«Ялгышым, хатам кая икән? Кайвакыт «Улым үлсә ярар иде»,- дим»

-- Чулпан

Машина белән йөри башлаганнан бирле, юлда басып торган өлкән яшьтәгеләрне туктап утыртырга тырышам.//Үз өем//

Фәридә апа, бисмилласын әйтеп, машинага утыруга, үз кыйссасын сөйли дә башлады. Ак яулыклы ак әби булып өй түрендә утырырга тиешле әбинең язмышы гыйбрәт итеп язарлык.

Мин ерак Нурлат районына кияүгә чыккан идем. Ирем эчкече булды. Эчеп кайтса, өйдә тынычлык бетә. Бала тууы да иремнең холкын үзгәртмәде. Кыйналуга озак түзә алмадым, улымны күтәреп, әни янына кайттым. Улымны аякка бастыру өчен, теш- тырнагым белән тормыш дилбегәсенә ябыштым. Көндез читек фабрикасында чигүче булсам, кичләрен әнигә булышам, кеше гозерен дә бормыйм, тегү тегәм. Тупырдап үсеп килүче улымны кеше итәсе бар бит. Әни еш кына : “Кызым, авылда кала күрмә, тормыш авырлыгына ялгызың түзмәссең, миңа да күп калмагандыр,”- дип шәһәргә куды.

Яшел Үзәндә эш белешеп, яшәү өчен почмак булдырганчы, бала әни янында яшәде. Укымаган кешегә кара эш инде, заводка урнаштым. Тулай торакта бүлмә бирделәр. Тормышым көйләнеп киткән кебек булды.Тынычлыкның кадерен, бәясен белеп яшәдем. Улым мәктәпне уңышлы тәмамлады. Үсмерлек чорында, бала чагында да “әнием” дип өзелеп торды..Йокыдан торуга урын- җирен тип- тигез итеп җыя, киемен пөхтә итеп элеп куя иде. Башкалардан ким- хур итмичә киендердем, үзем ашаганчы, авызымнан өзеп аңа каптырдым. Ялгышым, хатам кайда булгандыр, бүген Айдарым танымаслык хәлдә. Кырык яшьлек бәлагә әверелде ул. Гаилә корып, матур гына яши башлауга, эчкечелеккә сабышты.Эчкәч, гаиләсе дә таркалды.Килен үз фатирына китте. Малай минем янда- тулай торакта. Бала кебек “итәккә ябышып” яши. Мин өйдә булганда,чсә дә тәртипле. Туганнарыма хәл белергә дә бара алмыйм, кибеткә- ипи- сөткә дә йөгереп кенә чыгып керәм. Аракы колына әверелгән улым өйдә шырпы да тотмый, сатып чеп бетерә.Менә бүген аягына кияргә ботинкаасы да юк аның. Әле көз көне генә “ашауны кысып”, кышка бүрек, тун алган идем. Яланаяк, яланбаш кайтып керде ул. Бертуган апаларым яман шеш белән чирли. Яннарына барып хәл белә, ярдәм дә итә алмы йм,- дип күз яшьләрен сөртте. — Артык иркәләмәдем дә кебек. Ялгышым, хатам кая икән? Кайвакыт “Улым үлсә ярар иде”,- дим.

— Намаз укып, Аллаһтан сорагыз…

— Иии, сеңлем, намаз укый алмыйм. Иртәнге намазга уянгач та, урынымнан кузгалмый ятам. Ул уяныр, дим. Йокыдан торуга беренче уе, беренче сүзе: кайдан, ничек аракы табу. Намазын да укыр, Коръәнен дә өйрәнер идем… Мәдрәсә дә ерак түгел. Менә шул “бала”ны ташшлап чыгып китә алмыйм. Җиләк уңды быел. Болынга чыгып, иркен сулыш алып, җиләк тә җыя алмадым.Хәер, җыеп эшкәртүдән, кайнатма ясаудан мәгънә юк. Айдар кышка кадәр калдырмый аларны.

Бала үстергәндә, үзеңә догачы булып, ныклы иман, йомшак фигыль, күркәм холык теләп, намаз арты дога кылып, Аллаһтан сорарга кирәк шул. Безнең буынның намазга яшь чакта вакыты булмады- ике кулда тормыш дилбегәсе иде. Хәзер менә вакыт та бар, җай гына юк.

Бәйле