“Болгар кызлары” солисткасы Гөлүзә Кашапованың туе 400 меңгә төшкән [фото]

-- Чулпан

Җәй айлары — туй айлары, дип әйтүләре хактыр. Татар эстрадасында июль аенда Элмира Гыйлфанова белән Рәфил Җәләлиевларның, “Болгар кызлары” төркеменең солисткасы Гөлүзә Кашапованың кызыл туйлары булып үзды. Гөлүзәгә килгәндә, ул туйның үзен һәм аңа әзерләнү процессын гомер буена көткән, дисәк ялгышу булмас. Һәрбез кызга хас булганча, ул үзенчә хыялланып һәм очынып йөргән. Шушы мизгелләр хакында ул безгә сөйләп үтте. //Tatar today//

— Гөлүзә, сәлам! Беренче чиратта, сине ир хатыны булуың белән тәбрик итәргә рөхсәт ит! Үзеңне бәхетле тоясыңмы?

— Рәхмәт бик зур! Әлбәттә, әле һаман да очынып йөрим.

— Әйдә без синең белән үткәнгә сәфәр кылып алыйк. Ничек башланды сезнең мәхәббәт тарихыгыз?

— Без бер-беребезгә бер күрүдә гашыйк булмадык. Икебез дә Зәй районыннан, танышуыбыз да авылда булды. Җиде ел чамасы без дуслар идек. Безнең арада мәхәббәт аңлату дигән әйбер булмады. Фәнзилнең законлы хатыны булырмын, дип уйламаган идем дә. Тик тормыш башкача тәвәкәлләде. Без икебез дә Казанга укырга кердек. 2016 елның Яңа ел бәйрәмнәрендә бик нык аралашып киттек, шул вакытта, үзебез дә сизмәстән, безнең йөрәкләр кушылды. Һәм менә хәзер инде без 2 ел дәвамында тормыш сукмагы аша бергә атлыйбыз.

— Гөлүзә, мәхәббәт ни  ул?

— Мәхәббәт – ул дуслык, шул дустыңда үзеңне күрүдер. Аны сүз белән генә аңлатып булмый, аны тоя белергә кирәк.

— Ә менә игътибарга килгәндә, ничек уйлыйсың, сезнең мөнәсәбәтләрегезгә синең эшең комаучалыймы?

— Юк, комаучаламый. Фәнзил үзе дә җырга-моңга гашыйк. Ул минем иҗатымда бик зур роль уйный. Нинди генә чара яисә концерт булса да, минем белән барырга тырыша.  Безнең арада көнләшү дә юк, дияргә була. Әлбәттә,  ул да пәйда булмыйча калмый, тик  бик сирәк икәнен ассызыкларга кирәк.

— Фәнзил сине үзенә каратыр өчен ниләр эшләде?

— Ул миңа карата бик зур хөрмәт белән янды, минем күңел халәтемә, теләкләремә битараф түгел иде. Мин аны бик тиз сизеп алдым. Шаккатыра да белә Фәнзил. Мәсәлән, тәкъдимне дә ул миңа гади генә итеп ясамады. Дустыбызның туенда булды бу хәл. Кәләш үзенең чәчәк бәйләмен атканда, миңа гөлләмәне юнәлттерде. Шул вакытны Фәнзил чыгып, кулымны сорады. Мин риза булдым.

— Син әлеге хәлнең якынлашуын сизгән идеңме?

— Юк, бер дә сизмәдем. Әле ризалашкач та, бик озак кына тиздән кияугә чыгуыма инанмыйча тордым. Һәрбер кыз балага әлеге бәхетне телим!

— Хәзерге яшьләрнең күбесе туй үткәрми, җылы якка очып, үзләренең  ширбәт айларын үткәрә. Ә сез исә туйны бик яхшы үткәргәнсез. Акча ягыннан ничегрәк булды?

— Без Фәнзил белән туйны икебез генә үткәрдек. Чамасы белән әйткәндә, 400 меңгә якын акча китте. Җылы якка да очабыз Алла боерса. Адлер безне инде көтә.

— Туй көненә дип җыр да яздыргансыз икән…

— Әйе, туйда дуэт җырыбызны кунакларыбызга бүләк иттек. Ике кода Салават репертуарыннан “Килә ява” җырын башкарды. Безнең гаиләләр инде күптәннән таныш. Ике як та укытучылар булгач, район җыелышларында танышканнар. Минем өчен иң куанычы шул – ике як та уртак тел тапты. Әти белән әнием минем сайлавымны хуплыйлар гына.

— Кунаклар арасында кемнәр бар иде?

— Минем дусларымның күбесе җырчылар. Туебызны Артем Пискунов алып барды. Шулай ук Гүзәл Зиһаншина, Муса Камалов, Гөлзада Шакирҗановалар һәм башкалар булды. Алар безнең туебызны үзләренең чыгышлары белән бизәде.

— “Болгар кызлары” триосының калган солисткалары бар идеме?

— Әлбәттә, алар бар иде. Фәнзил лейтенант булып хезмәт итә. “Лейтенант” җырына яңа аранжировка яздырып, без аны аңа бүләк иттек.

— Син кызлардан иң беренче булып кияүгә чыктың бугай?

— Шулай булып чыга инде. Холкым буенча мин бер дә андый түгел, кызлар белән әлеге темага сөйләшкәндә гел: “Башта сезне кияүгә бирәм, соңыннан үзем чыгам”, — дия идем. Башкача килеп чыкты.

— Алга таба да җырларга исәп бардыр бит?

— Әйе, җырлаганда мин бәхетле. Ана бәхетеннән дә мәхрүм итмәсен иде Ходай. Алдагы киләчәктә үземне гаиләдә ирем өчен сөекле тормыш иптәше, балаларым өчен үрнәк ана булып күрәм. Һәрберебезгә дә шушы бәхетне телим.

Алинә АЙДАРОВА

 

 

Бәйле