«Шашынган ир, пычакны аның эченә терәп: «Тап баланы, хәзер үк тап!» ди»

-- Чулпан

Марсель төнге сәгать 2ләр тирәсендә сискәнеп уянып китә дә идәнгә җәелгән урыныннан сикереп тора. Тәрәзә буендагы өстәлгә йодрыгы белән дөбелдәтеп суккан 28 яшьлек улы Дамирның селкенмичә басып торуын күрә ул. //Безнең гәҗит//

Киң итеп ачылган күзләре әтисенә текәлгән, үзе эндәшми, өне киткән кеше кыяфәтенә кергән. «Нәрсә тавышланасың, хатының авырлы бит», – дигәч тә ләммим бер сүз әйтми. Борчуга төшерә аның бу халәт-кыяфәте агайны. Улын өненә китерү ниятеннән битләрен чәбәкләп ала. Ниһаять, Дамир, тынычлангандай итеп, кухняга кереп китә. Абзый да балконда көйрәтергә уйлап, тәмәкесен алырга дип коридорга таба юнәлә.

54 яшьлек М.Шиһаповның Казан читендәге «Имәнлек» торак төбәгендә яшәүче улының бер бүлмәле фатирында куна калу сәбәбе Дамирның үз-үзен тотышы, сөйләшүендә кайбер сәерлекләр барлыкка килү белән бәйле була. Алтынчы аендагы көмәне булган хатыны Лариса белән икесен генә калдырасы килми аларны. Килен дә Дамирның узган төндә керфек тә какмыйча чыгуын, еш кына бер ноктага текәлеп эндәшмичә торуын, яисә кирәкмәгәнгә кызып китүен әйтә, гомер булмаганны, бер тапкыр учы белән яңагына чабып җибәрүен дә җиткерә.

Бусы узган көнне 19нчы ноябрьдә Дамирның өч дүрт ел элек әтисе белән аерылышканнан соң аерым яшәүче әнисе фатирында булган хәл. Анда кичкә кырын парлашып килеп керәләр дә, бер ярты сәгатьтән ир кеше китәргә җыена башлый да, хатыны каршы төшкәч, берне эләктереп ала аңа. Шунда торучы 14 яшьлек сеңелләре әтисенә шалтыратып кунакларны машинасы белән озатып куюын үтенә.

Кайткан вакытта Дамирның тәртибендә ул-бу сизелми. Әти кеше юл уңаенда туктап «Августина» кибетеннән күчтәнәчләр, шул исәптән, бер ярты да алып чыга. Аракы эчкәч улы тынычланыр да йоклар дип уйлый үзенчә. Өстәл янында ашап-эчеп утырганда да бар да тәртиптә була. Яшьләр җәелмә ятактагы үз урынында, кунак идәндә йоклый. Лариса, хәвеф барын сизенеп, кайнатайның калуын үтенә. Аларның шиге рас килә…

Хәлләр кинәт кискенләшә. Марсель аралыктагы тәмәкесен алырга да өлгерми, котырынган малае пәйда булып йодрыклары белән аңа ташлана. 52 яшьлек абзыйга улына каршы торырга, димәк, һөҗүм итүчегә җавап та кайтарырга туры килә. Үзара дөмбәсләшү фаҗиганең башы гына була әле. Бераздан яшь ир кулында пычак ялтырый башлый. Нык гәүдәле исәрдәге ошбу хәтәр коралдан сакланып булмый, билгеле. Күз ачып йомганчы әтисенең күкрәк, корсак тирәсенә берничә тапкыр чәнчеп өлгерә, маңгаен да җәрәхәтли явыз. Һәм: «Нишлисең син, Дамир, тукта!» – дип ачыргаланып кычкыручы Ларисага таба борыла.

Хәл эчендәге абзый шул килеш тә аңа аркылы төшмәкче була әле. Ләкин чыгырдан чыккан әзмәвер этеп җибәргәч, ишеккә таба китә, 8нче кат мәйданчыгына чыгып лифтка керергә көче җитә, ә аннан шуышып-үрмәләп чыгып вахтер хатынның котын ала. Л.Камалиева аңын җуя баручы ир-атның кулына сөлге тоттырып күкрәгенә куярга куша һәм тиешле хезмәтләргә хәбәр итәргә керешә.

Ә югары каттагы фатирда мәхшәр дәвам итә. Бичара хатын үзен һәм туачак баласын саклап җан талаша. Кайнатасын ярдәмгә чакырып та карый ул. Шашынган ир, башлыча, корсакка һәм касыкка кадарга тырыша, Ларисаның әйтүенә караганда, пычакны аның эченә терәп: «Тап баланы, хәзер үк тап!» – дип акыра. Аннан соң, өненә килгәндәй итеп: «Нәрсә эшләдем мин, утыртачаклар бит», – дип читкәрәк китеп сөйләнә башлый. Эчен тотып бөгәрләнгән хатын-кыз ашыгыч ярдәм хезмәте һәм Дамирның сеңлесенә шалтыратып өлгерә.

Биш минут дигәндә килеп җиткән ике сержант янәшәдәге баскычлы подъездга барып керә һәм лифтны югарырак күтәрелгәч кенә чакырта. Шуңа күрә беренче кат мәйданчыгында ятучы канга баткан абзыйны күрми. Ә 8нче каттагы хәвефле фатир ишегенә кан эзләре буенча килә алар. Ача ишекне ярсыган хуҗа. Кан исе аңкып торган бүлмәгә керү белән бар да аңлашыла. Ир-атны богаулап куярга туры килә.

Яралыларның икесен дә 18нче шәһәр хастаханәсенә озаталар. Ярдәм вакытында күрсәтелгәнгә исән кала алар. Марсель Шиһаповның каш өстендәге ярасы әллә ни куркыныч булмый, ә менә күкрәк һәм корсакка биш мәртәбә кадау нәтиҗәсендә күп кенә эчке әгъзалар, хәтта, йөрәк пәрдәсе киселә. Шул ук төндә ялгарга, тегәргә туры килә. Ларисаның корсак өлешенә 14 тапкыр чәнчелгән, шуларның сигезе аналыкны яралаган булып чыга. Ана карынында җан биргән 27-28 атналык ир бала яралгысын ярып алалар. Ларисага төнге сәгать 3тә ясый башлаган операция 6 сәгатьтән артык дәвам итә. Табибларга 27 яшьлек ханымның аналыгын алырга туры килә. Сырхауханәдә озак яткырмыйлар хәзер. Марсель ага белән Ларисаны да унбер көннән озаталар. Гомергә кимчелекле булып калган хатынны өлкән яшьтәге әти-әнисе үз фатирларына алып кайта.

Д.Шиһаповның икенче көнне өлкән тикшерүче Илдар Гасимовка биргән күрсәтмәләренең мәгънәсе исерек килеш явызлыклар кылып, айнышкач тәүбә иткән эчкечеләр сөйләменнән әллә ни аерылмый. Канлы вакыйганы бик төгәл сурәтләп бирә, әтисен, туктаусыз тормыш итәргә өйрәткән өчен, ә хатынын, көмәнле булганга һәм баланың дөньяга килүен теләмәгәнгә үтерергә ниятләвен, корбаннары чыгып качмасын өчен кисәк һөҗүм итүен, башка уй-фикерләрен тулысынча әйтеп бирә, гаебен тануын белдерә. Кыскасы, бар да исерек баштан аңлы рәвештә кылынган җинаятькә ишарәли. Өстәвенә, Лариса да Дамирның котырынып китү сәбәбен йоклар алдыннан эчелгән аракыдан күрүен әйтеп тора.

Әмма Лариса Дамирның акылындагы тайпылышларны кире какмый, бары тик алар кеше үтерергә этәрерлек дәрәҗәдә түгел иде, дип исәпли. Марсель дә улының һөҗүм иткән мәлдәге кыяфәте акылга камил кешенекенә охшамаган иде ди. Тикшерү барышында Дамир әйткән шайтан коткысының тәэсире көннән-көн ачыграк күренә, ягъни психик яктан чирле кеше әлеге гамәлне кылганда үз үзен белештерерлек хәлдә булмаган дигән фикер көчәя бирә. Әти-әнисе генә түгел, Ларисаның соңрак биргән күрсәтмәләре белән танышкач вакыты-вакыты белән шыр тилегә әверелә торган әзмәвердәй ир затының дәваланмыйча иректә йөрүенә, мескен хатынның язмышын аның белән бәйләп бала табарга җыенуына гаҗәпләнергә туры килә хәтта. Шиһаповларның әйтүенә караганда, психиатрия сырхауханәсенә 21нче ноябрь дүшәмбе көн мөрәҗәгать итәргә уйлаган алар. Ә фаҗига якшәмбегә каршы төндә килеп чыга…

Дамирның үткән тормышында шикләнердәй сәбәп юк кебек үзе. 1988нче елда Төмән өлкәсенең Сургут каласында яшәгән гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Аңа 12 яшь чагында Казанга күченеп кайталар, ике елдан тагын бер кызлары дөньяга килә. Мәктәпнең 9нчы сыйныфын әйбәт кенә тәмамлагач автотранспорт техникумында укый. Космик гаскәрләрдә хезмәт итеп сержант булып кайта. Аннан соң җәзаны үтәтү федераль хезмәтендә (УФСИН) инспектор булып урнаша, тикшерү оешмалары яисә суд психиатрик экспертиза, мәҗбүри дәвалану билгеләгән затларны саклый, чынлыкта, хәрби хезмәттә була. Аннан рөхсәтсез чит илгә ялга барган өчен чыгарылгач төрле эшләргә йөри.

Армия хезмәтенә чакырылганда һәм УФСИН системасына урнашканда сәламәтлеге ныклап тикшерелгән егеттә хроник акыл чире булу ихтималы юк кебек. Әмма шушы хәлләр килеп чыккач туганнары аның сабый вакытындагы кайбер кимчелекләрен, бала чагында баш авыртуга зарлануын искә төшерә. Алар Дамирның 2011нче елда дусты белән юл һәлакәтенә юлыгып башына зыян килүне төп сәбәп дип саный. Дәвалана, психиатрга да мөрәҗәгать итә. Ни өчендер психиатрик исәпкә куелмый.

Дәвалануларның файдасы тигәнгә ошамаган. Шаһитлар күрсәтмәләрендә аның акылсызлыклары күпләп санала. Алар арасында үз эченә бикләнү, эндәшкәнне ишетмәү, үзе белән әңгәмә кору, көтмәгәндә аңлашылмый торган фикерләр сөйли башлау, тиктомалдан елау, кирәкмәгәнгә тезләнеп гафу сорау кебек хәвефсез гамәлләр генә түгел, тәрәзәдән түбәнгә сикерергә омтылу, күп катлы йорт түбәсенә менеп утыру, йөргән кызы араны өзгәч кышкы салкында эчке киемнән аның подъездына йөгерү, хәтта беләгендәге кан тамырын кисү белән куркыту кебек хәтәр галәмәтләр дә күрсәтелә. Соңгысы 2014нче елда аерылышып киткән әнисен өйгә кайтару теләге белән кылына. Аның ниндидер саннар белән саташуы, күктән йолдызлар җыярга, уйларны күккә ашырырга кирәк, дип сөйләнүләр һ.б. сәерлекләр китерелә.

Бу кадәресе, башлыча, тикшерү изоляторында утыручы егетнең әти-әнисе аңлатмаларыннан алынды. Шуңа күрә Шиһаповларның улларын җинаять җаваплыгыннан коткарырга тырышуы гына дигән уй туарга мөмкин. Ләкин Дамирның тикшерүче И.Ф.Гасимов сүзен сүзгә язып алган соңгы күрсәтмәсен укыгач ата-ананы алдашу яисә арттырып сөйләүдә гаепләргә урын калмастыр. Чөнки шактый озын саташулы бәян акылга тулы кеше уйлап чыгара алырлык түгел дигән ышаныч туа. Монда шайтан белән төзелгән килешү дә искә алына, дусты Айратның иблис булып күренүе, ә үзен Алла итеп хис итүе әйтелә, Лариса кометага әверелеп 2013нче елда Җир белән бәрелешәчәк, 23600 елда ахырзаман җитәчәк һәм башка шундый баш җитмәслек уй-фикерләр әйтелә. И.Гасимов әңгәмәдәше 2009нчы елда булган хәлләр турында сөйләгәндә, аңа: «Боларның җинаять эшенә нинди кагылышы бар?» – дигән сорау биргәч: «Мин сурәтли торган вакыйгалар минем бүгенге көндәге сәламәтлегем һәм күңелем торышының алшартлары булып тора», – дип җавап бирә. Ә ул чакта Дамир атылган йолдыз очканда санап торуын, сары йолдызның горизонтка җиткәндә сүнүен тәфсилли. Имеш, шул мәлдә дусты «Лариса» дигән сүзне әйтә. Кыскасы, сөйгәнен күктән төшкән итеп күрсәтә.

Д.Шиһапов өзлексез шашып-саташып йөргән дигән сүз түгел. Соңгы вакытка чаклы мондый чатаклыклар бик сирәк булган һәм егет тиз акылга килгән. Шуңа күрә эшләмичә дә йөрмәгән. Билгеле, булмаганны күрә, ишетә башлап аңлашылмый торган фикерләре белән уртаклашырга керешкәч тиз арада җир җимертеп эшләп килгән таза егет белән хушлашу ягын карыйлар.

2013нче елда эшсез калган егетне район мәшгульлек үзәге бер институт каршындагы шәхси эшмәкәрләр курсына укырга җибәрә. Менеджер булып эшләүче 1989нчы елгы Лариса Юн белән шунда таныша ул. 2015нче елдан язылышмыйча гына бергә яши башлыйлар. Узган ел җәй Лариса әнисенең ныклы таләбе буенча никах укыталар, аерым фатирда тора башлыйлар. Ел азагында язылышырга да исәпләп торалар.

Өлкән Шиһаповлар уллары акылындагы тайпылышлар турында әйтеп, киленне кисәтеп килдек, диләр. Моны ул үзе дә сизә, күрә, әлбәттә. Күрәчәк арттан этә дигәндәй, аерылышырга теләми. Дамир, 19нчы ноябрь кичендә башымда «111», «666» саннары кайнады, урам яктырткыч өч сары лампа да «666» булып күренде ди. Әйтүенә караганда, ниндидер көч, шайтан коткысы йөртә аны.

Моның ни дәрәҗәдә хак икәнен тикшерүче дә, судья да түгел, ә бары тик акыл, рух авырулары өлкәсендәге белгечләр ачыкларга хокуклы. Чынлыкта, хөкемне дә алар чыгара. Быел февраль-март айларында Д.Шиһапов берничә ел элек үзе сакчы булып эшләгән ябык сырхауханәдә дәваланып чыга. Аңа «кабынып китүчән психоз» дигән диагноз куела (острый реактивный психоз). Ләкин Казан табиблары нәтиҗә ясамый, стационар тәртиптә суд-психиатрик экспертиза үткәрергә тәкъдим итү белән чикләнә. Шул максаттан, Д.Шиһапов сак астында Мәскәүдәге махсус клиникага озатыла. Июнь аенда аннан тикшеренү үткәрелгән зат, кыскача гына әйткәндә, чирле, мәҗбүри дәвалануга мохтаҗ, җинаять кылганда үз-үзен контрольдә тотарлык булмаган дигән документ алына.

Шуннан соң рәсми кәгазьләрдә Шиһапов явызлыгы җинаять дип түгел, тыелган иҗтимагый куркыныч гамәл дип атала башлый, өлкән тикшерүче И.Гасимов судка җинаять кылуда рәсми гаепләү урынына «мәҗбүри медицина чаралары куллану өчен» дигән карар җибәрә. Җиде ай дигәндә каршылыклы фикерләр тудырган фаҗигале хәлгә нокта куелды, Д.М.Шиһапов аеруча кырыс тәртипләр хөкем сөрүче сак астындагы дәвалау оешмасына урнаштырылды.

Наил ВАХИТОВ,

Казан шәһәре

Бәйле