«Яшелчәдән мул уңыш алу сере – сөтле су, кычыткан һәм көл»

-- Лэйсирэ

Бу арада бакчаларда эш гөрли. Кемдер яшелчә бакчасында, теплицаларында мәш килә, кемдер инде бәрәңге утыртырга да чыккан. Ә менә Казан читендәге Константиновка бистәсендә яшәүче Хәлиловлар бакчадан кереп тә тормыйлар дисәң дә була. Үзләре өчен генә түгел, сатарга дип тә утырта алар яшелчәне. Ә фәлән мең төп үсентене карау, эшкәртү өчен тәүлектәге 24 сәгать кенә дә җитеп бетми, ди!

Хәлиловлар гаиләсенә апрель азагында барып чыктык. Ул вакытта ук инде урак өсте башланган иде аларда. Хуҗабикә Лилия апа Хәлилова урта бармак буе булып үскән борычларны зур тартмадан аерым стаканнарга күчереп утырту белән мәшгуль иде. Улы Фикрәт, килене Света да шунда ук. Кулларына күз дә иярми: борычны зур агач тартмадан тартып кына алалар да, кечкенә стаканга туфрак тутырып, теге үсентене шунда төртеп тә куялар. «Ай-яй тиз эшлисез, үсенте өзелмиме, сынмыймы соң ул?» – дим гаҗәпләнеп. «Без шулай тиз эшләргә, сындырмаска өйрәндек инде», – дип елмая Хәлиловлар. Шул арада да тагын әллә ничә стаканга борыч күчереп утыртырга өлгерәләр.

Мин пәлтә киеп килгән идем, ә алар барысы да футболка-шортыдан. Шулай булмый ни: теплицада эшлиләр бит, ә анда бик эссе. Февральдә мичкә утын ягып, теплицаларны җылыта башлыйлар, беренче орлыкларны чәчәләр икән. «Иң авыры да шул мичкә ягу инде. Ник дигәндә, ике сәгать саен утын өстәп торырга кирәк. Төнлә дә чыгасы. График төзеп, чиратлашып ягабыз. Кечкенә улым Камил төнге бердә эшеннән кайта – бу вакытта мичкә ягарга аның чираты. Ике сәгатьтән үзем чыгам. Аннары – килен. Шулай эшлибез», – ди Лилия апа. Хәзер бер мәшәкатьләре кимегән инде: көннәр җылыткач теплицадагы мичләргә ягасы юк бит.

Ягасы булмаса да, рәхәтләнеп йоклап ятарга вакытлары юк Хәлиловларның. Кешенең теплицага, озакламый түтәлгә дә помидор, кыяр, кәбестә борыч, баклажан, карбыз, кавын утырта торган вакыты бит. Боларның барысын да үстереп сата Хәлиловлар. Әле тагын бик күп итеп чәчәк үсентеләре дә үстерәләр. Ничә төрле чәчәк, дип сорыйм. Лилия апа кулын гына селти – төгәл санын белми дә. Килене Света гына: «50ләп төр булырга тиеш», – ди.

Чәчәкләрнең исәбен алып бармасалар да, калган бөтен төр яшелчәнең ничә төп утыртылганы язып барыла. Зур «Учет кенәгәсе»н алып килеп, Света укып та күрсәтте: «Узган ел 13600 төп помидор, 14000 борыч, 3900 кыяр, 6000 баклажан, 1800 кавын һәм карбыз утырткан булганбыз. Болары әле башта утыртылганы гына, күчереп утырткач санап бетерерлек тә түгел». Лилия апа: «30 меңләп төп», – дип якынча санын әйтте. Һәм мондагы эшнең барысын да 3-4 кеше эшли.

Сезнең эш кайчан башлана да, кайчан бетә соң, дип кызыксынам. Февральдә теплицага яга һәм утырта башлыйлар. Апрель-май – урак өсте, үсентеләрне күчереп утырту һәм сату чоры. Июньнең 10нарына кадәр бара икән бу эш. «Июньнең 10ысы – отпуск. Ул көнне рәхәтләнеп туйганчы йокларбыз дип хыялланабыз инде», – дип көлә Лилия апа. Озак йоклый гына алмаслар, чөнки аннан соң җыештыру, үзләре өчен бакчага яшелчә утырту чоры башлана. Аннары – черемә кертәсе. Хәлиловлар бөтен төр яшелчәне дә черемә белән буталган туфракка утырта. Черемә керткәннән соң, Лилия апа белән Светаның иң яраткан чоры – ишегалларын чистартып юып, бөтен җиргә гөл чүлмәктәге тезү вакыты башлана. Ә сентябрьдән стаканнарга туфрак тутыра башлыйлар. «Чәчү өчен стаканнарга туфракны көздән тутырып куябыз, яз көне генә өлгереп булмый алайса. Кечкенә вакытта комлыкта уйнау тәтемәгән иде, менә хәзер уйныйм, дип көләм инде мин. 21 мең стаканга туфрак тутырып әзерләп куябыз», – ди Лилия апа. Әле ул стаканнарын да үзләре ябыштырып ясыйлар. Бу эш көз ахырына кадәр дәвам итә икән. Декабрь һәм гыйнварда гына ял тәти Хәлиловларга. Аннары кабат эш башлана.

Ничарадан бичара гына башланган эш бу югыйсә. 2010нчы елда Лилия Хәлилованың олы улы Фикрәт авырый башлый. Моңарчы мал табибы булып эшләп йөргән егет урын өстенә ава, табиблар төгәл генә диагнозын да куя алмый. Аны калдырып эшкә чыгып китә алмый Лилия апа. Ә яшәр өчен акча кирәк. Шулай итеп курка-курка гына, бурычка акча алып, кечкенә генә теплицага помидор, борыч чәчеп карый. «Беренче елны үсентеләрне бушка диярлек өләшеп бетердем. Сатарга юл кырыена да чыгып бастым. Белүче булмагач, алучы да юк иде», – дип искә ала ул көннәрне Лилия апа. Бүләк итеп бирелгән үсентеләр уңышны яхшы биргән, күрәсең: икенче елга кешеләр үзләре сорап килә башлый. Ә бүген «Лилиядән генә алам, аныкы әйбәт була» дип килүче үз клиентлары бар инде Хәлиловларның. Әнә берәү ел саен йөз төп карбыз алып китә икән. Аннары шул карбызларны үстереп, туганнарын, хезмәткәрләрен сыйлап йөри, ди. Карбыз дигәннән, баштарак кавын һәм карбыз үсентеләрен алырга теләүче булмаган. «Һаман да шул бушка өләштем инде. Тишелеп чыккан үсентеләрне әрәм итеп булмый бит. Карбызы булса, фотога төшереп күрсәтерсез, дидем. Берзаман карбыз фотолары килә башлады бит: никадәр зур икәнен күрсәтү өчен, телевизор яннарына куеп төшергәннәр. Икенче елны карбыз белән кавын үсентесен дә сорап килә башладылар. Ә быел бистә кибетләрен базилик сатарга өйрәттем. Башта үсентеләрне теләр-теләмәс кенә алып калганнар иде, сатылуын күргәч, хәзер үзләре үк сорап алалар», – ди Лилия апа. Шөкер, бүген улы Фикрәт тә булыша ала. Әле тагын булышчылары үсеп килә: Фикрәт белән Светаның 4 һәм 3 яшьлек уллары Нияз белән Алмаз әлегә кыяр ашашырга булышсалар, күз ачып йомганчы эшкә дә өйрәнерләр әле.

Кешенең төрлесе очрый, әлбәттә. Узган ел берәү кәбестә үсентесе алган булган, шуның берсе үсеп китә алмаган. Һәм теге кеше «кәбестәгез үлде бит» дигән дәгъва белән Хәлиловларга килгән. «Без һәрвакыт ун урынына 11 кәбестә сатабыз, ягъни акчасын ун кәбестәлек итеп түлиләр, ә без 11 үсенте бирәбез. Берәрсе үлә-нитә калса дип шулай эшләнә бу. «Бер кәбестәгез үлде бит» дип килгән бу кешегә биш сум акча алып чыгып тоттырдым – бездә бер кәбестә үсентесе биш сум тора. Күршедәге питомникта шундый ук кәбестә үсентесе – 30 сум. Ул үсентене утырткач карарга кирәк бит, карамасаң бернәрсә дә үсми», – ди Лилия Хәлилова.

Лилия ХӘЛИЛОВАдан файдалы киңәшләр:
Кыяр сөтле суны бик ярата. Сөт әчегән булса, тагын да яхшырак. Бер литр әчегән сөтне ун литр суга кушып болгатабыз да, шул катнашманы кыярның тамырына да, яфракларына да сибәбез. Сөтле су «эчкәч», теплицадагы кыярлар декабрьгә кадәр үсеп утыра.

Помидор исә кычыткан суын үз итә. Без аны «сасыган кычыткан» дип атап йөртәбез. Кычытканны төбе-тамыры белән өзәбез дә тимер бочкага тутырабыз, өстенә су агызабыз. Күпмедер вакыттан соң ул су сасый. Шуны ләйке белән алып, помидорларның өстенә сибәбез. Ул яфракларны каралудан саклый. Алган су урынына бочкага яңадан су тутырып куябыз, шулай эшләгәндә кул астында һәрвакыт сасыган кычыткан суы була.

Борычка лимон кислотасы файдалы. Бер кап лимон кислотасын ун литр суга салып болгатасың да, шул катнашманы борычларның төбенә салып чыгасың. Шулай эшләгәндә уңыш күп була: борычны өзеп ала торасың, яңасы үсә тора.

Бөҗәкләргә каршы көрәштә дә химия кулланмыйм, үзем сынаган табигый ысулдан файдаланам. Ул ысул – көл сибү. Кичен яшелчәләргә су сибеп чыгабыз да, шуннан соң учлап-учлап агач көле сибәбез (нинди агачныкы да ярый). Яфраклар юеш булгач, ул көл шунда ябышып кала, ашлама булып тамырларга да төшә. Ә көлгә эләккән суалчан яки башка бөҗәк исән калмый инде.

Фәнзилә МОСТАФИНА, Безнең гәҗит

Бәйле