Зәйтүн Яркәев һәм Әлфинур Хисами чынлыкта нинди дәү әти белән дәү әни?

-- Чулпан

Күптән түгел, 1 октябрьдә – өлкәннәр көне билгеләнеп үтелде. Ә өлкәннәр кемнәр алар? Әлбәттә, яраткан дәү әни һәм дәү әтиләребез. Шул уңайдан, барлык балаларның кадерле дәү әни белән дәү әтиләренә әйләнгән, “Яңа Гасыр” каналында 15 ел дәвамында “Күчтәнәч” тапшыруын алып баручы Зәйтүн Яркәев һәм Әлфинур Хисами белән көзге паркта очрашу оештырдык. Әлбәттә, оныкларын да чакырдык. //Сабантуй//

Белешмә:
Иркә белән Мәликә – кызлары Гөлчәчәкнең балалары;
Ирхан белән Айлин – уллары Эльнар Яркәевнең балалары.

— Оныкларны ничек тәрбиялисез? – дим Әлфинур апа белән Зәйтун абыйга.

Дәү әти:

– Үзеңнең балаларга бирмәгән назны, игътибарны оныкларга бирәсең икән ул. “Бала баласы – балдан татлы” диюләре бик дөрес! Аллаһы Тәгаләнең сөеп биргән бүләге алар! Оныгыбыз Иркә быел 3нче сыйныфка китте, аны гимназиягә йөртү минем өстә. Мәктәбе якын булгач, ялларга кадәр бездә тора. Ә кич белән дәресне дәү әнисе белән бергәләп хәзерлиләр. Ирхан – 2нче сыйныфка атлады. Мәликәбезгә өч яшь тулды. Айлинебезгә – 7 ай гына.

Дәү әни:

– Үземнең әни әйтә иде: “Кызым, укытучыңның күзенә, авызына гына карап утыр. Дәресләреңне мәктәптә аңлап кайтырга тырыш”, – дип. Әнинең әлеге сүзләре күңелгә бик кереп калган. Шуңа да әйбәт укыганмындыр. Хәзер шул әйберне үземнең оныкларыма да сеңдерергә тырышам. Аннан дәү әниләр – баланың сердәше булырга тиеш. Чөнки алар әти-әниләренә әйтергә курыккан әйберне алар белән уртаклаша ала.

Дәү әти:

– Тагын бер нәрсә бар: без үзебезнең оныкларны башка балалардан аермыйбыз. “Күчтәнәч” тапшыруында катнашырга килгән балалар да безнең оныклар, барысы да күңелгә якын!
Урамда таныйлармы сезне?

Дәү әни:

– Таныйла-ар! Автобусларда торып урын бирәләр. Килеп кочаклыйлар. Бервакыт җырчы Фердинанд Фәтхи Арча районындагы балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә минем белән очрашу уздырды. Бик күп балалар белән фотога төштек. Күпмедер вакыттан соң, Фердинанд әйтә: “Кемнең генә өенә барып кермә, синең белән төшкән фото эленеп тора”, – ди. Мин моңа бик сөенәм. Бу бит балаларның олыларга булган хөрмәтен күрсәтүче күренеш. “Күчтәнәч” тапшыруын да буыннар чылбыры өзелмәсен дигән максат белән ачтык. “Безнең дәү әниләр сездән күреп балаларга игътибарлырак була башлады”, – дип әйтүчеләр күп, димәк юкка эшләмибез!

— Оныкларыгыз үзегезне ничек сөендерә?

Дәү әни:

– Бәйрәм саен концерт программасы әзерлиләр: биеп, җырлап күңелебезне ачалар. Әле билетларга кадәр саткан булалар. Үз куллары белән ясаган бүләкләрне тапшыралар. Бик кызык инде оныклар белән.

Дәү әти:

– Бакчадан җыеп кергән җиләгеңне, алып кайткан тәмнүшкәңне “рәхмәт” әйтеп ашап куйсалар, безнең өчен шуннан да сөенечлесе юк инде!

Нәзилә ҖӘЛӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Бәйле