Баланың нинди зур бәхет икәнен бала табудан мәхрүм калган хатыннар гына аңлый аладыр. Беренче балама авырга узгач, бик куанган идем. Ирем дә, әнием, каенанам да ул баланы шундый яраттык. Туганчы ук артык яратып, күз тиердек бугай шул. Токсикоздан бик интексәм дә, бу бик рәхәт интегү иде. //Сираҗи сүзе//
Егерменче атнада йөрү кыенлашты. Күбрәк ятып кына тора идем. Укыйм, хыялланам, йоклыйм… Көннәрем шулай уза башлады. Бу әкияткә утызынчы атнада нокта куелды. Көне буе баланың селкенүен сизмәгәннән соң, төнлә кан китте. Кизү торучының нәкъ мине күзәтүче табиб булып чыгуы уңыш иде. Шунда ук УЗИ ясаттылар һәм баланың инде берничә сәгать элек үк үлгәнен хәбәр иттеләр. Бик тиз арада операция ясарга дип чабыша башладылар. Хирургның: «Без бары тик сезне булса да саклап калырга тиеш», – дигәнен генә хәтерлим.
Уянып киткәч ул: «Без сезнең аналыкны алырга тиеш идек, ләкин мин, үземне куркыныч астына куеп булса да, аналыгыгызны калдырдым… Сез киләчәктә балалы булырга телисез бит әле… Сез бик күп кан югалттыгыз…» – диде. Ул малай иде. Аңа Айдар дип исем кушарга тели идек. «Айдарым», дип корсакны сыйпаганда да ул каршы килми иде. Тибенеп кенә куя. Әйтерсең, ул безне ишетә, аңлый, үз исеме белән чакырганнарын аңлап җавап бирә. Ул бала селкенгәндә нинди рәхәт бит… Моны бары тик ана булып караган кешеләр генә аңлыйдыр.
Палатада без 4 хатын идек. Миннән башкалар барысы да «кесарево» ясаткан. Мин уянган иртәләрнең берсендә аларга балаларын ашатырга алып килделәр. Мин башымны мендәр астына тыгып, акырып еладым. Урынымнан шуып төшә ала башлагач, аларны күрмәс өчен, коридорга чыгам да, диварга тотынып почмаккарак үрмәлим. Җитмәсә, безнең палата белән янәшәдә генә балалар бүлеге иде. Аларның елавын ишеткәч, мин дә кушылып елый башлыйм. Үземне яхшырак хис итә башлагач, өемә кайтаруларын сорап, табибка кердем, югыйсә, акылдан язам, дидем. Ул миңа берни дәшми карап торды да, чыгарып җибәрде.
Өйдә мәхшәр башланды. Мендәргә капланып елауларымнан ирем дә, әнием дә туйды. Баш очыннан башлап аяк очына кадәр бар җирем авыртты. Урамга чыксам, аз гына искән җил дә бөтен тиремне салдырган кебек авырттыра иде. Шул авырту белән күңел авыртуы кушыла да, мин урам уртасында кычкырып еларга тотынам. Ә беркөнне кулыма эләккән газетадан бер маньяк хакында мәкалә укыдым. Ул кечкенә балаларны көчләп, үтереп, күмә торган булган икән. Судта шул балаларның әти-әниләре дә катнашкан. Нишләптер, миңа шул ата-аналар каршында оят булды. Мин бит әле алар кичергәннән күпкә азрак кичердем, дип уйладым да, үземне тыя башладым. Яңадан яшәргә өйрәндем.
Өч ел балага узарга ярамый дисәләр дә, мин инде бер елдан ук кабат балага уздым. Әлбәттә, үзем теләдем. Бу юлы бик сакландым. Авырлы икәнемне белү белән эштән киттем, анализларны гел тапшырып тордым, яхшы әйберләр турында гына уйладым. 12нче атнаны кан китте! Озак кына хастаханәдә яттым. Шушы вакыйга булып 10 көн узгач, кабат кан китте һәм мин баланы югалттым.
Организмым тимер түгел дип, балалар йортыннан бер сабый алып кайтырга теләгән идем дә, ирем каршы чыкты. «Үзебезнекен табачакбыз», – диде ул. Без бөтен төрле дәвалану уздык. Ләм белән дәваландык, тозлы күлләрдә, шифаханәләрдә йөрдек. Әти-әниләр безнең өчен гел догада булды. Өч ел узгач кына бала табарга әзер булып, тәвәкәлләдек һәм… Аллаһыбыз безнең ялваруларны ишетепме, мин кабат авырга уздым. Бу хакта беркемгә дә әйтмәдек. Мин инде ялгыш суларга да курка идем. 12нче атнадан соң кабат саклануга яткырдылар. Өемә атна ярымга гына кайта идем дә, кабат шунда китәм. Башта яхшы булса да, аннары барысы да искечә башланды. Әле анализлар начар, әле тонус, әле суык тия…
Мин һәрвакыт баламны тыңлап кына ятам: селкенәме, юкмы?! 20нче атнада бала туарга теләк белдерде. Миңа арт ягымны өскә күтәреп, терсәкләремә таянып кына ятарга кушылды. Ышанасызмы, мин әнә шул килеш 10 атна яттым! Аякларым шеште. Утыра да, ята да алмый идем инде. Җитмәсә, ничә ай юынган юк. Балага 7 ай булгач, аның үпкәләре ачылганын көтә башладык…
Баламны операция белән алдылар. 2,5 килолы гына иде. Аны яныма китереп салгач, мин аны беренче тапкыр имезгәч, куанычтан ничек елаганны белсәгез… Ике атнадан өйгә кайттык. Хастаханәдән чыккач та баламны күкрәгемә кысып еладым. Аллага шөкер, бу юлы шатлыктан еладым.
Мин бу юлы хастаханәдә бер яп-яшь кенә хатын белән яттым. Ул ике тапкыр аналыктан тыш балага узган, трубалары юк, ике тапкыр ЭКО ясатып, алары төшкән. Алтынчы аенда өченче ЭКОдан булган ике игезәк баласын югалткан. Ул кабат бала табып карарга тели! Хөрмәтле аналар, балагызны ачуланган минутларда бала табудан мәхрүм хатыннарны искә төшерегез. Без бит җирдәге иң бәхетле хатыннар!
Гөлия Х. Казан шәһәре.