Бер шәһәрдә стресстан арындыра торган “Фигачечная” ачканнар

-- Лэйсирэ

Новосибирскида ярсу бүлмәсе ачканнар. Теләсә кем, фәлән сум түләп, савыт-саба ватарга һәм бүлмәдәге җиһазларны җимерергә мөмкин. Стресстан һәркайсыбыз төрлечә арына.

Новосибирск халкы һәм кунаклары өчен краш-бүлмә ачканнар. Проектның исеме – “Фигачечная”, ягъни биредә кул астына эләкккән бар нәрсәне русча әйтмешли “расфигачить” итәргә була. Бүлмә совет заманындагы фатир интерьерын хәтерләтә – анда диван, өстәл, утыргычлар, телевизор, хәтта пианино бар.

Краш-бүлмәгә килүчеләр махсус саклагыч костюм, күзлек кигәч, кул астына эләккән бар нәрсәне җимерә, кыра алалар.

Моның өчен махсус кувалда, я булмаса битаны кулланып була. Җиһазларның минималь җыелмасын җимерер өчен — 2 мең, ә менә пианино, суыткычы булган бүлмәдә “пар чыгарыр” өчен 13 мең сум чыгарып салырга туры киләчәк.

Әйткәндәй, мебель өчен борчыласы юк. “Фигачечная” кирәкмәгән әйберләрне утильләштерү “Гараж” исемле хәйрия проектының өлеше булып тора икән.

Өмет

Бәйле