«Ярдәм» мәчете корбанлык сарыкларга һәм сыерларга гаризалар кабул итә башлады

-- Чулпан

Казандагы “Ярдәм” мәчете Корбан бәйрәменә әзерләнә. //Татар-Ислам//

Быел Корбан гаете 1 сентябрьгә туры килә. Берничә ел дәвамында “Ярдәм” мәчете мөселманнарга бәйрәм көннәрендә корбан чалырга ярдәм итә. Мәчеттә корбанлык сарыкларга һәм сыерларга заявкалар кабул ителә башлады.

Алдагы еллардагы кебек, Казанның «Сөләйман» мәчете янында корбан чалу өчен махсус комплекс эшләячәк. Анда корбанлык сарыкларны тоту, чалу һәм итне бүлгәләү өчен урыннар каралган. Корбан чалуга әзерлек эшләре бик хасиятләп алып барыла. Чөнки шәригатьтә каралган таләпләр һәм санитар нормаларны үтәргә кирәк.

Корбанлыкка заявка бирүчеләрнең күңеле тыныч була ала. Монда, корбанлыкны чалып кына түгел, аны эшкәртеп һәм кирәк кадәр кисәкләргә дә бүлеп бирәләр.

Заявкалар Казан ш., Серов ур., 4а йорты һәм Ютазы ур., 8 нче йорт адресы буенча кабул ителә. Элемтәгә керү өчен телефоннар: 8843 223 03 59, 8843 223 03 66, 8843 5120377.

Бәйле