Буада полиция хезмәткәре инвалидны кыйнап, акча таләп итеп, машинага бәйләп йөгертә

-- Лэйсирэ

Буада юл-патруль хезмәте инспекторы һәм аның дусты инвалидны машинага бәйләп, йөгерергә мәҗбүр иткән. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

28 апрель иртәсендә күңел ачу биналарының берсендә исерек хәлдәге полицейский һәм аның эшкуар дусты 29 яшьлек ир-атка бәйләнгән. Аны кыйнап, машинага утыртканнар һәм шәһәр читенә алып киткәннәр. Анда кыйнауларын дәвам итеп һәм үтерү белән янап, ир-аттан 15 мең сум акча таләп итәргә керешкәннәр.

Аннары инвалидка буксировкалау тросын кидертеп, машина артыннан йөгерергә мәҗбүр иткәннәр. Ир-ат таләп иткән акчаны биргәч, кабат шәһәргә алып кайтканнар.

Җинаятьтә шикләнелүчеләр күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Аларның икесен дә сак астына алганнар.

Әлеге факт нигезендә 27 яшьлек юл-патруль инспекторы Радик Шакиров һәм аның 38 яшьлек дустына карата «Кеше урлау» һәм «Куркытып акча алу» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Агентлыкка ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, нәтиҗәдә Радик Шакировны эчке эшләр органнары хезмәткәренең намусы һәм абруена тап төшерә торган гамәле өчен эшеннән җибәргәннәр, ә аның җитәкчелеген катгый дисциплинар җаваплылыкка тартканнар. Хәзерге вакытта элеккеге полицейскийга карата җинаять эше ачылган.

Бәйле