Казанда «зебрада» юл бирмәгән ир машинасы белән дүрт айлык бала яткан колясканы бәрдерә

-- Лэйсирэ

15 май Казанда “Рено” машинасы белән идарә итүче 59 яшьлек ир-ат юлда 4 айлык бала яткан колясканы бәрдерә. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

Машина йөтүче Адоратский урамында “зебрада” юл бирми, нәтиҗәдә юл һәлакәте килеп чыга.

Сабыйны баш мие селкенү диагнозы белән хастаханәгә озаталар.

Бәйле