Журналист Гөлнара Зиннәтуллина: «Аллаһы Тәгаләм, бакчамда эшләүдән мәхрүм итми тор инде!»

-- Чулпан

Танылган журналист Гөлнара апа Зиннәтуллинаның хәлен белеп кайттык әле. Гөлнара апа үзгәрмәсә дә үзгәрмәс икән: йөзе – ачык, күзләре ут яна. Шул арада табын әзерли, чәй пешерә, бакчасы турында сөйли. Аның белән очрашкан саен сөйләшеп сүзебез бетми. Хәер, мин авызымны да ачмыйм, ул гына сөйли, оста барда телеңне тый, диләр ич. //Ватаным Татарстан//

18-1 
Әле кайчан гына урын өстенә калган иде бит. “Кояш апа”бызны кан яман шешенең бер төре – миелома авыруы аяктан еккан иде. Ул чагында да сер бирмәде: килгән-киткәннең кәефен күреп, уен-көлке сөйләп, чып-чын тамаша оештырып ятты. Аннан соң биш ел вакыт узган. Гөлнара апа арка-сөяк мие авыруы белән һаман да көрәшә, көчле дарулар эчә, вакыт-вакыт химия дәвасы алып кайта.

Ә болай гел эштә ул. Аның тавышын соңгы елларда “Тәртип” радиосыннан ишетеп куана идек. Ел башында әлеге радиостанция ябылгач, юксынып өенә шалтыратучылар да күп булган. Тыңлау­чылары белән үзе дә күңелсез­ләнеп алган. Тик озакка түгел. Язлыкта помидор, борыч үсентеләре чәчеп, үстереп, шулар белән әвәрә килеп ятты. Май аенда ире Ринат абый белән шәһәрдәге фатирларыннан бакча йортына күченеп куйдылар. Тартма-тартма үсен­те­лә­рен алып. Ринат абыйга да бакча “җен”е кагылган. Кайгы ялгыз йөрми, диләр бит. Гөлнара апаның чиреннән соң Ринат абыйга да ике тапкыр инсульт булды. Гөлнара апа тәүлекләр буе хастаханәдә авыр хәлдәге ирен саклады. Аннан соң яңадан йөрергә, сөйләшергә өйрәнделәр… Шулай да биреш­миләр, бер-берсенә терәк булып, эш-мәшәкатькә күмелеп яши бирәләр. “Чирне җиңүнең иң яхшы ысулы шул”, – ди Гөлнара апа.

Бер юлы мәрхүм драматургыбыз Туфан Миңнуллин белән очрашалар. Туфан абый Гөлнара апаның бүтәннәргә еш бирә торган соравын кабатлый: “Яшәү яме нәрсәдә?” Авырып киткәч, Гөлнара апа әлеге сорауга бик тиз җавап таба. “Яшәү – үзе ямь икән ич”, – ди ул. Чирне артка куалауның тагын бер сере – яратуда. Дөньяны, кеше­ләрне, кошларны, хәтта кортларны да ярата Гөлнара апа. Эшнең дә тәмен белеп кенә эшли. Кишер сирәкләүне кемдер эчпошыргыч бер нәрсә дияр. Ә ул һәр миллиметры тигез булсын дип тырыша. Сабагын тигез итеп, эскәк белән йолыккан кебек өзеп ала. “Элек исем китми иде. Чүпкә дә, үссәң, үс шунда, дип әйтә идем. Хәзер авырый, сызлана башласам, шулар янына чыгып китәм. Арып-талганчы эшлим дә, чир онытыла”, – ди Гөлнара апа.

Әйбер кирәксә, балаларны борчып тормыйм дип, йөгереп кенә Казанга да барып килә. Быелгы салкынча, яңгырлы һава торышын да сөенеп кабул иткән, чөнки бакчада су сибәсе юк. Яшелчәсе, җиләге елдагыча уңган. Петуния­ләр җәйрәп үсә, кыярлар ачык һавада чәчәк ата, теплицадагы помидорлар кызарып утыра, җи­ләкләре бик эре. Әле менә Ринат абый белән һәр җиләк төбенә салам салып чыкканнар. Кырмыска кебек инде, бер минут тик тормыйлар. Күрше-тирә дә уңган-булган Зиннәтуллиннарга шакката. “Сездә үсә, бездә юк, карый белмибез, ахры”, – диләр икән.

Гөлнара апа, иртән чык төшкән бакчасында йөргәндә, эчтән генә бары бер теләк тели: “Аллаһы Тәгаләкәем, син мине үзең ярат­кансың, рәхмәт сиңа. Байлыклар да сорамыйм, якты дөньядан, шушы бакчамда эшләүдән мәхрүм итми тор инде!”

 

Фәния АРСЛАНОВА

Бәйле