язмыш

«Әни төнлә кычкыра, йөгереп чыгам. Кызып китеп, авыр сүзләр дә әйтелә» [гыйбрәт өчен]

«Әни төнлә кычкыра, йөгереп чыгам. Кызып китеп, авыр сүзләр дә әйтелә» [гыйбрәт өчен]

“Татарстан яшьләре”нең 12 гыйнвар санында “Әбине чиратка салганнар” дигән язманы укыдым да, андагы сүзләр йөрәгемә кадалды. Язмада аягында ярыйсы гына йөреп торучы, чагыштырмача сәламәт ана турында сүз бара. Андый әнине чиратка салмыйча да карап буладыр, бәлки, яки инде “чират”ны кешелеклерәк, әни кешене үпкәләтми торган итеп оештыру кирәк. Минем, үзебезнең мисалда, тормышта төрле хәлләр, шул исәптән, авыру әниләрне чиратлап карарга туры килгән чаклар да була, дигән фикерне җиткерәсем килә. Әниебез 7 ел авырды. Без дә аны чиратлап карадык. Без биш бала, мин – кыз бала – олысы, тагын дүрт энем бар. Чиратлап карарлык, сине бераз ял иттерерлек туганнарың булса, бик яхшы икән әле ул. Авыру кешене тәрбияләве шулкадәр авыр, аны үз башына төшкән кеше генә белә. //Татарстан яшьләре//

Миңа 57 яшь иде, иремне паралич сукты. Аны каравы рәхәтрәк булган икән әле – яшьрәк идем, көчем бар иде. Ә әни мин алтмышны узгач чирләп китте. Йөз кило авырлыкта иде ул. Көненә 6-7 тапкыр күтәреп, асларын алыштырырга, юындырырга кирәк. Күтәреп булмый. Бервакыт энемне чакырдым, юындырыйк әле дип. Идәнгә чүпрәкләр җәеп, зур тазда көчкә юындырдык. Әни елый, безгә дә авыр. Бер бүлмәле фатир, мин кухняда йоклыйм, авыру әни белән ирем – залда. Әни төнлә кычкыра, йөгереп чыгам. Кызып китеп, авыр сүзләр дә әйтелә. Авыру караганда тәмсезләнәсең икән ул, аннан каты әйттем бугай, әнине рәнҗетмәдем микән инде дип үкенәсең, йөрәгең сызлый.

Язмада “…ана кайсы баласында яши, пенсиясен шунда тоталар икән” дигән җөмлә бар иде. Ә ничек тотмыйсың? Хәзер бөтен нәрсә кыйммәт, ә хезмәт хаклары, пенсияләр бик кечкенә. Аннан күпләребез чирле һәм кыйммәтле даруларга мохтаҗ. Мәсәлән, мин икенче группа инвалид, бер энем – 7, бер киленебез 8 сәгатьлек операция кичерде.

Урын өстендәге кешенең чыгымнары да шактый. Көндез, җиңелрәк булсын дип, әнигә урологик трусик кидертә идек, алар бик кыйммәт, 560ар сум тора, төнгә – памперс, шулай ук арзан түгел.

Әниебез йөз яшенә җитә язып үлде. “Саулыгын да бирмәсә, Аллаһ аның кадәр гомер бирмәсен икән”, – дигән нәтиҗәгә килдем. Кеше күзенә тилмереп карап ятарга язмасын иде.

Аннан соң авыруны карау белән карау арасында зур аерма бар. Мин урын өстендәге әниләренең астын алыштырмыйча, көне-төне пычракта яткыручы, аңа каткан ипи ашатып, су гына эчертеп торучы кешеләр дә барлыгын беләм. Ул яктан без үкенерлек итмәдек, әнине һәрберебез намус белән, кадерләп карадык, тәмледән-тәмле белән сыйларга тырыштык, кара уылдыкларга кадәр ашаттык. Үзен чиста тоттык, ару урын-җирдә генә яткырдык. Әни, барыбыздан да риза-бәхил булып, әле күптән түгел, энемнәр өендә үлде. Мин барып кергәндә ул чип-чиста урын өстендә, курчак кебек киенгән хәлдә ята иде. Инде әниебезнең урыны оҗмахта булсын дип телибез.

Киленнәребезгә зур рәхмәт, авырсынмыйча карадылар, мәңге рәхәт күреп яшәсеннәр.

Авыруларга да, аларны караучыларга да Аллаһ саулык һәм сабырлык бирсен. Ә авыруны чиратлап карауны гаеп итәргә кирәкми.

Исемемне язмыйм

Загрузка...

Фикереңне яз

Your email address will not be published. Required fields are marked *

You may use these HTML tags and attributes: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>