«Ул мине нык ярата, шуңа күрә кыйный»

-- Чулпан

Безнең күршедә гаиләсе белән Шамил абый яши иде. Алар хатыны Закирә апа белән биш бала тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә икесе дә гүр ияләре инде. Без – күрше тирә балалары, бергә уйнап үстек. Шамил абыйның кызлары еш кына тиктомалдан да елыйлар иде. Без балалык белән аларның нигә елаганнарын аңламый идек. Сәбәбен үсә төшкәч кенә белдек. //Татарстан яшьләре//

Баксаң, әтиләре көнләшүдән әниләрен гел кыйнап торган икән. Кемнән көнләгән ул хатынын, белмәссең. Югыйсә, Закирә апаның өйдән ары беркая диярлек чыкканы да, чыгып йөрергә вакыты да булмагандыр. Ни өчен дигәндә, өй тулы бала-чага, андагы тавык та чүпләп бетерә алмастай эш белән кая да булса йөрергә вакыты калды микән аның? Шамил абыйның ду китереп Закирә апаны эзләп йөргәннәрен үзем дә хәтерлим әле. Андый вакытларда ул гел салмыш була торган иде. Бервакыт, күзен-башын тондырып, безгә килеп керде дә, хатынны кая яшердегез дип, җикеренеп һушны алды. Аннан, бакча ягына чыгып, бәрәңге буразналары арасыннан җенләнә-җенләнә Закирә апаны эзләп йөргән иде. Тегесе, мескен, икенче як күршеләренең мунчасына кереп качкан булган. Хәзер шуларны искә төшереп хәйран калам. Әнә шундый хәлләргә дә түзеп яшәгән элекке буын хатыннары. Усал каенанага да, исерек иргә дә, итәк тулы берсеннән-берсе кечкенә елак балаларына да. Хәзергеләр булсамы?..

Ире көнләшеп теңкәсенә тия торган тагын бер хатын бар иде авылда. Аларның кызлары белән бер класста укыдык, дуслар идек. Шуңа да өйләрендә бик еш булырга туры килә иде. Аның әнисе кибеттә эшли иде. Әнисен кибеткә кергән һәрбер ирдән көнләшеп кыйный торган булган аның әтисе. “Яратам, көнләшәм, кыйныйм” – менә шушы өч сүз әтиләренең “тату” яшәү девизы булган. Яшь вакытта ничек түзеп яшәгәндер, әмма, картаеп беткәч кенә, иренең газапларына түзә алмыйча, шәһәрдә яшәүче балаларына күчеп китте.

Мондый көнчел кешеләрне тормышта байтак очратырга туры килде. Мин кияүгә чыккач, ирем белән берара тулай торакта яшәдек. Күршедә хатынын көнли торган ир бар иде. Хатынын тулай торакта яшәгән һәммә ирдән көнләде ул. Бүлмәләрендә көн саен диярлек кара тавыш. Өстәвенә, ире хатынын кыйный да иде. “Нәрсәгә үзеңне мыскыл иттереп, кыйнатып яшисең аның белән?”– диючеләргә җавабы әзер: “Ул мине нык ярата, шуңа күрә кыйный”,– дип әйтә иде.

Көнләшеп, бер сәбәпсезгә хатыннарын кыйнаган ирләрне дә, шуңа түзеп яшәүче хатыннарны да аңламыйм мин.

Бер елны танышым яшәгән авылда көнләшүдән коточкыч фаҗига килеп чыга. Гаилә башлыгы читкә китеп акча эшли торган була. Бер кайтуында күршеләре аңа:”Син еракта акча эшләп йөргәндә хатының ятлар белән чуала”,–диләр. Чынлыкта, хатын иренә тугры була, чит ирләргә күтәрелеп тә карамый. Ләкин болай да көнләшүче ирнең күңеленә шик төшә һәм ул, күршеләренең сүзен чынга алып, җенләнеп өенә кайта да, төрле шакшы сүзләр әйтеп, хатынына бәйләнә башлый. Аннан кызып китеп, аны каты гына кыйнап ташлый. Ахыр чиктә үзен-үзе белештермичә, пычак белән кадап үтерә. Аннан каралтыларына чыгып асылына. Нахакка үтерелгән хатынның әти-әнисе хәзер балаларын сагынып, көн дә яшь түгәләр. “Бернинди байлык та кирәкми, балалар гына исән булсын икән”, – диләр.

Байлыкларыннан көнләшеп күршеләре нахак бәла якмаса, җитеш тормышта яшәүче бу гаиләдә ир белән хатынның гомере болай чикләнмәс иде. Кеше сүзе кеше үтерә, дип бик дөрес әйткәннәр. Кеше сүзеннән, нахактан сакласын иде Ходай тәгалә барчабызны да.

ӘЛФИЯ. Казан.

Бәйле