Теләчедә мәктәп бәдрәфе җимерелеп кеше үлгәч, җитәкчелек ялган документлар ясата

-- Лэйсирэ

14 май Теләче авылы мәктәп директорыныӊ кушуы буенча, өч эшче территориядә урнашкан иске бәдрәфне сүтә башлый. Ләкин дивар бер эшченең өстенә җимерелеп төшә. Алган җәрәхәтләрдән ул хастаханәгә илткән вакытта һәлак була.

Тикшерү комитеты эш башланыр алыдыннан эшчеләрнеӊ берсе дә тиешле инструктаж үтмәгән һәм саклану киемнәре файдаланмаган дигән фикердә.

Шулай ук мәктәп җитәкчелегенең инструктаж үткәрелде дигән рәсми документны үткән вакыт белән ясарга тырышулары ачыклана, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты.

Барлык фактлар буенча җинаять эше кузгатылган.

Бәйле