәр бер сабый, тәрбиячесе янына көн дә килеп: «Апа, безгә олы самолет килеп төшәчәк», – дип кабатлаган. Зәгыйфь бала ни генә сөйләми инде?! Әлбәттә, тәрбияче бу сүзләрне колагына да элмәгән. Самолетлар бәрелешкән төнне әлеге бала, җитәкчесе янына килеп: «Апа, әйттем бит, төште теге самолет», – дигән. Бу – бер мисал гына, аннан башка да бик күпләр фаҗига буласын алдан сизенгәндер…
Фаҗигадә һәлак булган сабыйлар Уфаның Көньяк зиратында җирләнгән. Каберләргә карасаң, алар самолет бортын хәтерләтә: ике рәт, икешәр урын, ә рәт башында һава корабының капитаны һәм пилотлары урын алган. Самолет Германиянең алма бакчасына төшкән, ә дин китапларында оҗмах алма бакчасы итеп сурәтләнә. Сабыйларның да урыны җәннәттәдер.