Илсөя Бәдретдинова кинофильмда төшәр өчен концертларыннан баш тарткан

-- Чулпан

Татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинова Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы буенча төшереләчәк тулы метражлы нәфис фильмда уйнарга җыена. 30 июль көнне ул фильмның “Татаркино” оешмасында үткәрелгән кастингында катнашкан. //Болгар радиосы//

“Кастингтан үтәрмен дип өметләнәм. Шушы фильмда катнашу өчен августка планлаштырылган бөтен концертларымны күчердем”, — дигән Илсөя Бәдретдинова.

Илсөя фильда Налимә ролендә уйнарга хыяллана.

Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы 2006 елда “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә махсус призга лаек булган иде. Татарстанда “Мулла”ны өч дәүләт театры – Әтнә, Минзәлә һәм Камал театрлары куйды. Камал театрында авылга кайткан имам Әсфәндияр ролен Эмиль Талипов башкарды, Налимә ролен – Гөлчәчәк Хәмәдинурова. Сюжет нигезендә яшь хәзрәтнең авылда имансызлык һәм агрессия белән очрашуы ята.

Бәйле