Чаллыда кечкенә сабыйны тәрәзәдән ыргыткан иргә хөкем карары чыкты

-- Лэйсирэ

Февраль башында булган җинаятькә бүген нокта куелды. Чаллы суды биш яшьлек баланы тәрәзәдән ыргыткан ир-атка хөкем карары чыгарды.

Иван Никитин ун елга ирегеннән мәхрүм ителеп, каты режимдагы колониягә озатылачак.

Хәтерләсәгез, танышының фатирында салып утырган һәм шактый исергән ир хуҗа хатынның оныгын тәрәзәдән ыргыткан иде. Өченче каттан егылып төшкән бала могҗиза белән исән кала.

«Челнинские известия» язуынча, хөкем ителүче суд барышында гафу үтенгән һәм үзенең беркемне дә үтерергә теләмәвен белдергән.

 

 

Бәйле