Илсөя балык чистарта, Асаева «исәрләнеп йөрергә» җыена

-- Лэйсирэ

Эстрада җырчылары һәм шоу-бизнес вәкилләренең социаль челтәрдәге яңалык тасмаларына күзәтү ясадык.

Пародияче һәм юмор остасы Данир Сабиров пластик операциядән соң тернәкләнеп килә. Ул колакларының формасын үзгәрткән. Килешәме икәнен үзегез карагыз.

«Адәм белән һава» тапшыруын алып баручы Ләйлә Дәүләтова кичен авыз ачтырырга дип бәлеш пешергән.

Илсөя Бәдретдинова да аш-су белән булыша. Җырчыга күчтәнәч итеп, үзе әйтмешли, «атаң башы» кадәрле копченый балык җибәргәннәр. Тере килеш 20 кг булган ди!

Фирдүс Тямаев быелга концертлар сезонын тәмамлап, өйдәге эш белән мәшгуль: сантехникасын да ясый, инструментлар да сайлый, кечкенә улы Кәримгә дә вакыт таба.


Җырчы Гөлназ Асаева «Сәхнәдә тыйнаклыкны яратсам, тормышта инде мин бөтенләй бутән төрле», ди. «Булды дуслар, 20 яшем тулгач та миннән дә җитдирәк кеше булмаячак. Ә әлегә бер ай бар исәрләнеп йөрергә», дип яза яшь җырчы.

Кырыйдан караганда бигерэк жулэр инде мин??‍♀️? Инде яшемдэ ул тиклем яшь тугел бугай инде,20 яшь тула всё-таки? … Сэхнэдэ тыйнаклыкны яратсам,тормышта инде мин ботенлэй бутэн торле… Тыйнак кына,дэшмичэ генэ,оялчан булып кына йореп булмый,хотя надо?? Всё,дуслар,20 яшем тулгач та миннэн дэ серьёзныйрак кеше булмыячак? Э элегэ бер аем бар исэрлэнеп йорергэ??? PS:Венеркаема Алла ярдэм бирсен инде?? #гульназасаева #джаннат

Публикация от ДжаннАт? ( Гульназ Асаева)??? (@asaeva_official)

Бәйле