«Үз балаң белән ничек чәкештереп эчеп була?» [хат]

-- Лэйсирэ

Минем ике як күршемдә дә яшьтиләр яши. Бу урамга заманында бергә килеп урнашкан идек, гомергә бергә яшибез менә. Барыбыз да гаилә кордык, балалар үстердек, эшләп пенсиягә чыктык. Яшем җитмештә инде минем хәзер. Картлыкка гына, кызганычка каршы, үземә генә аяк басарга туры килде.

Хатыным үлеп киткәнгә биш ел. Минем аны уйламаган бер генә көнем дә юк. Уйлаган саен, хатынымның никадәр тәртипле, дөрес кеше, акыл белән яши белгәненә инанам. Чөнки балаларыбызга бик дөрес тәрбия биреп калдырган ул. Без аның белән өч ул үстердек. Олысына быел илле тулды. Безнең үз гомеребездә бер өстәл артына утырып чәкештереп эчкән юк.

Күпләр шулай яши бит. Мин бик гаҗәләнәм шуңа. Күршеләрем дә шулай минем. Аларда да малайлар. Минекеләр төсле, алар да ата-анасы янына кайтып йөриләр. Балалар кайткан көн безнең өчен бәйрәм инде ул.

Әмма нинди генә бәйрәм булмасын, мин алар кайтуына өстәлгә шешә чыгарып утыртмыйм. Алар да миңа беркайчан да шешә күтәреп кайтмыйлар. Киленнәр чәй хәстәрли, мин мунча ягып көтеп торам, аш куям. Мин улларымны бөтенләй эчмиләр дип әйтмим, эчкәли торганнарыдыр алар. Әмма безнең беркайчан да бергә чәкештереп утырган юк.

Оялмыйча соң! Минем күрше үзенең малайларын атна уртасыннан көтеп йөри башлый. Кар көрәргә чыккач очрашабыз да шулай, тагын өч көн генә калды, аннан балалар кайталар, шәһәрдән кыйммәтлене алып кайталар дип, көннәрне чутлап көтә. Сул яктагысы да шулай, уң як күрше дә шулай. Бер-берсенә шешәләрен күрсәтешеп мактанышалар әле аннан соң.

Башкортостан, Чишмә районы

Безнең авыл гыйбрәте

Бәйле