Илсур Мортаза: «Юморист булсам да, маймыллана белмим»

-- Чулпан

Алып баручы, җырлар авторы, сценарист, режиссер, театр артисты, рәссам. Болар – Илсур Мортаза һөнәрләре. Алай гына да түгел, хатыны Мәүлидә, улы Роберт, хәзер килене дә сәнгать өлкәсен сайлаган. Тиздән әлеге гаилә тамашачы алдында имтихан тотарга җыена. Моңа җитди сәбәп тә бар. Әнә шул сәбәп Мортазаны редакциягә алып килде дә инде. //Ватаным Татарстан//

– Илсур абый, җырлап тамак туйдырып буламы?

– Ипиең сәнгатьтән булгач, җырлап тамагыңны туйдырасың инде. Ләкин авырлашканнан-авыр­лаша бара. Чөнки эстрада ай үсәсен көн үсә дигәндәй, зурай­ганнан-зурая. Җырчылар да, җыр­лаучылар да шактый хәзер. Әти-әниләре җырлап акча эшләү җи­ңел дип уйлый, күрәсең, барысы­ның да балаларыннан җырчы ясыйсы килә. Тик күбесе, табыш алу урынына, үзләре түләп чыгыш ясый. Кайбер җырчы хатын-кыз­ла­рыбызның ирләре, түлим дә түлим, кайчан табышы күренер, дип сәхнә артында башын тотып утыра. Табыш ала алырмы икән әле ул, чөнки татар дөньясы зур түгел, хәзер тагын да тараюы бар. Болай да, миңа калса, тамашачыга караганда җырчылар күбрәк кебек тоела.

– Татар дөньясы тараюның сәбәбе нидә соң? Татар теленең кысылуындамы?

– Бөтен проблеманы тел бетүгә генә кайтарып калдырырга ярамый инде. Татар гимназиясен тәмамлаган балалар арасында да юньләп татарча сөйләшә алмаучылар шактый. Ә без килеп терәл­гәнче моны күрмәмешкә салыштык. Дөресен әйтик, татар кеше­сенә милләте кирәк түгел. Бездә милли горурлык юк, чөнки моның өчен берни дә эшләнмәгән. Гап-гади мисал: интернетта балаларга әллә нинди уеннар, җырлар, программалар бар. Ләкин алар рус телендә. Татарчасын беркем эшләми. Азмы-күпме татар даи­рәсендә кайнаучылар нәрсәдер эшләргә тырыша әле. Ләкин бу күбек болгатуга тиң, аста утырган ләмне алай гына кузгатып булмый. Иманым камил, шушы битарафлык шартларында да бетмәгән тел алга таба да юкка чыкмас. Татар авылларында балалар русча сөйләшсә дә, өметем зурдан.

– Алайса милли горурлыкны ничек уятырга соң?

– Безнең халык идеологиясез яши алмый. Димәк, шундый дәүләт сәясәте булдыру мөһим. Бүген горурланырлык нәрсәбез бар? Мәктәпләрдә без горурланып укыган әсәрләр өстән-өстән генә укытыла, балаларның күбесе, кем ул Муса Җәлил дип сорасаң, җавап бирә алмый.

– Яңадан беренче сорауга кайтсак, җыр – гаиләгезнең керем чыганагымы?

– Безнең башка һөнәребез юк инде. Хатыным Мәүлидә Нургали белән концертлар оештырабыз, банкетларда эшлибез. Элегрәк зур төркем белән йөргән чаклар булды, хәзер оптимальләштердек. Чөнки авыл халкына клубка барып концерт караудан бигрәк, машинасын кабызып, шәһәрнең зур залларында күренеп кайту кызыграк. “Авылга артист килгән. Килсә ни, шуннан нәрсә булган? Телевизордан да карап була аны”. Менә сезгә авыл фәлсәфәсе. Шуңа күрә без хатыным белән икәү генә концерт куеп йөрибез. Караган тамашачы бик канәгать кала. Мин аларга, сез аз, ләкин сез – чын тамашачы, дип әйтәм. Безнең концертларда күп­челек үзебез язган җырлар яңгырый. Аларның сүзләре – минеке, көе – хатынымныкы. Җырлар юмор белән үрелеп бара, халык белән аралашу оештырабыз. Аралашу дигәннән, халык аннан да бизеп бара бездә. Миннән сорамасын, җавап бирсәм, күрше нәрсә уйлар, дип куркып утыралар. Кайсы исә тәкәбберлектән җавап бирми, нишләп боларга җавап бирергә соң әле, янәсе.

– Элекке белән хәзерге тамашачы арасында аерма бар, димәк?

– Элек тамашачы концертка уйланырга килә иде. Җырның мәгънәсенә төшенә, клубтан кайтканда откан кадәресен җырлый. Хитлар әнә шулай ихласлыктан туа иде. Хәзерге тамашачының исә уйлыйсы, уйланасы килми. Аның өчен радио ротацияләре “уйлый”. Аңа хәзер тыңларга һәм ишектән чыкканда онытырга кирәк. Мө­гаен, мәгълүмат заманында шулай кирәктер дә… Ләкин без бу чор ке­шеләре түгел шул, элеккеге тамашачы сагындыра. Бәлкем улыбыз Робертка хәзерге тамашачы белән эшләү кулайрактыр. Ул бит элеккесен күрмәгән һәм кырыс көндәш­лек шартларында бик актив, эзлә­нү­чән булырга кирәклеген аңлый. Шуңа күрә эзләнә, татарча, инглиз­чә, русча җырлар иҗат итә. Мин аны эзләнүдә дим. Әле бит аңа – 24 яшь кенә.

– Сез берара читтә яшә­дегез…

– Бәхет эзләп, Себер якларына чыгып киткән идек. Роберт шунда туды. Бәхет эзләүдән бигрәк, үзеңнән качу булды ул. Ләкин үзеңнән качып булмый, бәхет тә туган җиреңдә икән.

– Мәшһүр гаиләнең төпчеге буларак, үтә тыйнак та бугай үзегез.

– Юморист булсам да, маймыллана белмим. Үҗәтлек, сорый белү дә юк бугай. Дусларым да шундыйрак. Мөгаен шуңадыр, башта мин рәссам белгечлеген үзләштердем. Тыныч кешеләр һөнәре ул. Әле дә шул дөнья сагындыра, дуслар өчен пейзажлар ясаштыргалыйм. Күр­гәзмәләрдә дә булам. Милли-мәдәни үзәктәге бер күргәзмәдә рәсем буенча укытучымны очраткан идем. Хәл-әхвәл белешкәннән соң, кайда эшләвемне сорады. Сәнгатьне ташладым, дип җавап бирдем. Укытучым аптырап калды. Чөнки укыганда ул өмет баглаган кешеләрнең берсе идем. Эстрадада эшлим дигәч, укытучым, ияген сыпырып, юмор – барыбер сәнгать инде ул, күңелеңне биреп эшлә, дип әйткән иде. Күңелен салып эшләгән кешегә иҗат беренче урында була, берничек тә бизнес­ка әйләнә алмый. Бездә исә әлегә киресенчә.

 – Менә шуңа Президент эстра­даны тәртипкә салуга алын­­ды бит инде.

– Алай гына тәртипкә салып булмый аны. Татар сәнгате татарлыгын болай да күптән югалткан иде бит инде… Хәзер чуаш эстрадасы көе дә, безнеке дә, башкасыныкы да бер яңгырашта.

– Салават та “Көнбатышка юнәлгән юл тупыйкка илтә” ди­гән фикердә.

– Шулай булмый ни! Салават, Фирзәр, Фән Вәлиәхмәтов, Зәйнәп – Зөфәр, Газинур Фарукшин сәх­нәгә чыккан елларны искә төшерик әле. Аларны, йөзләрен күрмәсәң дә, беркем белән дә бутап булмый иде. Һәрберсенең – үз манеры, үз тавышы, үз йөзе. Хәзер­геләрне аерып булмый. Хәтта ки йөзгә дә бертөсле сыман тоела. Әле ул заманда Вафирә апалар Фирзәр белән көрәшеп тә маташты. Бу бит сәнгать түгел, диде алар. Чыннан да, Фирзәр консерва­ториядә укымаган, әмма җырла­рының һәрбер­се хитка әверелә барды. Фирзәрне ул заманда халык күтәрде, ул тамашачысына таянып, үз урынын тапты. Шуларны уйлыйм да, хәзер ник сәхнәдә үз урыныңны табу өчен көрәшмиләр соң, дип хәйран калам. Президен­тның борчылуы начар түгел. Ләкин аны дәүләт программасы дәрәҗә­сендә хәл итсен­нәр иде. Компетенты булмаган оеш­малар сәнгать белән шөгыль­ләнмәсен иде. Эстрада акча сугуга кайтып калмасын иде… Бервакыт Шәүкәт абый Биктимеров, Фирдә­вес Әхтәмова бе­лән мәктәпкә очрашуга кайттык. Шунда Шәүкәт абый укучыларга, без Казанга артист булырга дип килдек, артист булу гомер буе беренче урында торды, дип сөйләде. Хәзер исә акча эшләргә дип киләләр, анда нинди иҗат булсын? Җырларның эчтәлеге дә, кызганыч, саекканнан-саега бара. Рифмасы булса, сүзләрне тезәләр дә тезәләр шунда. Ләкин бу безгә хас күренеш кенә түгел, рус эстрадасында да шул ук хәл. Гомумән, дөнья кү­ләмендә хаос барлыкка килде.

– Концертларны үзегез алып барасызмы?

– Алып баручы һөнәре турында сорыйсың килә инде. Мин бу һөнәр Илдус Сафин белән бергә юкка чыкты дигән фикердә. Чын конферансье иде ул. Хәзер алай кирәкми, алып баручы ике чыгыш арасында бушлыкны тутырып торса, шул җитә. Абыем Фирзәр белән дә эшләдем, Салаватта да бер елга якын алып баручы булырга туры килде, Зөфәр – Зәйнәпләр белән тугыз елга якын эшләдем, концертларын алып бардым, шуннан чыгып, алып баручы һөнәренә җитди караучы юк, дигән фикергә килдем. Юмор да зәвыклы булырга тиеш. Мәрхүм Михаил Задорнов әйт­меш­ли, “юморист билдән түбән тө­шә икән, димәк, аның әйтер сүзе юк”.

– 50 яшьлекне ничек каршылыйсыз?

– Иҗатташ дуслар белән Тинчурин театрында концерт куярга исәп. Анда Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Газинур Фарукшин, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Иркә, Зөлфия Минһаҗева, Илназ Бах һәм башка бик күп дуслар катнаша. Газинур абый белән күп тапкыр чыгыш ясадык, тормышта да дуслар булып киттек. Ул – бик гади, ихлас, нечкә юморлы кеше. Казанга күченгәч, бик авыр чаклар булып алды, Газинур абый шул вакытта бик зур ярдәм күрсәтте. Аның беренче машинасын алган чаклар әле дә хәтердә. Ул чакта бит акчаң булса да, машина алу җиңел түгел иде. Газинур абый халык телендә “копейка” дип аталганын алган. Бервакыт бу миннән сорый: энекәш, иң шәп машина нинди, беләсеңме? Ул чакта “алты”лы бик дәрәҗәле санала иде. “Шестерка”­дыр, дим. Юк, энекәш, иң яхшы машина – яңа машина, ди. Күрәсең, иске машина үзәгенә үткән булгандыр.

– Юбилей концертының үзенчәлеге нидә?

– Безнең концертның рәсми өлеше булмаячак.

– 50 яшегез белән котлап, мактаулы исем бирмиләрмени?

– Мин сорамыйм, миннән, ки­рәкмиме, дип сораучы юк.

Бәйле