Ризван Хәкимов: «Һәлакәттән соң 6 ай хастаханәдә яттым, мине кисәкләрдән җыйдылар»

-- Чулпан

Ризван Хәкимов дүртенчегә дәү әти булды. Матур дата — 17.07.17 көнне, Альбина кыз бала алып кайтты. //Шәһри Казан//

Ə нәкъ 15 ел элек Ризван Хәкимов тормыш иптәше белән куркыныч юл һәлакатенә эләгеп, үзе чак исән калган иде. Нәфисә ханым шундук үлгән. Татар эстрадасында алар иң тәүгеләрдән булып дуэт башкаручы, матур гаилә иде.

— Югалту бик авыр булды. Әле дә җиңел түгел, ул кайгы онытылмый. Кызларымны мин беркайчан да ташламадым, һәрвакыт яннарында булдым. Аллага шөкер, алар тәртипле һәм инсафлы булып үстеләр. Хәтергә төшерсәң… Нык авыр мизгелләргә чак түздек. “Яшәргә кирәк! Үлгән артыннан үлеп булмый”, — дип кызларга киңәш бирдем. Хәзер инде алар үзләре әни. Илнараның ике баласы бар, Альбина да икенчегә әни булды.

Нәфисә куркынычсызлык каешын эләктерергә яратмый иде. Ә минем өчен ул гадәткә кергән: рульга утыру белән эләктермәсәм, нәрсәдер җитмәгән кебек. Ул көнне Нәфисә каешын каптырган булса, исән кала иде. Ул авариядә безнең бер гаеп тә булмады. Гомумән, мин һәрвакыт кагыйдәләргә буйсынам, гомеремдә песи дә таптаганым булмады, Аллага шөкер! Наркоман егет аркасында балаларым әнисез калды. Аны моныңчы өч тапкыр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткән булганнар. Гаеплегә тиешлечә җаза да бирмәделәр. Әмма Аллаһы Тәгалә бар… Узган елны ул ир-ат гаиләсе белән КамАЗ астына кереп, гомере өзелде.

Һәлакәттән соң үзем 6 ай хастаханәдә яттым, мине кисәкләрдән җыйдылар. Изелгән машинадан мине чак тартып чыгарганнар. Арткы урндыкта әби утырган иде, ул да зыян күрде, 52 көн дәваланды. Нәфисәнең үлгәнен, берничә көн узганнан соң, аңыма килгәч, кызым Илнара кереп әйтте. Шунда тормышым ниндидер зур тукталыш алды, кайгыны кабул итү бик авыр булды.

Кызларым, оныкларым дип янып яшим. Аларның яхшы кеше, тәрбияле булуына сөенеп бетә алмыйм. Ике кызым да иҗат юлын сайлады. Өлкән кызым Илнара, икътисад институтын тәмамлаган булса да, бүген яраткан эше белән шөгыльләнә. Мәскәүдә флорист-дизайнер курсларында белем туплап, бүген йорт эчләрен, кибетләрне бизи, гадәти булмаган букетлар ясый. Ә Альбина һәрчак үзем белән, ул — иҗатта иң зур терәгем.

Азалия ИСМƏГЫЙЛЕВА

Бәйле