Татар телендә КВН: Венера Ганиева “эщкере” сүзенең татарча тәрҗемәсен эзли

-- Лэйсирэ

14нче май “Ак барс” яшьләр үзәгендә Югары татар КВН лигасының финалы узды. Барлыгы өч команда: “Агробойс” (КДАУ, Казан), “Текә тау”(Биектау) һәм “Биш бармак” (Мамадыш) командалары көч сынашты.

КВНның төп темасы видеоблогка бәйле булганлыктан, жюри рәисләре итеп тә, шул өлкәдә кайнаган кешеләр сайланган.

Алар – Татар КВН лигасының “әнисе”, символы – Фәридә Таштабанова, автор-башкаручы Илназ Сафиуллин, “Татар радиосы”ның баш мөхәрирре Айваз Садыров, беренче татар блогеры – Ренат Галиәхмәтов (Татар малай), Бөтен Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, “Хәзинә Тур”ның генераль директоры Комил Сираҗетдинов һәм Татар КВН лигасының җитәкчесе Рамил Агдеев. Барлык жюриларны да татар халык көенә биетеп, алкышларга күмделәр. Путин сурәтле футболка киеп биегән Татар Малайга игътибар аеруча күбрәк юнәлде.Венера Ганиева “эщкере” сүзенең татарча тәрҗемәсен эзли
КВНның беренче өлешен “Биш бармак” командасы үзләре белән таныштырып, башлап җибәрде. Һәр команда үзләренең “фишкалары”н күрсәткәч, икенче өлештәге разминка сорауларына әзерләнделәр. Сорауларны исә жюри әгъзалары бирде. Рамил Агдеев юкка гына чәчен өскә җыеп килмәгән булып чыкты, аның соравы болайрак яңгырады: “Менә яңа прическа ясадым, сезнеңчә ул ничек атала?” Ә кызыклы җаваплар арасында “Бәлеш капкачы”, “әйләнгән кәҗә башы”, “Синеке ярар, менә Айвазның бүреге ничек атала микән?”, яисә “Чиполино” дигәннәре булды. Айваз командаларга сорау итеп, жюриларга исәнләшү сүзе уйлап табарга кушты.

Мисалга, әлбәттә, Татар малайның “Дусларым-матурларым” фишкасын китерде. Командалар барлык жюриларга табып өлгермәсәләр дә, Илназ Сафиуллинга “Кызларым-яшүсмерләрем”, Агдеевка “Чәчләрем-бәлешләрем” һәм “Чиплинодан турыдан-туры репортаж” диеп сынауны үтеп чыктылар. Мөнир Рахмаев сорау уйлап вакланмады, җырының бер юлын дәвам итәргә кушты. “Сандугачка серен сөйли…” дигән юлларга күбрәк Венера Ганиева белән бәйле җаваплар яңгырады.

Венера Ганиева турында сүз киткәч, видео-сорауда җырчы үзе дә командаларга сорау бирде. Ул алардан “Эщкере” сүзенең татарчага тәрҗемәсен сорады. Аның соравына җаваплар күп ишетелмәде, шулай да “Сәламәт булыгыз”-дигәне кызыклы дип билгеләнде.

Икенче өлешнең соңгы этабы кызыклы фотоларга исем асты уйлап табу иде. Анысында исә һәр команда да үзләрен актив яктан күрсәтеп тиз арада фикерләрен әйттеләр.

КВНның иң төп өлеше – видеоблогка килеп җиткәч, командаларның үзләре белән әзерләп килгән видеолары күрсәтелде. “Текә тау” командасы “Бүтәкә тв” исемле видеосында – сынамышлар, “Агробойс” – үзләренең уку йортын төшерсә, “Биш бармак” исә КВНга ничек килеп җитүләре турында сюжет әзерләгәннәр иде. Аларның барысына да жюри тарафыннан югары бәяләр куелды.

Тәбрис Яруллин Татар КВНын киләчәктә стендап итеп күрә
Соңгы өлеш – сәхнә йолдызларына бәйле рәвештә үткәрелде. “Биш бармак” командасы белән берлектә җырчы Ләйсән Мәхмутова чыгыш ясады. Ул үзе дә “Гарри потер”дагы бер героиняның роленә кереп башкара алды.

“Текә тау” командасы әлеге биремгә бик ныклап әзерләнгәннәр. Алар Зөлфәт Зиннуровның социаль челтәрдәге сәхифәсен тикерешеп, кызыклы мәгълуматларын үзенә укыдылар. Кайберләреннән Зөлфәткә оялып, кызарып утырырга туры килсә дә, импровизацияне Зөлфәт җитәрлек оста башкарып чыкты.

“Агробойс”лар исә чын авыл сабантуе күренеш күрсәттеләр. Аларга ярдәмгә баянчы һәм юмористлар килде. Шул рәвешле КВНның соңгы өлеше көчле алкышларга күмелеп тәмамланды.

Әлеге чарадан алган тәэсирләре белән жюри әгъзалары нәтиҗә чыгарганда уртаклаштылар.Тәбрис Яруллин татар КВНын киләчәктә татар стендабы итеп күрсә, Айваз кайбер кимчелекләргә тукталып үтте. Ул да булса – яңа форматка күчмәү. “КВНны яңартырга кирәк. Ничә ел рәттән без тәгәрәп көлгән юмор шаблоннары бар инде алар. Татар юморы диварга килеп төртелде, димәк, аны якты киләчәк көтә. Бүген иң куандырганы – рус сүзләренең аз куллануы булды”.

Илназ Сафиуллин аның белән килешеп, фикерен төгәлләде:”Татар телендә КВН күрә алабыз икән, димәк, без бәхетле”.

Нәтиҗәләр исә түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – “Агробойс” командасы;
2 урын – “Биш бармак” командасы;
3 урын – “Текә тау” командасы.

Рәфидә Галимҗанова

Бәйле