Әгерҗелеләр курка: шәһәр чигендә 2 миллион шартламаган снарядлар ята [фото, видео]

-- Лэйсирэ

16 май Әгерҗе чигендәге хәрби частьтә яңгыраган шартлаулар тавышы шәһәр халкын янә куркуга төшерде. 2011 елгы мәхшәр кабатланмасмы дип борчыла алар. Ул вакытта да Удмуртиянең Кече Пурга районы Пугачево авылында сугыш кирәк-яраклары шартлап, бик күп кеше зыян күрде.

Район хакимиятендәгеләр борчылмаска, паникага бирелмәскә киңәш итсә дә, әгерҗелеләр республика җитәкчелеген әлеге вәзгыятьне контрольгә алырга, Удмуртия җитәкчелеге һәм Оборона министрлыгы белән берлектә хәл итәргә таләп итә.

Зур янгынның махсус авиация ярдәмендә ниһаять алты көннән соң сүндерелүе бу җирдә яшәүчеләрне тынычландырмый. Кече Пурга районы башлыгы Сергей Юрин сүзләренчә, Пугачево территориясендә әле дә 2 миллион чамасы шартламаган боеприпаслар ята. Аларның кайда булуын да белеп булмый: снарядлар белән агач-куак төпләре тулган, күбесен шартлаудан соң җир катламы каплаган.

Бу хакта Сергей Юрин район сайтында урнаштырылган интервьюда, шулай ук үзенең шәхси ВКонтакте аккаунтында хәбәр итә. Һәлакәт урыннарын мониторинглауны дәвам итәбез, дип яза ул.

Бәйле