«Күп бала — бәхет ул дигәннәренә ышанмагыз! Безнең балалар кемгә кирәк?»

-- Чулпан

Хөрмәтле яшь ханымнар, бу хатымны сезгә мөрәҗәгать итеп язам. Мин яшь әни, әле беренче баламны гына үстерәм. Мәктәпне тәмамлагач, үземне кешегә санап, бу дөньяда үз урынымны табарга тиеш мин дигән зур хыяллар белән институтка укырга кердем. Тырышып укыдым, янәсе, кирәкле һөнәр иясе, белемле кеше булам. Укуны тәмамлаганда инде үземне Татарстанның чын кешесе дип хис иттем. Диплом алгач, дүрт ел дуслашып йөргән егет белән өйләнешеп яши башладык. Хат язуым ирдән зарлану өчен түгел, ә үземнең бу дөньяда нинди кирәкле, кадерле кеше булуымны сезгә җиткерү. //Татарстан яшьләре//

Ярар, шулай итеп, дипломлы белгеч, ир хатыны булдым. Эш кенә табасы калды. Чыгып киттем Кукмара урамы буйлап. Беренче оешмага керүгә үк, миңа: “Үзебездә кыскартулар бара”, — дип, ишеккә күрсәттеләр. Икенчесенә кергәч, безгә тәҗрибәле, стажлы белгеч кирәк диделәр. Өченче оешмада: “Сез кияүдәме?” — дип кызыксындылар. “Әйе”, — дип әйтергә дә өлгермәдем, минем “кимчелекләремне” санарга керештеләр: имеш, ирле булгач, балага узам да, декрет ялына чыгам, балам авырса, больничныйга китәм һ.б. һ.б. Кыскасы, мин беркая да яраклы кеше түгелмен икән. Киттем алга таба. Чираттагы оешмада, дипломны карап, үземә күз салганнан соң: “Заманага яраклашырга кирәк инде”, — диделәр (бу сүзләрнең мәгънәсен кешеләр белән аралаша башлагач кына аңладым). Биредән чыккач, беркемгә кирәксез икәнемне аңлап, нигә яшәргә дигән уй белән, урам буйлап кычкырып елап кайтып киттем. Яшисе килү теләге бөтенләй калмады. Ярый әле мине эзләп чыккан ирем килеп җитте. Ул да минем кебегрәк хәлдә: эш урынында һич рәт юк. Бер ай эшлиләр дә, ике ай бушлай ял итәләр. Бала туды, бер тиен декрет акчасы юк. Ярдәм юк. Авырлы чакта түләүле анализларга түккән акчалар, көтелмәгән бүтән чыгымнар … үзе бер хикәя язарлык. Үз балаңны үзең тудырып, аны үз акчаңа сатып аласы. Ярый әле ике яктан да әти-әниләр пенсионерлар, алар ярдәм итмәсә нишләр идек?! Балага бит уенчыгы да, кием-салымы, даруы да, ашарына да алырга кирәк. Шырпы кабы кадәрле генә аяк киеме 500600 сум, уч төбе кадәрле шортик 700800 сум торсын әле?.. Фатир өчен әти-әнидән акча сораулар әҗәлгә тиң. Ник ирең акча тапмый диярсез? Бандит түгел шул, акча кирәк дип банк талый алмый.

Шулай беркөнне телевизор карап утырам. Бер “зур” агай сөйли: “Акчаң җитмәсә, эшлә”, — ди. Эшлисе иде, җир җимертеп эшлисе иде, тик акчалы эшне кайдан табарга соң? Ул бу хакта әйтмәде. Акчалы эшләр күп дип, бездә дә мактанучылар күп. Әмма зур акчалы эшләргә теләсә-кем бара алмый шул. Анда да, миңа соңгы оешмада әйткәндәгедәй, “заманага яраклаша алганнар” гына эләгә. Заманга ничек яраклашасын минем хәлдә калганнар беләләрдер. “Калҗалы” эшне бер эләктергән кеше, эшли-эшли таякка калса да, шунда егылмаса, җылы урыныннан мәңге китми.

Кукмара районында 52 меңнән артык кеше яши. Шуның 15 меңе — пенсионер. 1 мең 200 бала булса, калган кешеләргә, күп булса, 1 мең 200 эш урыны бардыр. Ул әле авыллар белән бергә, авыл халкын кертеп исәпләгәндә. Ә калганнарга кайдан эш табарга?.. Әле ярый безнең әтиәниләр пенсия ала, ә безгә пенсия дә булмаячак. Балаларны ничек аякка бастырырбыз?.. Сез аптырарсыз инде, Кукмарада халык бай бит ул диярсез. Бае күренә, ә мескеннәрне кем күргән?! Кукмара халкы чәче белән җир себерә, судагысын кармак белән, җирдәгесен бармак белән табарга тырмаша, ач булса да көлә, хәерче булса да җырлый. Чөнки Кукмара кешесен, әй тырыш соң, булдырасыз дип үсендерәләр. Ә халык, бичара, беркатлы, син булдырасың дип торганда ничек инде булдырмыйсың ди?! Банкка бурычың булса да, йорт саласың, яхшы машинага утырасың. Кредитка чумсаң да кеше алдында бай булып күренәсең. Булдырасың, булдырасың да, банкка бурычыңны түли алмый башлагач, 35-45 яшьләрдә тәмам авыруга әйләнгәч, тирән уйга чумасың. Ул чакта бар да җиткән була инде…

Бездә 8, 6, 4 мең сум хезмәт хакына эшләп йөрүчеләр бар. Халык итек баса иде (кайберләре), хәзер бу һөнәрчелек тә бетеп бара. Итекләребезне кытайларга күрсәттеләр дә, алар исә чүп-чарларыннан матур итеп (алар бизи белә) итек ясап русиялеләрнең борыннарына чирттеләр. Безнекеләрнең эшләгән итекләре кирәкмәскә чыга башлады.

Болар — фикерләремнең бик азы гына әле. Яшьләр үз-үзенә кул сала, кызлар тәннәрен сатарга трассага чыга диләр, гаеплиләр. Бер телем ипиең, торыр җирең булмаса, әллә ниләр эшләрсең. Әй, хурланып елыйм. Үз туган җиреңдә беркемгә дә кирәгең булмасын әле! Сау-сәламәт килеш утыз яшькә җиткәндә ата-ана пенсиясенә өметләнеп яшә инде?! Мин үз тамагымны туйдыра алмаслык кеше мени? Хурлык. Нинди хәлгә төштек — мескенлек, хәерчелек… Яшьләр ник аерылышалар дигән булып, абыйапалар әкият сөйләшеп утыралар, әйтерсең, белмиләр. Яшәргә урын булмау, акчасызлык, фәкыйрьлек аркасында инде ике дустым аерылышты. Алма кебек ике сабый — ятим, берсен-берсе яратышып кавышкан ике пар нәүмиз булдылар, елашып аерылыштылар. Әйтегез, кызыл дипломын сумкасына салып, акчасыз, ачлы-туклы йөргән кешегә нишләргә?.. Хатын-кызларга болай дип әйтәсем килә: ирләрегез 60-70 мең акча эшли алмаса, бала таба күрмәгез! Күп бала — бәхет ул дигәннәренә ышанмагыз! Безнең балалар кемгә кирәк?..

Балама яшь ярым булгач, “сөт кухнясы” сөт бирүне дә туктатты. Имеш, мин бала туганчы беркая эшләмәгәнмен. Минем каенанама әнисе: “Балам, хәерче ташыма”, — дип, гел әйтә торган булган, үзе күп бала үстергәнлектән, “рәхәтләрен” күп күргән, мөгаен. Менә шундый хәлләр. Язсаң, зарлансаң сүзләр бик күп, хәзергә җитеп торсын.

Язмамны чыгарсагыз, Кукмара районыннан, тормыштан зарланучы хатын дип кенә куярсыз.

Бәйле