Республика клиник онкология хастаханәсе баш табибы эшеннән китте

-- Лэйсирэ

Татарстан Республика клиник онкология хастаханәсе баш табибы  Илдар Хәйруллин эшеннән китте. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Сәламәтлек саклау министрлыгындагы чыганагы әйткән.

Агентлык чыганагы мәгълүматы буенча, аның урынын Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсе баш табибы Илгиз Һидиятов алачак. Бүген иртәнге 8 сәгатьтә аны онкодиспансер коллективына тәкъдим итәчәкләр.

Моңа кадәр сәламәтлек саклау министры Марат Садыков республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә булачак кадрлар алмашы турында әйткән иде.

Бәйле