Казанда полициянең «Мисс Татарстана»ны кыйнауларын тикшерәләр

-- Лэйсирэ

Казанда модель Виктория Буянцева гаризасы буенча аңа полицейскийларның һөҗүм итү фактын тикшерәләр. 2006 елда «Мисс Татарстана» титулына лаек булган Виктория Буянцева видеоролик яздырып, социаль челтәрләрдә урнаштырган.

23 май көнне ул әнисе белән һава суларга чыгуларын, шул вакытта алар янына үзләрен полицейскийлар дип таныштырып берничә кеше килүен, кызны кулыннан эләктереп алып, сумкасын тартып алырга тырышуын сөйли. Арада берсенең исерек булуын да әйтеп үтә.

Әлеге факт буенча кыз тикшерү органнарына гариза язган.

Тикшерү әлеге хәл турындагы хәбәрнең дөреслегенә ачыклык кертеп, полиция хезмәткәрләре эшчәнлегенең законлылыгына һәм дөреслегенә бәя бирәчәк.

Реальное время

Бәйле