Казанда пародияче Миңнеханов булып кылана – бер атнадан яңа юл салалар

-- Лэйсирэ

Казанда яшәүче пародияләр остасы Айнур Сөләйманов Президент Рөстәм Миңнеханов тавышы һәм сөйләме белән үзе яшәгән ишек алдындагы чокыр-чакырны төшереп, видео керткән, дип яза «Безнең гәҗит» хәбәрчесе Айгөл Закирова.

«Хәерле иртә Казан. Урамда яз. Юллар юк. Ләкин мин барысы да яхшы булыр дип уйлыйм» диелгән видеоязмада. Бер атна да үтмәгән – егет күрсәткән ишек алдының юлын төзекләндерә дә башлаганнар!

Вакыйгалар мин яшәгән Мәүлетов урамында бара. Безнең ишек алдында машина белән йөри торган түгел – көпчәкләрең шакмакланып бетә. Рөстәм Миңнехановның «Instagram»ын карап утырган идем. Ул бер видеоязма кертте: үзенең резиденциясен төшергән һәм кадр артында сөйләп тора: «Монда томан төшкән, әмма мин бар да яхшы булыр дип уйлыйм», ди ул анда. Башыма шушындый видео төшерү уе килде. Миңнеханов булып сөйли-сөйли ишек алдыбызны күрсәттем һәм интернетка элдем. Бер атна да үтмәде, ишек алдына техника килде, юлны эшли башладылар. Мин машинада килеп туктадым да чыгып видеоның икенче өлешен төшереп бетердем – һаман да Президент тавышы белән: «Ну, нәрсә? Молодцы! Ишеткәннәр безнең сүзне, эшлиләр. Әйдә, эшләсеннәр, халык өчен бит. Халык өчен – бу безнең өчен» дигән сүзләр әйттем. Тиз арада таралып та өлгерде, дип уртаклаша Айнур.

Бу юлларны төзекләндерүләренә нәкъ менә минем пародиям сәбәпче булгандыр, дип, 100 процент ышанып әйтә алмыйм, әмма андый шик бар. Кем белә, бәлки очраклы туры килүдер… Үзем өчен дә сер монысы. Әгәр файдасы булса, мин моңа сөенәм генә, – ди егет

Ә видеоязманың пародия генә булуын аңламаучылар шактый. Кемдер моны чынлап та Миңнеханов үзе сөйли дип кабул иткән. «Халык өчен дисез! Сез нәрсә сөйлисез!» – дип нәфрәтләнгән берсе. Икенчесе: «Миңнеханов биш катлы йорт фатирында нәрсә эшләп йөри икән?» – дип баш вата. Янәсе, Президент кеше башкала элитасы яши торган купшы йортларда гына йөрергә мөмкин бит. Ә монда – биш катлы «хрущевка»…

Болай булса, проблемаларын сөйләр өчен халык пародия осталарын эзли башламагае…

Бәйле