Инстаграм дусларын уйланырга мәҗбүр иткән Илсөя Бәдретдинова. Үзенең битенә менә ни дип язып куйган ул: “Сорау!!! Акыл 37 дә кермәсә…ничәдә керә?” Җаваплар, уйлар, фикерләр һәрвакыттагыча төрле! //Tatar today//
“Ана сөте белән кермәгән, кәҗә сөте белән кермәс!”, “Алтыдагы алтмышта юк”, “Кергәне чыкмасын иде”, “Беркайчан да!”, “Кырыкка кадәр кермәсә, кырыктан соң чыга ул ” дигән кызыклы фикерләр калдырганнар пост астына.
Ә сез ничек уйлыйсыз? Акыл дигәннәре кайчан керә соң?
–
–