«Бәлки, ир кадерен аңларга Рафисның чирләп китүе сәбәп булгандыр» [гыйбрәт өчен]

-- Чулпан

Минем абый хатынына искәрмәс кенә өйләнде дисәң дә була. Сәвия бик матур булмаса да, егетләрне карата белә иде. Ул безнең Рафиска кадәр дә күпләр белән йөрде. Авылга клуб мөдире булып килгән Сәвиянең даны тиз чыкты. Көн дә бер егеттән озаттыра торгач, аның күзе безнең яңа гына армиядән кайткан абыебызга төште. Рафис, аның белән дүрт-биш ай йөргәннән соң, өйләнеп тә куйды. Чөнки килен буласы кеше инде корсаклы иде. //Адашкан мәхәббәтем//
Башта әйбәт кенә тордылар. Кызлары туды. Рафис Сәвияне берни эшләтмәде, барысын да үзе башкарды. Равиягә 3 яшь тулганда, хатыны эшкә чыкты. Һәм элеккечә типтерә башлады. Рафис башта түзде-түзде дә, анысы да үзенә читтән хатыннар тапты. Без, туганнар, болар озак тормас, аерылышырлар инде, дибез. Рафисның үзенә дә: “Аерыл моннан, үзеңне мыскыл иттереп яшәмә”, – дип тә әйтеп карыйбыз.
Көннәрдән бер көнне абыебыз чирләп китте. Сәвия эше буенча бер атналык семинарда иде. Рафисның авырганын ишетү белән, Казаннан чаптырып кайтып та җитте. Сырхауханәгә бергә бардык. Мин – ир белән инде шактый яшәгән хатын, аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтләренә хәйран калдым. Әйтерсең, кичә генә кавышкан яшь парлар! Бер-берсеннән күзләрен алмыйлар, кулларыннан тотышып торалар. Сәвия токмачлы аш пешереп алып килгән иде, аны палатадагыларга да җитешле итеп тиз генә бүлде, өчпочмактан да бөтенесенә өлеш чыкты. Мин алар иркенләп сөйләшсеннәр дип, коридорга чыктым.

Менә аңла син бу ир белән хатынны. Бәлки, ир кадерен аңларга Рафисның чирләп китүе сәбәп булгандыр. Белмим, белмим. Кеше арасына керәсе түгел икән. Ир белән хатын – ике чабата, бер кием дип, бик дөрес әйткәннәр. Бернигә карамыйча бер-берсен яраталар икән, яшәсеннәр берүк. Үзләре аңлашкач, бик яхшы.

ТӘНЗИЛӘ. Түбән Кама районы.

Бәйле