Корбан чалу кемгә тиеш, аның төрләре, чалынган итне нишләтергә? [сорау-җавап]

-- Чулпан

Корбан чалу кемнәргә тиеш дигәндә, дин әһелләре: “Корбан чалу — ул күбрәк социаль әйбер. Социаль яктан кешеләргә файдасы булсын дип эшләнә. Һәм шуңа күрә Коръән китабында Аллаһы Сөбханәкә Тәгалә ул кешенең балигатькә җиткән кеше булырга тиешлеген әйтә. Шәригатебездә ул 13-15 яшь. Әгәр дә аның үз акчалары бар һәм нисабка җиткән икән, аңа корбан чалу ваҗиб була. Аннан соң ул азат кеше булырга тиеш. Әгәр дә ул төрмәләрдә утыра икән, акчасы булса да, аңа корбан чалу ваҗиб булмый. Ягъни чалмаса, аның өстендә гөнаһы булмый”, — дип аңлата. //Татар-Ислам//

Быел мөселманнар өчен изге бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете 1 сентябрьгә туры килә.Билгеле булганча, корбанлык бәйрәм намазыннан соң чалына.Быел бәйрәм вәгазе Казанда иртәнге дүрт тулып утыз минутта (04.30), ә Гает намазы иртәнге сәгать биштә (05.00) булачак.

Нәзарәтнең казыйлар шурасы карары буенча, быел корбан чалу өчен нисаб күләме 20 мең сум дип билгеләнде. Әгәр сезнең әйләнештә 20 мең сум тотылмый торган акча (бурычлардан һәм чыгымнардан кала) бар икән, 1,2, 3 сентябрь көннәрендә корбан чалу вәҗиб (тиешле) була. Корбанны кояш баеганчы (ахшам намазы вакыты кергәнче) чалырга кирәк.Сарык бәясе 7 мең сумнан башлана.

Корбан чалу кемнәргә тиеш?

Корбан чалу кемнәргә тиеш дигәндә, дин әһелләре: “Корбан чалу — ул күбрәк социаль әйбер. Социаль яктан кешеләргә файдасы булсын дип эшләнә. Һәм шуңа күрә Коръән китабында Аллаһы Сөбханәкә Тәгалә ул кешенең балигатькә җиткән кеше булырга тиешлеген әйтә. Шәригатебездә ул 13-15 яшь. Әгәр дә аның үз акчалары бар һәм нисабка җиткән икән, аңа корбан чалу ваҗиб була. Аннан соң ул азат кеше булырга тиеш. Әгәр дә ул төрмәләрдә утыра икән, акчасы булса да, аңа корбан чалу ваҗиб булмый. Ягъни чалмаса, аның өстендә гөнаһы булмый”, — дип аңлата.

“Корбанны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалсагыз, шушы һәрбер ит кисәге, һәрбер йоны, һәрбер канның тамчысы сезгә истигъфар, мәгъфирәт булып, Аллаһы Тәгалә сезнең хата-гөнаһларыгызны гафу итәчәк, ди. Ягъни без гаилә исеменнән чалабыз икән, Аллаһы Сөбханәкә Тәгалә бөтен гаиләне гафу итәчәк, Алла боерса. Әгәр берәр әрвахка багышлап чалабыз икән, шушында Аллаһы Сөбханәкә Тәгалә шушы әрвахны гафу итеп, иншаллаһ, аларга җәннәтләрен бирер дигән өметтә калабыз”, — ди хәзрәтләр.

Корбан өч төрле була. Аны өч төрле кеше исеменнән чалырга була. Аны шәхсән үз исемегездән чалсагыз. Чалган кешегә савабы языла. Һәм шулай ук гаилә исеменнән чалырга мөмкин. Гаилә — кемнәр ул? Гаилә – ул бер өйдә, бер түбә астында яшәүчеләр. Өченчедән, берәр әрвахка, ягъни вафат булган әниебезгә, вафат булган әтиебезгә, бабаебызга багышлап, аның исеменнән чалырга була.

Бурычлы кешегә корбан чалырга ярыймы-юкмы дигәндә, монда мәсьәлә бәхәслерәк. Бай кешеләрнең бурычлары булган очракта да, аларны корбан чалдырырлык кына акчасы була. Шуңа күрә аларга корбан чалдыру тиешле. Ә инде гади кешенең бурычлары булып, ипотекасын түләмичә, корбан чалдыра икән, гаиләсенә зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә һәркем үзе хәл итәргә тиеш.

Корбанлык нинди булырга тиеш?

Корбанлыкка сарыклар, кәҗәләр, сыер һәм үгез суярга ярый. Кәҗәгә бер яшь тулган булырга тиеш. Сарыклар зур гәүдәле булып күренә икән, ярты еллык булса да чалырга рөхсәт ителә. Сыерлар һәм үгезләргә ике яшь тулган булырга тиеш. Дөяләрне корбанлыкка китерү рөхсәт ителә. Мөгезле эре терлекне җиде кеше җыелып, корбанга чала ала. Эре терлекне чалганда, барлык кешеләрнең дә корбанлыкка дип ниятләве кирәк. Әгәр берәрсе булса да иткә дип кушыла икән, бу корбанлыктан китми.

Корбанлыкның тышкы кыяфәтенә карата да шартлар куела. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: “Сез сарыкны сайлаганда иң яхшысын сайлагыз”, — ди. «Аның мөгезләре сынмаган, койрыгы өзелмәгән булырга, күзе күрергә тиеш. “Корбан сүзен тәрҗемә итсәк, без Аллаһ ризалыгы өчен иң яхшы булган, иң кадерле булган әйберен биреп, Аңарга корбан итәбез, Аллаһы Тәгаләгә якынрак булабыз. Шуңа күрә әгәр дә сарыгы, сыеры берәр зыянлы икән, ул корбанга туры килми. Һәм аны чалудан файдасы булмый”, — ди Казандагы «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Корбан итенең бер өлешен гаиләңә калдырырга, икенче өлеше белән корбан ашы үткәрергә, өченче өлешен мескеннәргә һәм ятимнәргә кертергә кирәк. Шулай ук бөтен итне мохтаҗларга таратып бетерсәң дә була. Мөселман булмаган күршеләрне һәм туганнарны корбан ите белән сыйлау саваплы гамәл санала. Корбанның маен этләргә, мәчеләргә бирергә рөхсәт ителә. Ә сөякләрен шәһәрдә – гомуми урыннарда, авылларда аулак урыннарда күмәргә кирәк.

Мәгълүматны Римма Гатина туплады.

Бәйле