Әгерҗе чигендә зур шартлау: халык иң куркынычына әзер тора [видео]

-- Лэйсирэ

Әгерҗедә яшәүчеләр арасында куркуга төшү юк, дип сөйләгән “Татар-информ”га “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы мөхәррире Дания Абзалиева. Алдан агентлык Удмуртиянең Кече Пурга районы Пугачево авылында сугыш кирәк-яраклары шартлавы турында хәбәр итте.

Әле генә Әгерҗе хакимиятенә шалтыраттым. Эвакуацияләү юк диделәр. Ата-аналарга балаларны бакчалардан алырга киңәш иткәннәр. Район хакимияте Кече Пурга башлыгы белән телефоннан сөйләшкән. Ул Пугачево авылындагы хәрби частька барган, анда үлән януы һәм берәмләп шартлау тавышлары булуын әйткән. Әгерҗедә тыныч, без үз редакциябез хезмәткәрләрен өйләренә кайтарып җибәрдек. Удмуртия, Кече Пурга ягына юллар ябык. Шәһәрдән китәргә кирәк дип карар итүче әгерҗеләр мөстәкыйль рәвештә юлга чыккан”, — дип сөйли Дания Абзалиева.

Дания Абзалиева сүзләренчә, Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе күптән түгел Пугачеводан кайткан һәм анда яшәүчеләрне эвакуацияләмәүләре турында хәбәр иткән.

Ләкин шул ук вакытта МЧС идарәсе белдерүенчә, киресенчә, сүз эвакуация турында бара.

В 14.04 в ОДС ФКУ «ЦУКС ГУ МЧС России по РТ» по системе «112» поступило сообщение о взрывах в районе села Пугачево Малопургинского района, Удмуртской Республики. При взаимодействии с ФКУ «ЦУКС ГУ МЧС России по Удмуртской Республике» установлено, что происходят одиночные взрывы и горение травы на территории закрытой для доступа территории бывших военных складов. Производится эвакуация населения села Пугачева. Приводятся в готовность к применению по назначению, следующие опорные пункты: — в г. Набережные Челны – опорный пункт № 2; базовое подразделение ПСЧ-55 ФГКУ «15 отряд федеральной противопожарной службы по Республике Татарстан»; — в г. Нижнекамске – опорный пункт № 3; базовое подразделение ПСЧ-62 ФГКУ «16 отряд федеральной противопожарной службы по Республике Татарстан»; — в г. Елабуге – опорный пункт № 5; базовое подразделение ПСЧ-75. В рамках межсубъектового взаимодействия в Удмуртскую Республику направлена 101 ПСЧ ФГКУ «15 ОФПС по РТ», отделению поставлена задача патрулирование в границах поселка Яган (в 3 км от села Пугачева), диелгән релизда.

Аңарчы Татар-информ хәрби частьтәге хәлләрнең видеосын урнаштырды. Кадрларда күккә кара төтен күтәрелүе күренә, шартлау тавышы ишетелә.

Һәлакәт урыны Әгерҗедән 8,5 чакрым гына булуга карамастан, Татарстанда яшәүчеләргә куркыныч янамый диелә.

Бәйле