Гөлнара Сабирова Илфак Шиһаповка багышлап : «Дәва эзләп кабереңә килдем…»

-- Чулпан

Гөлнара Сабирова продюсер, журналист Илфак Шиһаповка багышлап шигырь язган. Гөлнара үзе әйткәнчә, алар Илфак белән бик яхшы дуслар булган. Илфак «Шәһри Казан» газетасында да эшләп алган иде. //Tatar today//

Шигырьне «Шәһри Казан» ның баш редакторы үзенең Инстаграмдагы битенә элә. Аны сезгә дә тәкъдим итәбез: 

Кабереңә килдем.
Сизгәнсеңдер.
«Ничек хәлләр?» — диеп дәштең кебек.
Ни дип әйтим? Син киткәннән бирле
Бер яраны булмый һаман тегеп.

Ул яраның сызлауларын белсәң!
Аһ, йөрәкнең сызып алулары…
Əйтелмәгән сүзләремне барлыйм,
Иң авыры — әйтми калулары.

Ишетмәгән сүзләремне барлыйм,
(Əйтер сүзең күп булгандыр әле).
Киткәннән соң синең исемеңнән
Күп сөйләдем, ачуланма яме.
( Хәер, сиңа барыбердер инде…) Сәлам алып килдем Казаныңнан:
Яратканнан, яратмаганыннан,
Дуска әверелгән дошманнардан,
Сине сызып аткан дусларыңнан —
Барысы да бердер инде сиңа,
Синең өчен бар да артта калган.

Синең өчен артта калган бар да…
Тик мин генә
Үткәнемдә калдыра алмыйм сине.
Шул гомердә сине уйламаган,
Юксынмаган булды микән көнем? … Күңелемнең чите китек һаман,
Дәва эзләп кабереңә килдем… 

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий