Эш көне иде, иртәнге як та, автобуста барганда берничә хатын-кызның әрләү сүзләре колагыма керде: “Ничә тапкыр әйтергә була инде сезгә, оныгыгызны итәгегезгә алыгыз!” — диде беренчесе. “Кеше эшкә барганда, ике урын алып утырасыз бит”, — диде икенчесе. “Оят та белми хәзерге әбиләр, өйләрендә генә утырсалар ни була”, — дип җөпләде өченчесе.
Иртән-иртүк утлы табага бастырылган әбекәйнең генә тавыш-тыны чыкмады. Дөнья бетереп кычкырырлык нәрсә эшләгән соң әле бу әби дип, мин дә тавыш килгән якка борылдым. Әнә ул, җыйнак кына гәүдәле, 65-70 яшьләрдәге апа; 3-4 яшьлек оныгы инде утырган урынын бушаткан да, әбисенең тезләрен нәни куллары белән кочаклап, битен әбисенең итәгенә яшергән. Әллә тавыштан куркып калган, әллә инде хәзер бу усал апалар мине күрмиләр, әбиемә кычкырудан туктарлар дип уйлый микән.
“Теләгегез үтәлде, урынны бушаттык, зинһар, бүтән мине борчымагыз”, — дигәндәй, әби тәрәзәгә борылып утырган, үзе бертуктаусыз оныгының башыннан сыйпый. Бушаган урынга берәр инвалидны, яисә өлкән яшьтәге кешене утыртканнар дисәгез, ялгышасыз. Юк шул, ул урынны дәгъвалап утырган хатынга 45 яшь тирәседер.
Дөрес, яшь кешенең дә хәле китәргә мөмкин анысы. Ләкин алайга китсә, ярты автобуста яшьләр утырып бара бит, һич югы аларны торгызып була. Янындагы буш урынга оныгын утырткан бу әбинең ни гаебе бар? 7 яшькә кадәр балалар җәмәгать транспортында бушлай йөриләр бит, димәк, утырып барырга да хаклары бар. Бәлки әбинең тезләре авыртадыр, оныгын итәгенә күтәреп утыртырга куллары да тыңламыйдыр, шуңа күрә оныгын алдына утыртмагандыр. Бәлки ул баланың әнисе сырхауханәдәдер. Бәлки әти-әниләре иртә таңнан эшкә киткәндер дә, әби оныгын бакчага илтәдер. Бәлки ул ятим баладыр, әби аның бердәнбер караучысыдыр, калдырып китәр кешесе булмагач, оныгын үзе белән иярткәндер. Бәлки, бәлки…
Әле бер-ике ай элек кенә шәһәр автобусында бер хатынның олы гына яшьтәге әбине ачуланганына шаһит булган идем. Янәсе, ник йөри бу пенсионер әбиләр таң тишегеннән, эшкә барган кешеләргә комачау итеп. “Балакаем, — диде әби аңа, — миңа 85 яшь инде. Оныкчыгымны карарга барам. Әнисе икенче бәбиен алып кайтырга бүлнискә китте, әтиләре эштә. Әбиләренең, минем кызым була инде, инсульттан соң кулы начар эшли торган булып калды. Бала янында утырып булса да тормассың микән дип мине чакырдылар. Аллаһының биргәненә шөкер — күз күргәндә, аяклар йөргәндә, мин дә эшкә ярыйм әле дип, бик сөенеп барам”.
Яңа гына пенсиягә чыккан ападан: “Ничек соң, пенсионер булып өйдә утыру рәхәтме?” — дип сораганнар “Ник рәхәт булмасын?! Мин пенсионер түгел, мин — пионер! Девизым: һәрвакыт әзер! Балаларым гына түгел, туганнарым, танышларым да бала карарга да, авыру карарга да мине чакыралар. Кем аягын сындырган, кемдә инсульт, кем хәтерен югалткан — барысына да булышып, рәхмәт җыеп йөрим. Бер рәхмәт мең бәладән коткара дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр”, — дип бик үтемле итеп җавап кайтарган пенсионер апа.
Беркөнне кибеткә кергәч күрәм, бер әби касса яныннан китә генә алмый бит. Акчасын түләгәч кенә, ипи алмаганы исенә төште, ипине алып килеп пакетына салган гына иде, мае онытылган. Сатучы кыз елмаеп: “Төшкә хәтле мәш киләбез бу әбиләр белән (иртәнге сәгатьләрдә кайбер кибетләрдә пенсионерларга товар алганда ташламалар ясыйлар), үзләренекен генә түгел, балаларының гаиләсен дә кайгырталар. Алган азык-төлекне балалары килеп алганны көтмичә, үзләре үк илтеп тә бирәләр. Үзләренчә ничек тә балаларына ярдәм итәселәре киләдер инде”, — дип куйды.
Туган апабыз пенсиягә чыккач, эшкә барган кебек һәр көнне шәһәрнең икенче башында яшәүче оныкларына дәресләрен әзерләшергә бара иде, берочтан хәлдән килгәнчә кызына йорт эшләрендә дә булышып кайта. Әле үз өенә кайткач та эше көтеп тора бит, зарланганын ишетмәсәк тә, үз хәлен үзе генә белгәндер инде. Кызының: “Әни, мәшәкатьләнмә, зинһар, үзем дә җитешәм бит”, — дигән сүзләрен колак очыннан гына уздырып җибәрә иде. Оныклары урта мәктәпне тәмамлаганчы ярдәм итте әле ул аларга. Химия, физика фәннәренә ничек тешең үтә дип бер тапкыр сораганым да булды үзеннән. Баксаң, апабыз һәр дәресне тырышып укып, үзләштереп бара икән. Мәсьәләнең чишелешен үзең аңласаң гына башкаларга да өйрәтеп була шул. Ике оныгының да мәктәпне бишле билгеләренә генә тәмамлап, медицина институтына укырга керүләрендә әбиләренең дә өлеше зур, әлбәттә.
Минем әнием дә, институтта укуымны өзәсем килмәгәч, 11 айлык улыбызны карарга дип эшеннән чыкты. “Тагын 5 ел эшләсәм, фермада эшләгән өчен пенсиягә 5 сум өстиләр, кызым. Тик кирәк булгач эштән китәрмен инде”, — диде әни оныгын алып калырга ризалыгын биреп. Бер ел буе әти белән бергәләп улыбызны бактылар, мал-туарын да асрадылар. Соңыннан эштән киткәненә сөенде, чөнки законнар үзгәрде, фермада эшләүче пенсионерларга пенсияләренә тиеннәр генә өстәделәр.
…Автобуста очраткан әби турында уйланып йөри торгач, күңелдә күпме хатирәләр яңарды. Килер бер көн, әбиләргә һәйкәл дә куярлар әле, чөнки алар моңа бик тә лаек. Әйтәсе килгән сүзем шул: тимәгез сез әбиләргә, иртән-иртүк ахирәтләре янына чәй эчәргә бармый алар. Аяк-куллары сызласа да, кан басымнары күтәрелеп башлары шауласа да, һаман да шул балаларга, оныкларга булышыйк, тормышларын бераз гына булса да җиңеләйтик дип йөриләр. Хәер-догаларыннан калдырмаучылар да шул әбиләребез бит! Транспортта очраткансыз икән, урын бирегез, төшәргә-менәргә булышыгыз. Һәм, иң мөһиме, кеше булып калыгыз! Көннәрдән бер көнне картлык килеп, үзегезнең дә чабуыгыздан тотачагын онытмагыз!
Гүзәлия СӘЙФУЛЛИНА. Казан. Татарстан яшьләре