«Миләүшә, бар өметем синдә, бу балаларны сиңа калдырам, ташлама аларны…»

-- Чулпан

Кайберәүләрнең тормышы майлагандай көйле барса, кайберәүләрнең язмышы ай-һай катлаулы. Ләкин кара төннән соң якты көн тугандай, авырлыктан соң барыбер рәхәтлек килә, кыен чакларны сабырлык белән үткәреп җибәрү генә кирәк. //Татарстан яшьләре//

Күршебездә дүрт кыз, өч малайдан торган ишле гаилә бар иде. Соңрак алар Мамадышка барып урнаштылар. Шул балаларның берсе – Миләүшә башта кибетчелеккә укыды, аннан КАИ белән Казан финанс институтын читтән торып тәмамлады. Районыбыздагы Югары Яке авылы егете Галимҗанны армиягә озатып калды һәм көтеп алды. Озакламый гаилә дә корып җибәрделәр, ике малай, бер кыз үстерделәр.

Югары Якедә эшләгәнлектән, мин Галимҗан туып-үскән гаиләне дә яхшы беләм. Сания апа белән Мәүлетҗан абыйның өч уллары, ике кызлары бар иде. Галимҗан – иң өлкәне. Аның ике сеңлесе тумыштан кимчелекле, инвалид иде. Гаиләдәге малайлар барысы да яхшы укыдылар, югары белем алдылар. Галимҗан тормышын авыл хуҗалыгына багышлады, күп кенә җитәкче урыннарда эшләде. Ике энесе дә мәктәп директорлары. Кызларның гына язмышлары аянычлы булды. Һәркем белә: гарип балалар ата-ананың гомерлек хәсрәте.

Башта Мәүлетҗан абый дөнья куйды. Сания апа да нык авырый башлагач, Галимҗан белән Миләүшә аны һәм авыру ике сеңелләрен үз яннарына сыендырдылар. Сания апа өч-дүрт ай урын өстендә ятты. Миләүшә аны кадерләп тәрбияләп, каенанасы дөнья куйгач, бар йоласын үтәп, соңгы юлга озатты. Кайнанасы әле аңында чакта: “Миләүшә, бар өметем синдә, бу балаларны сиңа калдырам, ташлама инде аларны…” – дип үтенгән.

Ул арада Миләүшәнең үз әнисе дә урын өстенә егылган. Туганнары белән бергәләп тәрбияләп, аны да соңгы юлга озатканнар.

Бик авыр булган Галимҗан белән Миләүшәгә, төрлечә уйлап караганнар, әмма әниләренең васыятен исләреннән чыгармаганнар. Башта кече кыз Гүзәлия үлеп киткән. Гарип булса да, ул аягында йөри иде әле (Мамадышка баргач, мин Миләүшәләргә керә идем). Бөтенләй урын өстендә яткан Вәзиләне Сания апа үлгәч, Миләүшә 6 ел карады. Кулы көннәр буе нәҗестән чыкмады. Ләкин ул беркайчан зарланмады, бик сабыр булды. Вәзилә шушы җәйдә 48 яшендә дөнья куйды.

Галимҗан да искиткеч акыллы, киң күңелле, шәфкатьле, йомшак сүзле. Бер-берләренә пар килгәннәр, тырышлар.

Кыен артыннан кыен күрергә туры килде аларга. Тыныч кына яшәп ятканда йортлары янып китте. Шул нигездә яңадан йорт җиткезделәр. Инде авырлыктан соң җиңеллек килде: хәзер тормышлары бик матур, бик көйле, күзләр тимәсен. Ата-аналарының хәер-догасы да ташламый аларны. Миләүшә кебек игелекле киленнәр күбрәк булсын иде. Чиксез зур рәхмәт аларга! Алдагы тормышлары куанычлардан гына торсын.

 

Роза ЗАҺИДУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ишки авылы.

Бәйле