Җырчы Чәчкәгә «няня» кирәк, кем таба?

-- Чулпан

Татар эстрадасының бердәнбер Чәчкәсе кызы Весна өчен тәрбияче, ягъни няня эзли. //ТМТВ//

“Концертлар белән чыгып китү сәбәпле, кызыбызны калдырып китәргә кирәк. Үзебез белән юлга алып чыгу куркыныч, кечкенәбез өчен зыянлы да, дип белдерде җырчы.

Ноябрь айларында башланачак гастроль турына Чәчкә шул рәвешле әзерлек башлаган. Беренче булып кызы өчен тәрбияче эзли. Әгәр дә сезнең арагызда белемле, балалар ярата торган, бу өлкәдә күпме дә булса тәҗрибәсе булганнар бар икән, Чәчкәгә мөрәҗәгать итә аласыз.

Бәйле