«Мәхәббәт сырхавыннан зарланып килүчеләрне кайбер мәчетләребездә өшкерә­ләр»

-- Чулпан

Мөрәҗәгать итүче ханым университет мөгаллимәсе булмаса, аптырамас та идем. “Татарстан Диния нәзарәтендә сөйдергеч бөтие ясап бирәләр икән. Бик яхшы танышларына гына саталар, ди. Шуны алып булмасмы, дип бер төрек танышым сорады. Бичара җавапсыз мәхәббәттән интегә”, – дип аңлатты ул үтенечен. //Ватаным Татарстан//

Мин, гадәтемчә, кызып киттем. Алданырга теләүче булса, алдаучы табыла. Базар кануны гади: ихтыяҗ булса, тәкъдим итүчеләр буа буарлык. Кырыгалдарларга ник ышанасыз?! Мөфтияттә мондый эш белән шөгыльләнүче булмас, дип үгет-нәсихәт бирдем мин аңа. Шулай да мөфти хәзрәттән сорап карарга булдым. Мәсьәлә мин уйлаганча ук гади булып чыкмады.

– Өшкерү дигән нәрсә хак, динебездә бар. Мәхәббәт сырхавыннан зарланып килүчеләрне кайбер мәчетләребездә өшкерә­ләр. Ни кызганыч, өшкерүчеләр күп түгел. Бигрәк тә изаҗәтле, ягъни рөхсәте, фатихасы булганнар бик аз. Аятьләрне, хәдисләрне, Пәйгамбәребез догаларын искә төшереп, сөннәт буенча берәү укыса-өшкерсә, бу гамәл сахих, дөрес була. Андый кешеләргә барырга ярый. Сез әйткән имеш-мимешне беренче тапкыр ишетәм. Бәлкем модый нәрсә Дагыстанда кулланылыштадыр, безнең нә­за­рәттә мондый эш белән шөгыль­ләнүче юк, – дип җавап бирде безгә мөфти Камил хәзрәт.

Чуашстанның Урмай авылы мулласы, “Кара пулат” мәчете имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Сафиуллин исә, мыек астыннан елмаеп: “Коръәндә сөю-гыйшык хәл­ләренә кагылышлы аятьләр бар. Шуларны язып алып, муеныңа тагып йөрсәң, бәлкем ул файда би­рәдер. Хәзер аларның кайсы сү­рәдәге нинди аятьләр икәнлеген әйтә алмыйм: яхшылап эзләргә кирәк. Тик миңа, сөйдергеч бөтие язып бирегез әле, дип мөрәҗәгать иткәннәре юк. Сорасалар, эзләп карарга мөмкин”, – дип аңлатты миңа, шылтыратып, фикерен сорагач.

Атна башында Спас районына I Болгар укуларына җыелган­нар­дан да бу уңайдан фикерләрен белештем. “Һиндстанда мөсел­ман­нар күп бит. Бер җирдә шундый сәер гадәт яшәп килә. Кайсы да булса мөселман үлсә, туганнары җыелышып, 10 мең рупий акча җы­еп (алар өчен бик зур сумма бу), муллага түләп, Аллаһы Тәга­ләгә хат яздыралар. “Аны яхшы итеп каршы алсагыз иде. Яхшы кеше иде ул. Җәннәтле булсын иде”, – дип язылган шушындый хатны, кәфененә төреп, мәрхүм белән бергә кабергә салалар. Сорау алучы фәрештәләргә җавап бирү мәеткә җиңел булсын дип, кайбер якларда кәфен өстенә бернинди файдасы булмаган “Җавапнамә” яздырып кую очракларын да ишеткәнем бар. Бу да – шул җөм­ләдән”, – диде әлеге уңайдан Муса Бигиевне өйрәнүче тарихчы Айдар Хәйретдин.

“Андый нәрсә турында ишет­кән юк. Сөйдергеч бөтие булгач, тагып, асып йөри торган әй­бердер инде ул. Муенга әйбер тагып кына сөйдереп булмыйдыр. Әле үзең турында сүз барса бер хәл, башка бер кешенең сиңа күзе, күңеле төшсен дию бит инде бу. Тагын да авыррак очрак. Мәхәббәтне бирү­че – Аллаһы Тә­галә. Күп нәрсә кешенең үзеннән тормый. Әйбер асып кына мә­хәббәткә ирешү – шикле нәрсә, минемчә. Аллаһтан сорарга кирәк. Бер нәрсә эшлә­мичә генә нәтиҗәгә – мәхәббәткә, бәхеткә ирешү мөмкин түгел. Ансат кына шулай максатына ире­шергә те­ләгәннәр элек тә булган, килә­чәктә дә булачак”, – диде үз чиратында Түбән Кама шәһәренең “Ак каен” мәхәлләсе мәчете имамы Рәйхан хәзрәт Нәҗметдинов.

“Җавапсыз мәхәббәттән дәва эзләүчеләр аптыраганнан яздырып тагып йөри торган әйбер дип уйлыйм мин аны. Дини нәрсә түгел бу. Дога укырга, Ходайдан сорарга кирәк. Миннән сораганнары да юк, сорасалар да язмаячакмын, – дип җаваплады безгә бу уңайдан Чаллыдагы “Ак мәчет” мәдрәсәсе җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Шәй­хевәлиев. Аның янәшәсендә утырган укыту эшләре буенча урынбасары Рәфыйк хәзрәт Минәхмәтов исә шунда: “Таҗиклар, үзбәк­ләр­нең мәчетебезгә килеп, безнең якларда шундый гадәт бар дип, сөйдергеч бөтие яки фәлән чир­дән дәва бирүен сораучы нәрсә язып бирүләрен сораганы бар. Мулла язып биргәннән соң, әлеге кеше язуны төреп, җепкә тагып, муенга асып йөри икән”, – дип тә өстәде.

КФУ укытучысы Резедә Сафиуллина бу җәһәттә алай ук кистереп әйтергә ашыкмады. “Әгәр дә кулланасың, ышанасың икән, андый нәрсәләрнең ярдәме бар, дип әйтәләр. Сөйдергеч бөтие йөрт­кән кеше күңеленә ният-теләк салып куя. Ул бит инде – ниндидер энергия. Бөтен кеше­нең дә ту­ры­дан-туры Аллаһы Тәгаләгә мөрә­җәгать итәргә йөрәге җитми. Тәҗрибәсе дә юк. Ниндидер кү­чеш чоры таләп ителә. Алланы сизә, тоемлый алырга омтылырга, шул дәрәҗәгә үсәргә кирәк. Кеше менә шулай гадиләштерә. Берен­че­дән, кеше күңелен шушы рә­вешле тынычландыра. Икенчедән, бу эшне шушылай Аллаһы Тәга­ләгә тапшыра. Билгеле, сөйдергеч бөтиләре ясаучылар, сатучылар өчен бер кәсеп бу. Шул ук вакытта моның өчен кемнәрнедер гаепләү дөрес булмас. Без хөкем итүчеләр түгел. Бөтен нәрсә Аллаһы Тәгалә хозурында. Аның хикмәте, мәр­хәмәте шулкадәр киң: кешегә гел өмет бирә. Әгәр шушы минутта шул нәрсә кешегә ниндидер җи­ңеллек бирә икән, нигә аны кулланмаска?! Кайвакыт мәхәббәт ярсуы шундый көчле була! Бәлкем аның шушы хәлдән чыгар өчен бер бөртек хәле калмагандыр. Шундый вакытта кешегә бер юаныч кирәк”, – дип, ул сөйдергеч бөтие язып бирүне сораучыларга һәм яздырып алучыларга каты кагылмавыбызны үтенде.

Бәйле