«Кабул итәрсезме, балалар?» [гыйбрәт өчен]

-- Лэйсирэ

Зәйнәп апа ирен сугышка озатканда олы яшьтәге каенанасы һәм өч айлык кызы белән кала. Шул баланы авыру каенанасының итәгенә утыртып калдырып колхоз эшенә йөри. Тамагыгыз ачмы, тукмы, хәлегез ничек дип сораучы юк, кушылган эштән каласы түгел. Сугыш вакыты, законнар кырыс.

Тылдагыларга корал тотып сугышучы ирләренә караганда да авыррак. Фронттагыларга да ярдәм ит, гаиләне дә кара, эштән дә калма. Аягында йөргән һәр кеше дошман тизрәк җиңелсен, илебезгә азатлык килсен дип көнне төнгә ялгап эшли.

Баласына яшь ярым булганда Зәйнәп апаның авыру каенанасы үлеп китә. Яшь хатын кызын инде күрше карчыгына калдырып колхоз эшенә йөрүен дәвам итә. Анасының кайтуын, имезгәнен тилмереп көткән бала марляга чәйнәп салган арыш ипиен суыра-суыра хәлдән таеп йоклап китә. Аз гына черем итеп алганнан соң, уянып китеп, әнисенең күкрәген эзли, кычкырып елап җибәрә.

Күрше карчыгы килеп, тагын шул арыш боламыклы марляны авызына тыга. Карчыкның өе салкын, мичкә ягарга утыны юк дәрәҗәсендә. Яккан чүп-чар, салам гына мичне җылытмый. Бишектәге ач баланың юешләнеп беткән асты боздай салкын. Менә шундый шартларга бала да түзми, салкын тидерепме, бүтән чирдәнме — гүр иясе була. Шулай итеп, Зәйнәп апа авыр хезмәт арбасына җигелгән килеш япаялгыз кала. Иренә әнисе, баласы үлеп китү турында бер хәбәр дә язмый. Болай да ут эчендә йөргән солдатның йөрәгенә дә ут якмыйм инде дип түзә.

Ире Миңгали яраланып, үпкәсенә салкын тидереп, сугыш беткәнче үк фронтка яраксыз дип “списать ителеп” кайта. Хуҗалыкта мөгезле эре мал түгел, кәҗә яки сарык та юк, кетәклектә нибары ике тавык та бер әтәч кенә. Зәйнәп апа сугыш хәтле сугыштан ярты җанын булса да саклап кайтып ятакка ауган, үпкәсеннән кан саркып торган ирен әҗәл кулыннан ничек алып калырга дип хәсрәткә төшә.

Үпкә чиреннән эт ите бик файдалы икән дип сөйләгәннәрен ишеткән була ул. Ирен сәламәтләндерү хакына, гөнаһтан бик курыкса да, төнлә белән, башына көрәк белән сугып, ферма каравылчысының бер этен миңгерәтә. Шуны чүплектәге алабута үләннәре арасына сөйрәп кереп, пычак белән суя. Эт түшкәсен кисәкләргә бүлеп, капчыкка тутырып өенә алып кайта. Шул иттән көн дә бәрәңгеле шулпа пешереп, авыру иренә ашата. “Үлгәнче дип колхоз сарыкларын суйганнар иде, менә безгә дә өлеш чыгардылар”, — дип, ирен алдый.

Җәйге матур көннәрдә урман, болыннардан төрле шифалы үләннәр, үсентеләр алып кайтып, шуларны кайнатып эчерә. Тапкан барлык җиләк-җимешен дә иренә ашатырга тырыша. Шулай тырыша-тырмаша торгач, ирен әҗәл тырнагыннан барыбер тартып ала ул. Миңгалинең үпкәсеннән кан килү туктала, ютәле басыла, күзенә нур, тәненә ит куна башлый.

Миңгалиеннән өч малай табып үстерә Зәйнәп апа. Ирле- хатынлы колхозда тырышып эшлиләр. Ире ат белән эшли. Тормышлар җайлана башлагач йорт тутырып терлек-туар, кош-корт асрыйлар. Яңа, матур, иркен өй салып керәләр, абзар-кура, келәт, мунча җиткерәләр. Бер-бер артлы мәктәп тәмамлаган улларын Казанга югары белем алырга озаталар.

Уллары да бик тырышып укып, әти-әниләре йөзенә кызыллык китермиләр, ныклы белем алып, илгә-көнгә кирәкле белгеч булып эшли башлыйлар. Инде өченче улыбыз да укып бетерә, көзгә анысын да башлы-күзле итәрбез дип хыялланып йөргәндә, Миңгали, машинасы белән авариягә очрап, кинәт кенә барысын да ташлап китә. Зәйнәп апа, уллары, киленнәре, оныклары бу олы кайгыны бик авыр кичерәләр. Тормышлар шулай көйләнеп беткәч кенә болай булыр дип кем уйлаган?.. Тик нишлисең, язмышыңда язылганны үзгәртеп тә, аннан качып калып та булмый шул. Кече улының туенда теләкләрне Зәйнәп апа ире өчен дә, үзе өчен дә әйтә.

Еллар уза. Зәйнәп апа да олыгая. Оныклар да үсеп җитә. Ана төп йортта ялгыз яши. Уллары, киленнәре, оныклары җәй көне янына кайткалап торалар. Сагышлы көзләрне, озын кышкы төннәрне берүзе уздыра карт ана. Терлек-туар, кош-корт асрарга да егәре бетә. Пенсия акчасына тамак туйдырып, олы йортта берүзе каңгырап яши. Уллары кайткан саен: “Әни, әйдә, безнең янга, ятма монда берүзең”, — дип, үгетлиләр.

Туган авылын, яшәгән нигезен, сөеклеләре күмелгән авыл зиратын ташлап китәсе килми аның. Рәте бетә барганны да белә, ялгыз үлеп китүдән дә курка. Әнә, урамдагы йортларның утлары бер-бер артлы сүнә, тәрәзәләре кадаклана. Сөйләшеп утырырга кордашлары да калмады. Исәннәре дә шәһәрдәге балалары янына китеп баралар.

Зәйнәп апа да миңа да чират җитеп килә, улларым янына китми дә булмас дип уйланып йөри башлый. Шулай да, теге әкияттәге кызларын сынаган ана шикелле Зәйнәп апа да улларын сынап карарга була: кайсы миһербанлырак икән? Кышка кереп барганда ишек-тәрәзәләрен ябып бикли дә, кечкенә чемоданга алмашка дигән күлмәкләрен, бик кирәк әйберләрен генә салып, юлга кузгала. Аягым йөргәндә, акылым камил чакта тәвәккәллим әле дип, шәһәргә чыгып китә. Килеп төшә беренче улы янына. Улы белән килене инде үзләре дә пенсионерлар, зур-зур өч бүлмәле, болын кадәрле фатирда яшәп яталар.

— Һай, әни килде! — дип, сөенеп каршылыйлар. Өстәл әзерлиләр, сый-хөрмәт куялар. Әниләре янында “өфөф” кенә әйләнәләр. Зәйнәп апа гына олы хәсрәткә төшкән кешедәй моңсу йөри, йөзендә шатлык нуры күренми. Ирле-хатынлы:

— Ни булды, әнкәй, бербер кайгың бармы әллә? — дип сорыйлар.

— Әй, балалар, мин бит сезгә белгертми-нитми генә йортымны фәлән мең сумга саткан идем. Бөтен акчам, документларым кечкенә сумкамда иде. Менә шуны вокзалда кулымнан тартып алып киттеләр. Бер тиенсез көе сезгә яшәргә дип килдем инде, кабул итсәгез…

Ир белән хатын бер-берсенә карашалар да, “ыкмык” киләләр.

— Акчаны шулай йөртәләрмени? Кенәгә ачтырып, банкка салырга идең, — дип, улы әнисен тирги үк башлый. Килен бөтенләй кара көя, холкы кинәт тискәрегә үзгәрә.

Кыскасы, әни кеше боларның кемлекләрен шул кичтә үк аңлый. Икенче көнне икенче улы белән киленен дә шул рәвешле сыный. Акчасыз, малсыз килгән анага анда да урын табылмый. Өченче улына бара. Болары кечкенә генә ике бүлмәле фатирда төпчек кызлары белән яшәп яталар. Ана аларга да “хәсрәтен” бушата. Әле зур урыннарга менеп җитмәгән улы белән килене ана белән кайгы уртаклашып, “аһ” итәләр. “Әнкәй, ике бүлмәле фатирда урын барыбызга да җитәр, кайгырма, оныгың белән рәхәтләнеп бер бүлмәдә яшәрсең”, — дип юаталар. “Исәнлегең генә булсын да, Ходай гомер бирсен, озакламый зуррак фатир алырга тора идек, бик вакытлы килгәнсең әле, ә югалган мал өчен кайгырма, дөньяда була торган хәл инде”, — диләр.

Шуннан Зәйнәп апа кече улында төпләнеп кала. Ике улы белән килене оятларын ничек “юганнардыр” — билгесез. Ә Зәйнәп апа кадерле әни булып төпчек улында әле шактый гомер кичерә.

Рәҗәб ӘХМӘТОВ. Чаллы. Татарстан яшьләре

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий