Зөлфәт Зиннуров эч катудан рекламада куллана алырлык фото тәкъдим итә

-- Лэйсирэ

Бүген “Башваткыч” тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуров интернетчыларны Радио көне белән котлап, инстаграмга моннан нәкъ 10 ел элек төшкән фото урнаштырган. Фотодан Зөлфәт үзе, «Татар радиосы»ның элеккеге җитәкчесе Алмаз Миргаязов һәм радионың техник директоры Равил Хадиев елмаялар.

«Бу фотоны нәрсәне дә булса рекламалау өчен кулланырга булыр иде кебек, име? Мәсәлән, стоматологияне, яисә запордан берәр даруны», дип көлеп язып куйган Зөлфәт.

Ә сез ничек уйлыйсыз?

 

Нәкъ 10 ел элек төшкән фото! Ул вакытларда Татар радиосы директоры Алмаз Миргаязов (Әмир Исламов) @almaz_mirgayazov һәм радионың техник директоры Равил Рушанович белән. Радио көне белән, дуслар! p.s. Бу фотоны нәрсәне дә булса рекламалау өчен кулланырга булыр иде кебек, име? Мәсәлән, стоматологияне, яисә запордан берәр даруны…))))) Тагын?) p.s. Бүген Татар радиосында һәр сәгатьнең 10 нчы минутында яңа җыр — «Ага гомер». Айдар Тимербаев @aidardus көе, Айдар Минһаҗев сүзләре. #деньрадио #радиокөне #хезмәттәшләр

Публикация от Зульфат Зиннуров (@zulfat_zinnurov)

Бәйле