- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Татарстан Республика клиник онкология хастаханәсе баш табибы Илдар Хәйруллин эшеннән китте. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына Сәламәтлек саклау министрлыгындагы чыганагы әйткән.
Агентлык чыганагы мәгълүматы буенча, аның урынын Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсе баш табибы Илгиз Һидиятов алачак. Бүген иртәнге 8 сәгатьтә аны онкодиспансер коллективына тәкъдим итәчәкләр.
Моңа кадәр сәламәтлек саклау министры Марат Садыков республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә булачак кадрлар алмашы турында әйткән иде.
–
–