Радик Юльякшин: «Instagram»да русча язуым – нормаль күренеш»

-- Чулпан

Соңгы вакытта «Instagram» социаль челтәрендә җырчыларның сәхифәләренә, төгәлрәк әйтсәк, аларның үз фикерләрен нинди телдә язуларына игътибар итә башладым. Татар җырчысының тамашачысы кем? //Безнең гәҗит//

Elvin Grey (Радик Юльякшин): «Урысча язуым – нормаль күренеш, дип саныйм»

– Сезнең бөтен постларыгыз да урысча. Ни өчен башкорт яки татар телендә язмыйсыз?

– Беренчедән, «Elvin Grey» проекты баштан ук күп төрле милләтләр өчен оештырылды. Татар һәм башкортлар гына түгел, безне бөтен Русия буенча тыңлыйлар, шулай ук, украин, румын телләрендә дә җырларыбыз бар. Шуңа күрә, бөтен тамашачыма да аңлаешлы булсын өчен, постларны урысча язам. Ул тел бөтен кешегә дә аңлашыла.

– Күбрәк татар һәм башкорт тамашачысын җыю хисабына акча эшләвегезгә дә карамастан, алар белән интернетта урысча гына аралашуыгыз үзегезгә сәер тоелмыймы?

– Туган телемдә мин концертлар вакытында аралашам. Ә «Instagram»да русча язуым – нормаль күренеш. Татарча яки башкортча язган вакытта, сиңа: «Ә-ә-ә, син дөрес язмадың, безнең телдә бу сүз алай язылмый», – дип әйтергә мөмкиннәр. Шуңа күрә урысча язам. Моны начар әйбер дип уйламыйм. Без бит рус телен барыбыз да аңлыйбыз.

– Сезнеңчә татар, башкорт эстрадасы җырчылары социаль челтәрләрдә ана телләрендә дә язарга тиешме?

– Бу уңайдан һәркемнең үз фикередер, ә минемчә, тиеш. Мин дә сирәк кенә булса да, туган телемдә язам. Ә урысча язуым, тагын шуның белән дә бәйле: тамашачым арасында төрле милләт вәкилләре бар. Безнең концертларга килгән кешеләрнең 30 проценты – урыслар. Ә башка коллегаларым, әлбәттә туган телләрендә яза ала һәм язарга тиеш.

– Сезне тыңлап, күп яшьләр илһамлана, җырларыгызны татар, башкорт телләрендә башкарып, сез бу ике телне популярлаштырасыз. Ләкин шул ук вакытта телне популярлаштыру җыр аша гына барырга тиеш түгелдер. Интернетта урысча аралашып, ана телләрен популярлаштырып булмыйдыр, бәлки?

– Килешәм сезнең белән. Ләкин… Без бит Татарстан яки Башкортостандагы аудиторияне генә түгел, татар музыкасын бөтенләй тыңламаган кешеләрне дә җәлеп итәргә телибез. Әйтик, урыс яшьләренең күбесе татар җырын бөтенләй тыңламаган, алар аны аңламаган. Ә аларны җәлеп итү өчен урысча аралашмыйча, нинди телдә аралашасың? Моңа кадәр мин постларымны урыс телендә яздым, һәм бу хәлнең начармы, юкмы икәнлеге хакында уйланганым булмады. Мин язам – шул гына…

 

Айгөл ЗАКИРОВА

Бәйле