Бүген Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта башкалабыз Сабан туе үтте. Милли бәйрәмнең иң матур мизгелләрен фотога төшереп, сезнең белән уртаклашырга булдык. //Интертат//
Батырның йөрәге һәрчак 18дә!
Берәүләргә ял булганда, алып баручыларга һаман эш. Аның каравы, һава торышы шәп булды — нәкъ Сабан туенча!
Катыгы булса, кашыгы булмаса да ашаучысы табыла.
Сабан туе офыкларга да меңгерә…
…Һавага да чөйдерә.
«Казан Сабан туенда XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында урта хәлле крестьян кешесе яшәгән йортны сурәтлибез», — ди Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылындагы Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы җитәкчесе.
Тәкәнең дә бар җаны!
Йомырка кабып чабыш.
Кушылып биисе килә!
«Бу җиңүгә озак еллар буе бардым» — баш батыр Лениз Абдуллин
Күпмилләтле Татарстан
Милли моңнарны яңартып.
«Давай-давай!!!»
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов — ЮНЕСКО вәкиленә: «Яраткан Сабан туебызны да ЮНЕСКО тарихи истәлекләре исәбенә кертү — безнең алдагы максатыбыз!»