Өлеш, вак бәлеш камыры рецепты

-- Лэйсирэ

Рецепт гади генә: бер кап ак майны кыргыч (терка) аша чыгарабыз, он, бер чеметем чәй содасы белән уабыз, шуңа 2 тугланган йомырка, 1 аш калагы кибет каймагы салып яхшылап туглыйбыз, 150 грамм бүлмә температурасындагы суга 1 аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй калагы тоз салып җебетәбез һәм онлы катнашмага кушып камырыбызны яхшылап басып бетерәбез.

Камыр бик йомшак, кулга ябышмый торган була. Бер 15-20 минут каплап торып, камырыбызны ял иттерәбез. Аннары инде вак кисәкләргә бүлеп, җәеп, эчлекне салып, вак бәлеш, өлешләребезне ясап, табага тезеп, кызган духовкага куеп пешереп чыгарабыз. Кайнар килеш табынга бирәбез.

Өлеш өчен эчлек: ит, бәрәңге, суган, тоз, борыч

Вак бәлеш өчен эчлек: туралган җимешләр, бүрттерелгән дөге, тоз, шикәр комы, ак май, тәм өчен әнис орлыклары салабыз.

Тәмле булсын!

Гөлчәчәк Фәтхуллова рецепты

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий