Шундый дөньяда яшибез: дуслык кына түгел, туганлык төшенчәсе дә югала бара, кебек. Әнә шуңа күрәме, туганнарның бер-берсенә ярдәм итешүләре белән бәйле гыйбрәтле язмышларга битараф калып булмый. Бу язмабыз шундый матур мисалларның берсе турында. //Безнең гәҗит//
ШОМЛЫ ТӨШТӘН СОҢ КИЛГӘН КАЙГЫ
…Чаллыда яшәүче укучыбыз Дилбәр апа Әхәтова белән, еш булмаса да, сөйләшкәләп торабыз. Вакыт-вакыт: «Сиңа бер тема таптым әле», – дип хәбәр сала да, әңгәмәбез уенын-чынын бергә кушып сөйләп, көлешү белән тәмамлана. Әмма бу юлы алай булмады. Бу юлы мәңге елмаеп йөргән Дилбәр апа күз яшен чак тыеп: «Минем тормыш 180градуска үзгәрде бит әле», – дип куйды.
Дилбәр Әхәтова – Актаныш якларыннан. Заманында Югары Яхшый авылында мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләгән кеше. Баскан урынында ут уйнатып торган җитәкче бер генә бәйрәмне дә калдырмаган: чараларда үзе дә актив катнашкан, эшен яратып эшләгән. Әмма, пенсиягә чыккан булуын сәбәп итеп, вазыйфасыннан китәргә кушалар аңа. Гомер көземне туган авылымда каршылармын дигән өмет белән кредитка үз авылыннан өй сатып алган булса да, башка чарасы калмый, Чаллыга чыгып китә ул. Банктан алган бурычыңны түләми булмый бит, ай ахыры килә дә җитә! Ә бер пенсия акчасына гына әллә ни мантый алмыйсың: өч ай буе банкка бурычын түләргә дә акчасы булмый аның. Чаллыга бару белән эшкә урнаша, тормышы бер көенә ага башлаган кебек була, бурычларын түли, үзе әйтмешли, тыныч күңел белән оҗмахта яши башлый. Ике ел әнә шулай бернинди хәвеф-хәтәрсез үтә. Әмма бу тынычлыкны Дилбәр апаның төнлә күргән куркыныч төше боза:
– Авызымдагы бөтен тешем төшеп беткән икән, каны булмаса да, бик курыкканмын икән, дим. Төшкән тешләремне кулыма җыеп алдым да, уянып киттем. Башымнан: «Нәрсәдер булачак», – дигән шомлы бер уй йөгерде, – дип сөйли ул.
Теш төшкәнен күрү – юньле билге түгел. Гадәттә, мондый төшләр кисәтү чарасы буларак керә, ди халык. Якыныңны югалтасың, яки сәламәтлегең начарая – төшлек китапларында да бу әйбернең төп юравы әнә шундый. Ә бәла үзен, чынлап та, озак көттерми.
– Ничә генә көн үтте микән, узган елның декабрь урталары бу – төнге өчтә бертуган апам шалтырата. Нәрсә булды икән дип, куркып кына җавап бирдем. «Дилбәр, тиз генә килеп җит, кызым үлде», – ди.
Үлем турындагы сүз – Юлия исемле 36 яшьлек өч бала анасы турында бара. Иң кечкенәсенә әле өч яшь кенә тулган: мөстәкыйль тормышка бөтенләй әзер булмаган сабыйлар ятим кала. Дилбәр апа әле дә үзәге өзелеп сөйли ул вакытларны: ул килеп кергәндә, караңгы фатирның түр бүлмәсендә, әниләренең үлүен дә белмичә өч сабый йоклап ята. Апасы исә, «Кисәк йөрәге туктады», – дип, вакыт-вакыт кызының үлем сәбәбен пышылдап куя да, тагын үксеп еларга тотына… Ә Юлия үзенең үләсен сизгән кебек йөри. 30нчы ноябрь – Әниләр көне уңаеннан балалар бакчасында бәйрәм оештыралар. Шунда җырлау өчен, кызына бик моңлы җыр өйрәтәләр. Әни турында була ул. Менә шул җырны кызыннан кат-кат җырлатып, елый-елый тыңлый Юлия. Бу күренеш мәрхүмәнең туганнары күңеленнән бер дә китми.
ЙОРТКА ИҢГӘН НУР
Мәетне күмгәч тә, балаларны кая куярга дигән сорау туа.
– Минем апа ятимнәргә әби тиешле булса да, сәламәтлеге мөмкинлек бирмәгәч, аларны карый алырлык хәлдә түгел иде. «Нишләргә?» – дип утырабыз хәзер. Шулчак, сискәнеп киттем. Туксанынчы еллар иде, минем ике балам белән ирдән аерылып кайткан вакытым. Чаллыга күченеп килдем. Апа ярдәме белән фатир алдым, ашарга бер нәрсә калмаган чаклар күп булды. Берсендә әле дә онытмыйм: елый елый киттем моның янына. «Апа, – дим, – ашарга юкмы синдә?». Иреннән яшереп кенә, халаты эченә зур сары май тыгып чыккан иде. Соңыннан минем балалар шуны рәхәтләнеп кимерде. Әнә шундый авыр вакытларымда бирешергә юл куймыйча ярдәмләшкән апама минем бик күп еллар берәр игелекле гамәл белән рәхмәтемне җиткерәсем килә иде. Вакыты җитте. Ике дә уйламыйча, бу өч баланы киендердем дә, үземә алып кайтып киттем, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Бу балаларның икесенең атасы – бер кеше, төпчегенеке – башка ир-ат булганлыктан, өлкәннәрен үз әтиләре килеп алып китә. Ә кечкенә Ранил артыннан килүче булмый. Үз әтисе дә килми, хәтта. Шул сәбәпле, кем дә булса опекунлыкка алу турындагы тиешле документлар җыймаган очракта, бала дәүләт карамагына калырга тиеш була.
– Ранилне тәрбияләргә үземнең әзер булуымны аңладым мин. Чөнки теге яктан да сынады мине язмыш, бу яктан да, мин тормышны берүзем дә сөйрәргә күнеккән кешемен. Әмма шул вакытта кызым чәчрәп чыкты: «Мин баланы беркемгә дә бирмим, үзем үстерәм!» – диде. Бала исә, әнисен үзе сайлады. Беренче көннән алып, минем кызыма «Әни!» – дип эндәшә башлады. Ә кызым бу сүзләргә бик сусаган: мәктәп яшендәге бер баласы бар инде аның, әмма кияү белән икенчесен алып кайта алмый тилмерделәр. Ике тапкыр корсагы төште, өченчесендә 5 айлык килеш үле бала тапты. Инде оныгым да: «Кайчан миңа иптәш алып кайтасыз, миңа бит күңелсез!?» – дип, көйсезләнә башлаган иде. Ә монда Аллаһы Тәгалә безгә зур мөмкинлек тудырды. Туганыбызның ятим баласын бер дә ятим итеп үстерәсе килми иде. Ятимлек ачысының ни икәнен үзем яхшы белгәнгә күрә: «Бу баланың ачы күз яше беркайчан да таммас!» – дип, үземә сүз биреп куйдым. Әнә шулай итеп, кечкенә Ранилне опекунлыкка алдык. Ул бездә яши башлаганнан бирле, йортыбызга нур иңде. Әйтерсең, ул гомер буе безнең белән яшәгән, ул безнең үз балабыз!
Дөрес, бу бәхет каршында киртәләр корылган булган: бераз вакыттан баланы әтисе яклап туганнары үзләренә алып китәргә теләгән. Әмма, нык тора, җибәрми Дилбәр апа. «Тегендә монда йөртергә, ул курчак түгел!» – дип кенә җавап бирә.
Кемнәрнеңдер күңелендә, бәлки, болар турында укыгач, барысы да бала пособиесе өчен генә эшләнгән инде, дигән фикер туарга мөмкин.
– Ул пособиене әле дә алганыбыз юк, кирәкми дә, мин ике оныгымны (Ранилне дә ул хәзер әнә шулай яратып, оныгым дип йөртә – А.З.) аякка бастырырлык кына акча эшли алам! – дип ачыклык кертә Дилбәр Әхәтова. Һәм өстәп куя: «Шуның өчен берьюлы ике эштә эшлим, өченчегә дә урнаштым!».
…Эштән сүз дәшәрлек тә хәле калмыйча арып кайткан вакытларында да, кечкенә оныгы белән тау шуарга, урамда саф һава суларга чыгарлык кына көч таба икән.
– Бик яратабыз кечкенәбезне. Ул үзе дә назлы итеп битләремнән үбә, матур итеп җырлап та күрсәтә. Ниндидер моңы бар – бәлки, бала булса да, күңеле белән үзенең зур кайгы кичергән булуын тоемлыйдыр ул. Ә мин аңа әкиятләр сөйләп йоклатам. Ул әкиятләр һәрчак бик матур тәмамлана. Бәхетсезләр – бәхетле була, чирлеләр – терелә, явызлар яхшылык эшли башлый. Мин оныкларыма да, әнә шундый тормыш телим. Дөнья матур икәнен белеп үссеннәр. Тормышта яхшылыкның, барыбер, күбрәк булуын аңласыннар. Үз чиратында, мәрхүмә сеңлебез дә безгә бик рәхмәтледер, дип уйлыйм. Югыйсә, төшләребезгә елмаеп керер идемени…
Айгөл ЗАКИРОВА
Казан – Чаллы – Казан