Югалту арты югалту. Әлфия Афзалованың кырыгы да үтмәде, Хәния Фәрхиебез фани дөньяны калдырып китте. Әлфия апаны филармониядән озатсалар, иҗатының шау чәчәктә чагы булгангадыр инде, Хәния ханымны Камал театрыннан озаттылар. Четерекле, нәзберек мәсьәлә булса да, дәшми кала алмыйбыз. Әлеге мәрасимнәрдән соң, соңгы юлга озатканда кул чабу кирәк идеме икән, үзе сораса да, Әлфия апаны артистларча киендермәгәннәр әнә, Хәнияне бизәгәннәр иде, дигәнрәк сүзләр таралды. Шул җәһәттән без, берничә иҗат кешесенә мөрәҗәгать итеп, Сез үзегезне Камал театрыннан, алкышлап, соңгы юлга озатуларын теләр идегезме, дип сорадык. //Ватаным Татарстан//
Мирсәет Сөнгатуллин, җырчы: |
– Сез шылтыратканчы бу хакта уйланганым юк иде. Бер караганда, алкышлап озатсалар, әйбәт инде. Икенче караганда, мөселманча озатсалар, яхшырак булыр дип уйлыйм.Әзһәр Шакиров, Камал театры артисты:– Алкышлап озату гадәте Россиягә Италиядән кергән. Урыслардан безгә күчкән. Әнә бөек җырчы, алтын тавыш иясе Паваротти белән башта соборда хушлаштылар, чиркәүдән чыккач, алкышлап озаттылар. Ул бу алкышларга лаек. Безнең диндә алкышлау кирәкмәгән бер гамәл итеп кабул ителә. Гомумән, үлгән кешегә кул чабу авыр тәэсир итә. Тыныч кына озату хәерлерәк, минемчә.
Венера Ганиева, җырчы:
– Ничегрәк озату мәсьәләсен театр җитәкчеләре хәл итә. Мин үзем Камал театрында түгел, опера театрында иҗат итәм. Әгәр җитәкчеләр тамашачыларның, халыкның минем белән театрда хушлашуын тиеш дип таба икән, шулай булсын. Әнә Әлфия апаны филармониядән озаттылар. Озату яхшы оештырылган иде. Ә менә Хәниягә Камал театрыннан урын биреп бик дөрес эшләделәр. Ул бик популяр, халыкчан җырчы иде. Шуңа күрә аны озатырга бик күп кеше килде. Тик аңа урынны фойеда түгел, сәхнәдә бирәсе иде. Күпләр янына килеп җитә алмады. Ничектер ашык-пошык кына алып чыгып киттеләр. Алкышлауга килгәндә, ул бит без уйлап чыгарган нәрсә түгел. Алкышлау канатландыра, дәрт-дәрман өсти. Кул чабу ул – халык рәхмәте! Сәхнә кешесен, иҗат әһелен кул чабып соңгы юлга озатуны яхшы күренеш дип кабул итәм.
Рабит Батулла, драматург, язучы:
– Соңгы юлга ничек озатасын югары даирәләр хәл итә. Инде төрле имеш-мимешләргә килгәндә, әйтик, артист эчкәнме-эчмәгәнме, аерылганмы-кушылганмы, соңгы юлга озатканда бизәндерелгәнме-юкмы, болар – вак мәсьәлә. Мин Әлфия апаны да, Хәнияне дә озатканда күрдем, икесе дә бик матур иде. Иң әүвәл без аларның фаҗигасе, ачы язмышы турында уйланырга тиеш. Әнә Тукайның да, башка бөек шәхесләрнең дә ялгышлары булган. Инде без ул сыйфатларның кайберләрен хәзер уңай итеп бәяли башладык. Әйтик, Пушкин вакыт-вакыт тавыш-гауга чыгара торган булган. Әмма аның бу тискәре сыйфатына инде хәзер бармак аша, көлеп кенә карыйбыз. Хәния халыкның күңел түрендәге кичерешләрен җырлады, шуңа күрә аны яраттылар да. Аның китүе – бик зур югалту. Әлеге артистларыбызны озатырга бик күп кеше килде. Болар бит куып китерелгән халык түгел. Артист хезмәте җиңел түгел. Әлфия апа, Хәнияләр бөтен илебез буйлап зур гастрольләргә йөрделәр, татар мәдәниятенә хезмәт иттеләр. Алар турында гайбәт сөйләү – зур гөнаһ. Мондый гайбәтчеләр күбәеп китә икән, халык ваклана башлый. Инде алкышлауга килгәндә, бу – актер өчен бик зур бәя. Кул чапканга гына шайтан килсә, театрларда бер тамашачыга да урын калмас иде. Бу гамәлнең савабы булмаса да, гөнаһы юктыр дип уйлыйм. Инде оештыру эшләренә килгәндә, алар бик үк мөкәммәл булып җитмәде. Болай тыгылыш булмасын өчен, алдан чарасын күрергә кирәк иде. Көчкә йөри торган әбиләр дә бар бит әле. Әгәр бер-бер хәл килеп чыкса, алар тапталган булыр иде. Бәлкем озатуны, ике рәт солдатлар тезеп бастырып оештырырга кирәк булгандыр.
Рөстәм Закиров, җырчы:
– Артистларны кул чабып озаталар инде. Дөрес, беренче күргәндә бу гамәл миңа сәеррәк тоелды. Менә соңгы елларда байтак кына Камал театры артисты мәрхүм булды. Камал театры директоры Шамил Закировны да алкышлап озаттылар. Композитор Ганс Сәйфуллин белән гармунчы Рөстәм Вәлиевне дә шулай озаттык. Кемнедер алкышлап озаталар икән, мин каршы түгел. Инде үземә килгәндә, мин тыныч кына өйдән озату ягында. Әнә язучы Мөхәммәт Мәһдиевне туган ягына шулай күркәм генә озаттылар.
***
Иҗат кешеләрен алкышлап соңгы юлга озатуга ТР Диния нәзарәтендә ничек карыйлар икән?
Әлеге соравыбызга нәзарәтнең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җавап бирде:
– Алкышлап озату шәригать кысасына сыймый. Йә мөселманча, йә христианча озатырга кирәк. Кул чабып озату атеистларча буладыр инде ул. Гадәттә мулла чакыралар да җеназа укырга кушалар. Әле бармасаң, мулла озатырга килмәде, дип гаеплиләр. Мәет киендерелгән булса, кәфенләнмәсә?! Өлешчә генә көмәнле булып булмый бит инде. Туфан абый муллаларны кире дип әйтә иде. Мулла булгач, без шәригать кушканнарны таләп итәргә тиеш. Мөселманча җирлик дип әйтәбез икән, кәфендә артык әйбер булмаска, шәригатькә муафыйк булырга тиеш.Менә шундый җаваплар. Билгеле, артист кешенең матур булып истә каласы килә. Туганнары, якыннары, яраткан тамашачылары өчен, мөгаен, соңгы алкышлар да мөһимдер. Шул ук вакытта үлгән кешенең йөзенә карау гомерне кыскарта ди хәзрәтләребез. Әлбәттә, матур итеп, яратып искә алсыннар өчен, халыкның күңел түрендәге иң нечкә кылларны тибрәтә алырга, милләтебезнең шатлык-кайгыларын уртаклашып яшәргә, игелекле гамәлләрне ешрак, күбрәк кылырга кирәк.