“Зөләйха күзләрен ача” романының кайчан сатуга чыгачагы билгеле булды

-- Лэйсирэ

Гүзәл Яхина 1977 елда Казанда туа, Казан дәүләт педагогика университетын һәм Мәскәү кино мәктәбен тәмамлый. Язучыга дан китергән “Зөләйха күзләрен ача” романы 2015 елда рус теклендә языла һәм бик тиз арада татар һәм башка телләргә тәрҗемә ителә. Әлеге китабы өчен автор “Большая книга”, “Ясная Поляна” һәм “Книга года” премияләре.

Әсәрне укучылар сизгәндер, романда кино — сценарий элементлары бар. Шуңа күрә әлеге фильм кино тешерү өчен бик уңайлы булыр иде. Соңгы хәбәрләргә караганда чыннан да әлеге китапны визувльләштерү планга кертелгән.

Бу тема күптән түгел Казан Мэриясендә, Гүзәл Яхина белән Илсур Метшин очрашуында күтәрелде.

Язучы әйтүенә караганеда, хәзерге вакытта әлеге әсәр буенча фильм төшерүгә әзерләнәләр. Ләкин проект өчен күп көч һәм акча кирәк булганга, ниндидер нәтиҗәләр турында сөйләргә иртәрәк. “Бу проект өстендә эшләү өчен күп йөрергә, төрле урыннарда төшерергә кирәк. Проектның сыйфатлы булуын телим, шуңа күрә эшләр озак бара”, — диде Г.Яхина.

Билгеләп үтәргә кирәк, роман буенча күп серияле фильм төшерергә планлаштырыла – барлыгы 8 серия булачак. Әлегә әзерлек эшләре бара, ләкин автор төп рольдә Чулпан Хамматованы күрергә теләвен әйтте.

Шәһәр башлыгы масштаблы проектны гамәлгә ашыруда уңышлар теләде һәм мөмкин булган кадәр ярдәм итәргә вәгъдә итте.

Казан Мэры Илсур Метшин бүген язучы Гүзәл Яхина белән очрашты. Автор Мэр белән “Зөләйха күзләрен ача” романын экранизацияләү турында фикер алышты һәм Казан башлыгына “Дети мои” дип аталган үзенең яңа романын бүләк итте.

Китап кибетләре киштәләрендә язучы Гүзәл Яхинаның яңа романы майның икенче яртысында пәйда булачак. Казан укучыларына үзенең китабын язучы шәхсән тәкъдим итәчәк – 5 июнь көнне Татарстан башкаласында берничә очрашу уза. “Роман күптән әзер, беренче тиражы бастырылды. Беренче булып, 14 май көнне сатуга чыккач, ул Мәскәүдә тәкъдим ителәчәк, — диде Гүзәл Яхина. – “Дети мои” романы Идел буенда яшәүче алманнар, 1918-1941 елларда Иделдә немец автономиясе хакында”.

Башка темалар белән беррәттән Гүзәл Яхина һәм Казан Мэры язучының тәүге китабы “Зөләйха күзләрен ача” романын экранизацияләү буенча фикер алыштылар, дип яза Идел басмасы.

Бәйле